#16 2008 нче ел

Әни, әнкәй...



Ана күңеле мәңге күләгәсез
Ана күңеле мәңге бозланмый
Кирәк икән ул баласы өчен
Яшьлеген дә, саулыгын да
Гомерен дә хәтта кызганмый.





Әни, әнкәй... Нинди зур көчкә, нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Әни, әнкәй.. Дөньяда әниләрдән дә изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз үз гомерендә Әни булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы әниләр күңелендә онытылмаслык куанычлы көн... Бишектә чакта ук без ананың йомшак кулларын сизеп, күңел җылысын, ягымлы йөзен күреп елмайганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз. Аның мәхәббәтен тоеп яшибез. Ана өчен бала – җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык, кадерле йөрәк парәсе. Еллар үтеп без күпме генә яшькә җитсәк тә, газиз әниебез өчен кечкенә булып калабыз.

“Әни”, - диеп телем ачылган,
“Балам”, - диеп кулга алгансың.
Туган йорттан чыгып китсә дә
Онытмый шул ана баласын.
Әнкәйләргә булган мәхәббәт,
Мәрхәмәтлелек күмсен җир йөзен.
Рәнҗетмәгез берүк, балалар,
Әнкәйләрнең нечкә күңелен.


Үз язмышыңны үзеңә сайлар вакыт җитте!

Күп кенә яшьләр, өлкәннәр үлем белән янәшә торалар, ягъни тәмәке тарталар. Элек кызларның тәмәке тартуы сирәк күренсә, хәзер инде бу гаҗәп әйбер түгел, тукталыш саен ике бармак арасына тәмәке кыстырган кызларның саны көннән көн арта. Швециядә социологик сорашулар нәтиҗәсендә шунысы ачыкланды: тартучылар арасында кызлар, егетләргә караганда күбрәк! Пассив тәмәке тартучыларда күп. Ә нәрсә соң ул пассив тәмәке тарту? Пассив тәмәке тарту – чит кеше тарткан тәмәкенең төтенен иснәү. Пассив тәмәке тарту сәламәтлек өчен зарарлымы? Әлбәттә! Ул үпкәдә яман шеш барлыкка килүнең, тын бетүнең, йөрәк, бронхит авыруларының сәбәпчесе була! Димәк, тәмәке тарткан кеше үзенә генә түгел, башкаларның сәламәтлегенә дә бик зур зыян ясый! Тәмәке таркан әти-әниләр, балалар якыннарына күпме зарар китерә икән!.. Ә бит алар аның турыда белсәләр, бәлки тартучыларның саны кимер иде... Ләкин икенче яктан, белсәләр дә теләмәсләр иде... 1-3 ел тартучылар стадиясенә керүчеләр һәм 3-5 ел тартучылар ихтыяр көченә таянып әле ташлый алалар. Башта үзеңнең нинди хәлдә икәнен белү өчен 1-2 атна тартмый карарга кирәк. Була ала икәненә инангач, тәмәкедән аерылу процессын ярты елга арттырыга кирәк. Әлбәттә, авыр булачак, ләкин инде син бу сынауны да җиңеп чыга алсаң, бу бүтән авырлыклар тудырмыячак.

Ренген нурлары зыянлы булудан, 14 яшькә кадәр балаларга флюорография ясатмыйлар, манту ярдәмендә генә тикшеренәләр. Ә бер кап сигарет тарткан кеше 500 ренген нурланыш ала. Бу – флюорографиядә алган нурланыштан күп тапкыр зуррак! Ренген нурлары кешедә акканлылык авыруын барлыкка китерүчеләрнең берсе! Инде тартуның зарарлы булуына күп дәлилләр китерелде... Ә хәзер үз язмышыңны үзеңә сайларга вакыт җитте!..


Надршина Айсылу, 8а

Сәламәтлек өчен яшә!

Кояш, сәламәтлек, бәхет!

Яхшы гадәт адәм итәр,
Яман гадәт әрәм итәр.
Татар халык мәкале.

Әйе шул, халык сүзе – хак сүз. Яман гадәтләр безнең тормышыбызга комачаулый, дөньядан, әйләнә-тирәдән аера. Шундыйларның берсе – тәмәке тарту.

Инде егерме беренче гасырда яшәсәк тә, җәмгыять әле дә тәмәке проблемасы белән интегә. Шуңа күрә хәтта тәмәкегә каршы көрәш көнен дә билгеләгәннәр. 13 нче ноябрь – халыкара тәмәкедән баш тарту көне.

Тәмәке тарту – бик тиз авыру халәтенә күчүче, иң киң таралган зыянлы гадәтләрнең берсе. Тәмәке иң элек Көньяк Америкада барлыкка килә. Соңынанн исә, испанлылар тарафыннан Европага һәм шул исәптән Россиягә дә тарала. Шушы бик тә зарарлы әйбер аркасында күп кенә авырулар барлыкка килә һәм органнар зыян күрә. Мәсәлән:

1. Баш мие – инсульт.

