#19 2009 нче ел

МАРТ аендагы истәлекле даталар

1 март Нәкышьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мадияр Шәрип улы Хаҗиевка 60 яшь (1949)

1 март Актриса, Татарстанның халык артисты (Минзәлә театры) Венера Фәйзеләхәт кызы Нигъмәтуллинага 60 яшь (1949)

2 март Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еники (Еникиев)нең тууына 100 ел (1909–2000)

2 март Шагыйрә Нәҗибә Әхмәтнур кызы Сафинага 60 яшь (1949)

2 март Драматург Гафур Шәкүр улы Каюмовка 50 яшь (1959)

3 март Актер, режиссер, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, Хезмәт Батыры Ильяс Батыргәрәй улы Кудашев-Ашказарскийның тууына 125 ел (1884–1942)

5 март Актриса, ТАССРның халык артисты Софья Андреевна Грекованың тууына 130 ел (1879–1970)

5 март График, гамәли-бизәү сәнгате рәссамы, нәкышьче Хәмит Нәҗип улы Латыйповка 60 яшь (1949)

13 март Язучы Шамил Нәфигулла улы Шәйдуллинның тууына 70 ел (1939–2008)

14 март Күренекле тәнкыйтьче, әдәбият галиме, педагог Габдрахман Гайнан улы Сәгъди (Сәгъдиев) нең тууына 120 ел (1889–1956)

16 март Гигиена белгече, медицина фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Дәүләт бүләге лауреаты Анатолий Васильевич Ивановка 70 яшь (1939)

16 март Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Миргалим Харис улы Харисовка 70 яшь (1939)

17 март Шагыйрь Ринат Рәхим улы Рәхимовның тууына 70 ел (1939–1984)

20 март Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сәлам Хатыйп улы Алишевка 80 яшь (1929)

20 март Шагыйрь Илгиз Нурулла улы Кәлимуллинның тууына 80 ел (1929–1989)

21 март Шагыйрь Әнвәр Мортаза улы Давыдовның тууына 90 ел (1919–1968)

23 март Сәнгать белгече, график, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР Рәссамнар берлегенең беренче рәисе Петр Максимилианович Дульскийның тууына 130 ел (1879–1956)

24 март Идел буе татар укчларының беренче аерым бригадасы оештырылуга 90 ел (1919)

25 март Җырчы, Татарстанның халык артисты Мөнир Әхәт улы Якуповка 60 яшь (1949)

25 март «Элекон» фәнни-җитештерү берләшмәсе оешуга 70 ел (1939)

26 март Әдәбият галиме, археограф, текстолог, филология фәннәре докторы Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗановка 70 яшь (1939)

30 март Нәкышьче, график, монументалист, Татарстанның халык рәссамы Рөстәм Әхмәт улы Килдебәкевкә 75 яшь (1934)

30 март Нәкышьче, график, Татарстанның халык рәссамы, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Фатих улы Имашевның тууына 70 ел (1939–2007)

Ташлар дөньясы

Ташлар дөньясы борын-борыннан мистик ышанулар белән бәйле гаҗәеп серле дөнья булган. Кайсы гына ташны алма, аңа кагылышлы әллә никадәр риваятьләр, мифик хикәятләр чордан-чорга күчә килгән. Мәсәлән, кайбер халыклар энҗе бөртекләрен мәхәббәт алиһасенең күз яшьләреннән яралган дип санаганнар. Малахитның исә кешене күзгә күренмәс итә торган сәләте бар дип уйлаганнар. Алай гына да түгел, малахит савыттан су эчкән кеше хайваннар телен аңлый башлый, дигән ышану да яшәп килгән. Борыегы Мисырда лазуритны аллалар белән аралашырга ярдәм итүче илаһи таш дип зурлаганнар. Фарсылар фикеренчә, фирәзә таш, имеш, мәхәббәт утында янып үлгән кешеләр сөягеннән яралган... Борынгылар ташларның астрологик һәм дәвалау үзлекләре барлыгына ышанганнар һәм аларны бәндәләргә иминлек китерүче, бәла-казалардан, сырхау, сихер-зәхмәтләрдән саклаучы талисман рәвешендә кулланганнар.

Ташларның дәвалау, магик үзлекләре бар дип санаган борынгы табиблар һәм алхимиклар төрле-төрле рецептлар тәкъдим иткәннәр. Әлбәттә, аларның кайберләре бик беркатлы булган. Мәсәлән, ташбаканың баш миендә урнашкан тылсымлы ак таш, әгәр аны ташбака үлү белән алсаң, теләсә нинди агуга каршы торырга сәләтле, дип ышандырганнар.

Шуңа да карамастан, аерым ташларның кайбер үзлекләре әлегә кадәр дәвалау сәләтенә ия дип санала һәм традицион булмаган медицина яклылар тарафыннан күптәннән “эшкә җигелеп” килә.

Таш һәм минералларны дәва максатында куллану “литотерапия” (грекча – таш белән дәвалау) дип атала.”Билгеле бер таш яисә минералны үзеңдә йөртү – организмга уңай тәэсир ясый” дигәнгә ышану-ышанмау, әлбәттә, һәркемнең үз эше. Әмма бу хакта белеп торуның зыяны булмастыр.

Кадыйрова Энҗе,
Гусейнова Гөлнар 7б