#16 2008 нче ел

6 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (элеккеге Татар дәүләт республика күчмә театры) 1933 оештырылуына 75 ел булды.

Татар театрының 100 еллык бай тарихы бар. 1930 нчы елларда Татарстанда колхоз-совхоз театрлары барлыкка килә. Г.Камал исемендәге театр каршында, сәхнә сәнгатен авыл хезмәтчәннәренә якынайту максатыннан чыгып, махсус филиал оештырыла. Аның составына Мәскәү татар театрыннан З.Агишева, Б.Галиуллина, Г.Гыйматов, Г.Зәйнуллин, Татар академия театрыннан Г.Болгарская, И.Мәҗит, Г.Камская, З. Закиров, И. Шагдалеев, Мәҗит Илдар, Әзәл Ягудин, Бибинур Галиуллина, Газиз Гыйматов, Мәрьям Рәхматуллина, Хан Исмәгыйлев кебек танылган артистлар керә. Театр 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында К.Тинчурин һәм К.Нәҗми әсәрләре буенча куелган «Булат бабай семьясы» дигән беренче спектаклен күрсәтә. Аның режиссеры Гали Ильясов була. Шушы көннән башлап бу коллективның республикабыз район һәм авыллары буйлап өзлексез гастрольләре башлана. Соңрак ул Советлар Берлегенең ерак төбәкләренә барып, анда да спектакльләр күрсәтә.

Соңрак театрда Касыйм Шамил, Вера Минкина, Габдулла Фәтхуллин, Зәйнәп Камалова, Зәйтүнә Хәлиуллина Рокыя Кушловская, Сәет Шәкуров, Сафия Хөснетдинова, Гани Вәлиев кебек сәхнә осталары эшли.

1938 елның 1 октябрендә театрга «Алтынчы колхоз-совхоз театры» исемен биреп, Балтачка күчерәләр. Сәнгать җитәкчесе итеп Ә.Мәҗитов билгеләнә.

1940 елда театр Арчага күчерелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, артистларның бер өлеше фронтка китә. Театрда калганнары исә үзләре кабызган сәнгать учагын сүндермиләр.

1943 елда театрны Буа шәһәренә күчерәләр. 1944 елның 20 апрелендә аны яңадан Казанга кайтаралар. Ул «Республика күчмә театры» дип атала башлый. Башта Г.Йосыпов, соңрак С.Вәлиев-Сульва режиссер итеп билгеләнә.

1956 елда театрга танылган режиссер К.Тумашева килә. Ул биредә 6 ел эшли, 25 ләп әсәр куя. Шушы елларда театр чын-чынлап аякка баса, осталыгын чарлый, традицияләрен барлый һәм баета.

1963 елның 1 гыйнварыннан җитәкчелек вазыйфасы Р.Тумашевка тапшырыла. Аның 23 ел буе эшләгән вакытында күп кенә артистларның иҗаты бөреләнә, ачыла, үсә, ныгый, чарлана. 1976 елда әлеге режиссерга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

1970 нче елларда театрга режиссер Р.Бикчәнтәев килеп кушыла. Аның тарафыннан куелган спектакльләр дә театр тарихында мактаулы эз калдыра.

1979 елда театр яңа исем белән «Татар дәүләт драма һәм комедия театры» дип йөртелә башлый.

1988 елда театрга Горький урамында урнашкан бина бирелә. Шул ук елда ул үзенең статусын да алмаштыра, күчмәлектән стационарга күчә. Тормышта килеп туган кыенлыкларга карамастан, К.Тинчурин театры иҗат коллективы бигрәк тә соңгы ун елда тамашачыларны яңа спектакльләр белән шатландыра.1993 елдан бирле театрның баш режиссеры вазифасын Щукин исмендәге училищены тәмалаган Р.Зәһидуллин башкара. Ул репертурны яңарта һәм коллективка театр училищесын һәм мәдәният һәм сәнгать Академиясен тәмамлаган яшь артистларны чакыра. Драма әсәрләрне сайлаганда Р.Зәһидуллин милли драматургиягә генә таянып калмый, театрыбызның хәзерге репертурында Бомарше, Мольер, Гарсия Лорки пьесаларын да күрергә мөмкин.