2. Ирен, авыз, үңәч – рак.

3. Бугаз, трахея – рак, ялкынсыну.

4. Үпкә, бронх – бронхит, эмфизема.

5. Йоткылык, ашказаны – йөрәкнең ишемик авыруы.

6. Сөякләр – остеопороз һ.б.

Тәмәкенең составын карап китик. Аның төзелешендә иң начар матдәләрнең берсе, әлбәттә, никотин. Ләкин шулай ук, тәмәке янып беткәндә генә дә, 800 дән артык матдә барлыкка килә һәм шуларның 30 га якыны – агулылар: углерод окисе, терекөмеш, кадмий, синиль кислотасы кобальт һ.б. Болар барысы да бергә, кешенең сәламәтлегенә зур зарар китерәләр.

1. Тәмәке составында булган кайбер матдәләр.

1 – 10% – кислород.

2 – 9,5% – углекислота.

3 – 5% – углерод сөреме.

2. Атмосферада булган шул ук матдәләр.

1 – 21% - кислород

2 – 0,04% - углекислота.

3 – 0% - юк.

“Тәмәке тарту тартучының үзен генә зарарлыймы? Пассив тарту нәрсә ул?” – Бу ике сорауны мин әти-әниемә һәм дусларга биреп карадым. Төрлесе төрлечә җавап бирде. Әлбәттә, тәмәке тарту кешенең якыннарын да агулый. Пассив тарту нәкъ менә шул әйбер була да. Чит кеше тарткан тәмәке төтененең агымын иснәү, организмны төрле авыруларга тиз бирелүчән, көчсез итә. Шуңа күрә өйдә берәр тәмәке тартучы булса, кечкенә балалар өчен, шул төтенне иснәү – 1-2 тәмәке тарту дигән сүз. Андый балаларга тиз салкын тия, сулыш системасы бозылып, үпкә авырулары килеп чыга.

Тәмәкенең нинди зыянлы матдә икәнлеген күрсәтер өчен, тагын бер мисал китереп була.

Һәр кеше, үз тормышында флюорография аша үтә. Флюорография – ул рентген аппараты экранында күренгән сурәтне рәсемгә төшерү. Организм өчен рентген нурлары авыр кичерелә. Ә бер кап тәмәке тарту – 500 рентген алуга тиң. Бу флюорография үтүдән, әллә ничә тапкыр зуррак була!

Хәзерге вакытта, тәмәке тартучылар көннән-көн арта бара. Шунлыктан һәр дәүләт үзенчә бу проблеманы җиңәргә тырыша.

Мисырдагы кагыйдәләр, ислам дине буенча, әгәр дә хатынының ире тәмәке тартса һәм ташларга теләмәсә, хатын-кыз иреннән аерылырга сәләтле.

Франциядә исә, инде 90 нчы еллар башыннан ук, хакимият әһелләре сигаретның кабының бәясен 1,6-1,8 евродан 5-6 еврога кадәр күтәрә. Бу яшьләр өчен бик кыйммәткә төшкән, сизелерлек югалту була.

... Тартучыларны өч стадиягә бүләләр. Беренче стадиягә 1 елдан алып 3 елга кадәр, икенче стадиягә 5 тән 10 га кадәр, өченче стадиядә 15 елга кадәр тартучылар керә. Еллар узган саен, кешенең организмында төрле үзгәрешләр була башлый. Ул бик тиз ара, барлык нәрсәгә дә битараф була, һәрвакыт башы авырта, йокысы начарая.

Тәмәке тарту кешенең сәламәтлегенә зур зыян сала, аның халәтен, хис-кичерешләрен боза. Шундый авырлыклар аша үтәр өчен инде тәмәкегә тотынырга кирәкмени?! Әлбәттә, юк. Сәламәт, матур, бәхетле тормыштан да яхшысы юктыр. Ә бит андый тормышны үзеңә дә тудырып була. Иң беренче итеп, бу дөньяда яшәгән һәр көнеңне елмаеп, балкып каршы алырга кирәк. Икенчедән, һәрберебезнең үз һөнәре, яраткан эше булырга тиеш. Өченчесе – иң мөһиме, һәр кеше әзрәк булса да, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, - дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер. Сәламәт булган кеше, тормышның авырлыкларына да яхшы каршы тора ала, һәр күңелле мизгелне сизеп, отып, вакытында куана да белә. Хәзер бит, саулыгыңны яхшыртыр өчен, барлык шартлар да тудырылган. Бары тик дөрес юлны сайларга һәм шул юлдан тайпылмыйча алга гына барырга кирәк.

Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз, ул бит – иң зур һәм иң шатлыклы байлыкларның берсе!

Минһаҗева Айнур, 8а