![]() |
![]() |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
#19 2009 нче ел |
![]() |
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Гыйнвар һәм февраль айлары планына нигезләнеп, гимназиядә “Мин сәламәт булырга телим, мин сәламәт булырга тиеш, мин сәламәт булам!” проект-презентицияләр конкурсы үткәрелде. Проектлар конкурсының үткәрү максаты – укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Конкурс үткәрү нигезләмәсе эшләнелде. Бу нигезләмә 11 гыйнвар көнне үткәрелгән, педагогик кидәшмә утырышында каралды һәм килешенде. “Мин сәламәт булырга телим, мин сәламәт булырга тиеш, мин сәламәт булам!” проект-презентицияләр конкурсы 2-10 сыйныф укучылары арасында үткәрелде. I этап – проект булдыру, II этап – презентация һәм проект яклау. Шәхси һәм төркем проектлары тәкъдим ителде. Бу проектларда түбәндәге юнәлешләр яктыртылды: - рациональ туклану - спорт-сәламәтләндерү эшләре - чыныгу - эш һәм ял режимы - гигиена - психологик сәламәтлек - экология һ.б. 19 нчы февраль көнне проектлар презентациясе уздырылды һәм конкурска йомгак ясалды. Конкурска нәтиҗә өч яшь категориясе буенча үткәрелде: 2-4 сыйныфлар, 5-6 сыйныфлар, 7-8 сыйныфлар. Конкурста 2а, 2б, 3а, 5а, 5б, 6а, 6б, 7а, 7б, 8а, 8б сыйныфлар катнашты, ә 3б, 4а, 4б, 10а, 10б сыйныфлар катнашмады. Барлыгы 15 проект тәкъдим ителде. 2-4 сыйныфлар
5-8 сыйныфлар
Башлангыч сыйныфлар арасыннан нәтиҗә ясалды, барлык катнашучылар да грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнде. Актив катнашулары өчен 2а һәм 2б сыйныфлары бүләкләнде. 5-6 сыйныфлары арасында I урын – 5а, II урын – 6б сыйныфларына. Ә 7-8 сыйныфлары арасында I урын – 7б, II урын – 8б сыйныфларына бирелде. Кузьмина И.А. укыту эшләре |
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
|||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||