Кадыйрова Энҗе, 7б


ДЕКАБРЬ

2 декабрь Драматург, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хәй Вахитның (Габделхәй Каюм улы Вахитовның) тууына 90 ел (1918–1978)

3 декабрь Күренекле галим, тел белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе, профессор Гыйбадулла Хәбибулла улы Алпаровның тууына 120 ел (1888–1936)

5 декабрь Татарстанның халык артисты Лидия Семеновна Шмидтның тууына 100 ел (1908–1973)

8 декабрь Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мария Николаевна Преображенскаяның тууына 130 ел (1878–1953)

8 декабрь Тарихчы, тел-әдәбият белгече һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Габделбари Габдулла улы Баттал-Таймас (Сәетбатталов)ның тууына 125 ел (1883–1969)

10 декабрь Язучы, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевкә 60 яшь (1948)

11 декабрь Татарстанның халык рәссамы һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Валентин Валерьевич Карамышевка 80 яшь (1928)

11 декабрь Нәкышче, Россиянең атказанган рәссамы Әмир Нуриәхмәт улы Мәҗитовның тууына 80 ел (1928–1992)

15 декабрь Педагог, тел галиме, РСФСР Педагогика фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллинның тууына 125 ел (1883–1964)

20 декабрь Шагыйрь һәм журналист Дифгат Шәмси улы Сираевның тууына 75 ел (1933–1985)

21 декабрь Актер, эстрада артисты, Татарстанның атказанган артисты Әзәл Бәдретдин улы Яһудинның тууына 100 ел (1908–1997)

26 декабрь Язучы, хәрби-сәяси эшлекле Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 110 ел (1898–1937) (Кара: Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре=Календарь знаменательных и памятных дат. 1998. – Казань: Милли китап, 1998. – С.95-100)

29 декабрь Җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, язучы, публицист Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиевнең тууына 120 ел (1888-1930)

31 декабрь Хор дирижеры һәм педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Җәүдәт Кәрәмәтулла улы Айдаровның тууына 90 ел (1918–2000)

Бу кызык!

XVII гасыр урталарына кадәр Русиядә шикәр кулланылмаган. Чәй һәм азык җиләк-җимештән әзерләнгән ширбәт белән балландырылган. Гасыр азагында зур шәһәрләргә камыштан ясалган шикәр чималы яки камыш кайтарыла башлый. 1802 елда Русия Европада беренчеләрдән булып шикәр чөгендереннән шикәр ясауга керешә.

Иң, иң, иң...

Татарстанда иң яшҗ, иң тирән карст күле ул – Аккош күле. Ул Әлмәт районында бик гаҗәеп рәвештә барлыкка килә. Бу хәл 1939 елның 7 августында Югары Акташ авылы янындагы басуда була. Тракторчы үзенең тракторы белән җир сөргәндә, кинәт кенә, тракторы-ние белән аска, упкынга төшеп китә. Упкынның гомуми тирәнлеге 52 м га җитә. Аның аркылысы 17 м, ә инде төптәге күлнең тирәнлеге 28 м. Гомуми мәйданы 3000 кв.м. Барлыкка килү сәбәбе – астагы эрүчән катламнарны су юа һәм агызып китә, бушлык хасил була.

Бу күренешне, Гиннессның рекордлар китабына да кертеп була. Мондый күренеш һичкайда да, бер җирдә дә кабатланганы юк икән.

Иң тәбәнәк урыны кайда? Ул Тәтеш районында, Идел буенда, Ульяновск өлкәсе белән чиктәш урында абсолют биеклек 37 м.

Әхтәмова Р., Гәрәева Р., 7а

Балан тылсымы

Халыкта балан белән бәйләнешле бик борынгы риваятьләр, җырлар, мәкальләр яши. Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип юрала.

Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер, мөгаен. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан ярдәм дә сорыйлар хәтта. Мәсәлән, балан сабагын мендәр астына салып кую, ямансу чакларда балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителә. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларыңны җиңеләйтә, диләр.

Насыйбуллин Б., Сәләхов Р., 6а