#19 2009 нче ел

Сәлам, сердәш! Миңа 14 яшь. Сиңа су турында бер-ике соравым бар инде. Суны аз эчсәң, нәрсә була? Организмны тәэмин итү өчен барлык сыеклыклар да бертөрле яраклымы?

Алсу


Суны бик аз эчкәндә, организмда сусызлану башлана. Ә без суны даими югалтабыз: ул тире аша парга әйләнә, хәтта йоклаганда да. Су шулай ук сидек, тир, күз яшьләре белән дә чыга. Теләсә нинди физик активлык вакытында организмнан бик күп су чыга. Шулай булгач, аны тулыландырып торырга тиешбез. Ә организмны су белән тәэмин итү өчен, иң яхшысы – чиста су. Эчәсе килүне басу өчен минераль сулар да ярый. Ә кече яшьтәге балаларга сөт тәкъдим итәргә кирәк. Чөнки ул – менә дигән кальций чыганагы. Шулай ук соклар һәм үлән чәйләре эчү дә яхшы нәтиҗә бирә: алар эчәсе килүне дә баса, организмны су белән дә туендыра.


Әдәпле кеше нинди була? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дигән сорау туа. Бүгенге яшьләрнең кыланышларын күреп, йөрәгем әрни минем. Алар әдәп кагыйдәләрен бөтенләй истән чыгарып баралар. Яшь буынның җәмәгать урыннарында һәм башка җирләрдә, үзләрен тотышы мине борчый. Шул хакта язсагыз иде.

Алисә


Бу сорауның җавабы бик күп төшенчәләргә ия. Әдәпле кеше дибез икән, ул безнең күз алдына, барыннан да бигрәк, тәрбияле, инсафлы булып килеп баса. Ул - кешелекле дә, белемле дә, укымышлы да һәм алай гына дамы әле.

Әйе, әдәпле кеше:

- Башкалардан үзен өстен итеп куймый. Өлкән яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга, гарипләргә һәрвакыт ярдәмчел, ихтирамлы һәм ихлас мөнәсәбәттә була.

- Кеше хәленә керә, бүтәннәрне беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Һич кайчан тавыш күтәреп сөйләшми, тупас яки ямьсез сүзләр әйтми, ялганлашуга юл куймый, әйткән сүзен үти, вәгъдәсендә тора.

- Кеше сөйләгәндә игътибар белән тыңлый һәм кирәк чакта гына сүзгә кушыла.

- Башкаларны рәнҗетергә яки кимсетергә ирек бирми.

- Гайбәт сөйләми, мактанмый, шапырынмый, үзен тыйнак тота.

- Кешеләр белән һичкайчан үзен эрегә куеп яки тупас сөйләшми. ”Борчуым өчен гафу итегез”, ”Рәхим итегез”, ”Рәхмәт” кебек тылсымлы сүзләрне урынлы куллана белә.

-Башкалаларның шәхси милкенә, байлыгына саклык белән карый, көнчелек, нәфес чире белән авырмый. Үз милкенең кадерен саклый.

- Башкалардан кызгандыру өчен үзен мескен хәлгә төшерми, юк-бар сәбәпләр табып, читтән теләктәшлек, ярдәм эзләми.

- Гадел, саф күңелле, намуслы, эчкерсез, сабыр булу - әдәпле кешене бизи торган сыйфатлар. Әдәпле кеше, гомумән, һәрьяклап җыйнак, пөхтә була. ”Холкы күркәм, күңеле яхшы кеше белән җиңел яшәп була”, - ди халкыбыз.