#16 2008 нче ел

Без булдырабыз!

Мин үзебезнең сыйныф укучылары турында язып китәсем килә. Без сыйныфыбыз белән төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Мәсәлән, беренче чиректә уздырылган “Алтын көз” бәйрәмендә дә читтә калмадык, ә беренче урын яуладык. Без класс белән Балалар үзәге йортына йөрибез, анда конкурска әкият әзерлибез. Әкиятнең исеме “Малай курайда уйный” .

Безнең сыйныф кызлары зоопаркта үткәрелгән конкурста катнашып, беренче урын алды. Моның өчен зоопарк буенча “бушлай” экскурсия оештырдылар. Безнең сыйныфта тырыш балалар укый. Малайлар футбол, волейбол яратсалар, ә кызлар бию түгәрәгенә йөриләр. Малайлар футбол уйнап беренче урын да алдылар. Безнең класс һәр эштә дә беренче булырга тырыша. Без булдырабыз!

Камалова Алисә, 6б





Сәлам! Мин Чулпан! Чулпан Хаҗиева. Мин 1”А” сыйныфында укыйм. Укучы булу минем зур хыялым иде. Мәктәпкә килгәч, иптәш кызларым, дусларым күбәйде. Минем матур, якты классым бар, анда мине көн дә яраткан беренче укытучым Фәридә Фәһимовна елмаеп каршы ала.

Ни өчен татар гимназиясен сайладың? Укуы ошыймы? - дип сораучыларга. Мин бит чын татар кызы. Мин үз телемне бик яратам. Кечкенә сеңлем Зиләнең әле теле ачыла гына. Ә инде мин аны татарча сөйләшергә өйрәтә башладым.

Мин төрле конкурсларда катнашам. "Дулкыннар" конкурсында катнашып диплом, грамота, бүләкләр алдым. Матур итеп шигырь сөйли, бии беләм. Менә 3 ел инде Дәү әнигә һәм Дәү әтигә "Күчтәнәч" тапшыруын алып барырга ярдәм итәм. Радиодан "Сөенче" тапшыруында да минем шигырьләремне тапшыралар.

Ә минем әле татар телен тагын да яхшырак беләсем, матур итеп татарча җырлыйсым, татар телендә матур итеп сөйләшәсем, Зиләгә дә татар телен өйрәтәсем килә. Менә шуның өчен мин 1 татар гимназиясен сайладым. Гимназиядәге укытучы апалар һәм зур класста укучы абый-апалар миңа ярдәм итәрсез, булышырсыз, дип уйлыйм.

Хаҗиева Чулпан, 1а