#16 2008 нче ел

Һөнәр сайлаганда

Һөнәр сайлау кеше өчен иң җаваплы һәм авыр эштер, мөгаен. Минемчә, кеше үзенең булачак һөнәре турында укый башлагач ук уйлана башларга тиеш. Чөнки вакыт бик тиз уза, әле күптән түгел генә беренче сыйныфка белем аларга килгән балалар 11 нче сыйныфны тәмамлаганнарын сизми дә калалар. Минем апам да :

- Кайчан гына мәктәптә укып йөри идем, ышынып та булмый, вакыт шундый тиз үтә, сизелми дә, - дип кабатлый. Апам турында сүз башлагач, аның һөнәре турында да бераз әйтеп китәсем килә. Минем апам үз һөнәрен 1 нче сыйныфта ук сайлаган. Ул кечкенәдән үк табиб булырга хыялланган. Табиб – дөньяда иң изге, мәрхәмәтле, кешелекле һөнәр иясе. Чын табиб булу өчен тумыштан килгән сәләт кирәк, апада да нәкү шул сәләт бар. Чөнки ул үз теләгенә ирешү өчен кулыннан килгәнен эшләде. Мәктәптә укыганда ук үзен әзерли башлады. Үзе теләгән уку йортына керү өчен кирәкле фәннәргә күбрәк басым ясады. Ягъни химия, биология фәннәренә игътибарын күбрәк юнәлтте. Мәктәпне тәмамлап үзе теләгән уку йортына – медицина университетына укырга керде. Апам инде 4 нче курста укый. Тиздән ул үзенең хыялын тормышка ашырып, чын табиб булыр. Ул бик теләп һәм кызыксынып укый. Хәзер алар күбрәк хастахәнәләрдә практикага йөриләр, авырулар белән аралашалар. Укуда үзе күргән-белгән кызыклы хәлләрне миңа да сөйли, ә мин бик теләп тыңлыйм. Чөнки миңа да бу һөнәр бик ошый. Апа яхшы табиб булу серләрен миңа да ачты. Иң мөһиме теләк булырга тиеш, ди ул. Авыруны кабул иткәндә аңа карата бик игътибарлы булырга, алар белән аралашканда ачык йөзле, тәмле телле, авыруның күңелендә өмет чаткысы тудырырга, алтын куллы булырга тиешсең – менә шул вакытта синнән чын табиб чыгар, дип киңәш бирде ул миңа.

Миңа килгәндә, әле үз һөнәремне ахыргача сайламадым. Бераз икеләнү хисләре бар әле күңелемдә. Шулай да булачак һөнәрем турында уйлар бар, ләкин әлегә сер булып калсын. Кем белгән, бәлки мин дә нәкъ апа юлыннан ук китәрмен. Аның белән икәү кешелекле һөнәр ияләре булырбыз.

Хәсәнова Гүзәл, 7а