#16 2008 нче ел

Су һәрвакыт кирәк

* Суны бик аз эчкәндә, организмда сусызлану башлана. Ә без суны даими югалтабыз: ул тире аша парга әйләнә, хәтта йоклаганда да. Су шулай ук сидек, тир, күз яшьләре белән чыга. Теләсә нинди физик активлык вакытында организмнан бик күп су чыга. Шулай булгач, аны тулыландарып торырга тиешбез.

* Организмны сусызландырмау өчен барлык сыеклыклар да яраклы түгел, ә иң яхшысы – чиста су. Эчәсе килүне басу өчен минераль сулар да ярый. Ә балаларга сөт тәкъдим итәргә кирәк. шулай ук соклар һәм үлән чәйләре эчү дә яхшы нәтиҗә бирә: алар эчәсе килүне дә баса, организмны су белән дә туендыра.

Менә шундый сарымсак!

* Сарымсакка үзенчәлекле исне күкертле матдәләр бирә. Аны ашаганнан соң начар исне бетерү өчен петрушка яфрагы, кардамон яки дарчин чәйнәргә мөмкин.

* Сарымсак канны сыегайта. Ул – табигый антибиотик, иммун системасын ныгыта.

* Японлылар сарымсакны кулинариядә бөтенләй кулланмый, аның каравы ул медицинада киң файдаланыла.

* Сарымсак, суган кулинария һәм медицина максатларында 6 мең ел элек үк кулланыла башлаган.

Сәламәт кешегә никадәр тоз ашарга ярый?

Тоз нигездә ике элементтан – натрий һәм хлордан тора. Беренчесе организмга су балансын тәртиптә тоту, шулай ук нерв импульслары һәм мускулларның дөрес эшләве өчен кирәк. Тик сәламәтлек белән проблема килеп чыкмасын дисәгез, 1г тирәсе генә натрий яки чирек чәй кашыгы тоз кулланырга мөмкин. Нормадан артканда организмга зыян килә. Бөерләр артык тозга түзә алмый һәм кан тамырларында су тоткарлана башлый. Шешенү һәм кан басымы югары күтәрелүгә тозны күп куллану сәбәпче булырга мөмкин.

Үзе гади, үзе шифа.

Иртән ботка ашау файдалы. Моның өчен солы, карабодай, бодай, арпа ярмасы алына. Аларны кофетарткычта онсыман итеп вакларга. Берничә чәй кашыгы әлеге катнашмага кайнар су коярга һәм 20 минут тотарга. Мондый ботка ябыгу максатыннан диетада утыручылар өчен дә файдалы. Организмны чистарту көннәрендә аны тәүлегенә кимендә 4 тапкыр ашарга кирәк.


Камальтдинова Д., Айнулова Г.,
Садриева А., 6а