#16 2008 нче ел

Татарстан - туган йортыбыз.

Туган йорт! Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзгә. Туган йорт кеше өчен ата-анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла.

Кайсы гына ил булмасын үзеңнеке синең өчен матуррак, ямьлерәк, якынрак та.

Туган якның ямьле язлары, моңлы итеп сандугачлар, кошлар сайравы, табигате матур. Андый матурлыкны барлык илләрдә дә күреп булмый. Аны яратуны сүз белән генә аңлатып бирүе мөмкин түгел...

Республикабызның ин зур байлыгы, олы горурлыгы – Татарстан халкы. Татарстан җире – татар халкының борыңгы, тарихи туган иле. Безнең халкыбыз киң күңелле. Монда башка милләтләр үзләренең икенче туган илләрен тапканнар.

Халкыбызның тагын бер зур байлыгы – ул аның мең елдан артык булган тарихы бар. Без әби-бабаларыбыздан килгән тарихны хөрмәт итәбез, истә тотабыз. Элек-электән Казаныбызны “Борынгы Казан” дип йөрткәннәр. Монда истәлекле урыннар, тарихи биналарыбыз бик күп. Аның гомере озын, шәһәрләр арасында дәрәҗәсе зур. Ул үз гомерендә күпне уздырган өлкән яшьтәге ветеран кебек, ихтирамга лаек.

Борынгы патшабикәбез Сөембикә истәлегенә төзелгән корылманы “Сөембикә” манарасы дип атыйлар. Бу манара белән бәйле легендалар да күп.

Бүгенге Татарстан Республикасы - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Республикада авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, нефть һәм химия үсеше алга киткән. Иген игү, ашламалар чәчү буенча Татарстаныбыз соңгы елларда Россия буенча беренчеләрдән булып санала.

Республикабызда нефть, химия промышленность товарлары күп җитештерелә һәм утыздан артык илгә чыгарыла.

Татарстаныбыз промышленность белән генә түгел, табигате белән дә бик бай. Республикабызның киләчәге дә куандыра, булдыклы, танылган, хөрмәткә лаеклы кешеләр ярдәмендә 2013 нче елда Казан шәһәрендә җәйге универсиада уеннары уздырылачак. Киләчәктә дә безнең Республикабыз алдынгы төбәкләрнең берсе булып калачак, чөнки безнең татар халкы эшчән, тырыш. Нуриева

Алинә, 7б


Минем әни.

Минем иң кадерле кешем - әни. Ул мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Мәктәптә аның пешергән ризыгын яратып ашыйлар. Мин дә ул пешергән тәмле ашларны яратып ашыйм, бик тәмле була! vДәресләр һәм әниемнең эш вакыты беткәч, без өйгә кайтабыз. Мин кулымны юам да өй эшемә тотынам, ә әни кичке аш әзерли. Әгәр өчпочмак яки мантый пешерсә, мин аңа булышам. Кичләрен, дәрес әзерләгәндә, ул миңа үзенең киңәшләрен бирә.

Минем әнием бик әйбәт!

Ганиева Лилия, 4а

Әни

Әни – бөек исем. Кем генә әнине яратмый икән? Мин әниемне яратам, аның белән горурланам. Әни ул төн йокыларын калдырып җыр җырлап йоклаткан, ашаткан, үстергән.

Минем телем беренче мәртәбә “әни” дип ачылган. Әни булмаса өйнең, дөньяның яме дә булмас шикелле.

Иртә белән әнием

Тора да чәйләр куя.

Чәйләре кайнап чыккач,

Тор, улым, әйдә! – дия.

Сәйфуллин Илнар, 4а


Әни

Әни! Әнием! Әнидән дә кадерлерәк, газизрәк кеше юк бу дөньяда. Әни мине тудырган, бишектә салып йоклаткан, елаган вакытларымда тынычландырган. Хәзер үсеп җиткәч тә ул миңа булыша, авыр вакытларда ярдәм итә. Мин өй эшләрен аңламаганда әни миңа ярдәм итә. Әгәр мин хаталар җибәрсәм ул төзәтә. Әнием мине һәрвакытта матур итеп киендерә, миңа тәмле ризыклар пешереп ашата. Әнием минем иң якын кешем. Мин аңа үземнең серләремне сөйлим. Ул миңа киңәшләр бирә.

Мин әниемә саулык-сәламәтлек, озын гомер телим. Һәрвакыт шулай матур, якын, иң яхшы әни булып кал.

Мин сине бик-бик яратам.

Нуруллина Ләйсән, 4а


Әнием

Әнием – минем иң яраткан, иң якын кешем. Шулай ук әнием иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әни. Һәр балага үз әнисе кадерле һәм якын. Әнием мине тугыз ай буе йөрәк түрендә йөртеп, дөньяга китергән. Төн йокыларын йокламыйча үстергән. Балалар әниләрен онытмаска, хөрмәт итәргә тиеш. Әниләрнең кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк.

Мин әниемә гомер буе бурычлы. Озак яшә әнием!

Пашаев Ниҗад, 4а