#16 2008 нче ел

Урамда ноябрь. Беренче кар да инде явып китте. Тиздән күңелле һәм елның иң матур мизгелләре җитәчәк. Яңа ел бөтенебезне дә шатландыра, бәхеткә күмә. Ләкин әле ноябрь гына шул. Шулай да бу айда да, иң яхшы бәйрәмнәрнең берсе - әниләр көне.

Әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.

Әнкәйләргә.

Өйрәник без яхшылап,

Әниләрне хөрмәтләргә.

Һәр минутта булышып,

Эшләрен җиңеләйтергә.

Чәчәкләргә генә күмелсен

Аларның һәр адымы.

Яхшылыкка гел юлдаш булсын

Аларның һәр юлы.

Әниләр көне уңаеннан, гимназиядә бәйрәм кичәсе булып узды. Кызыклы номерлар, талантлы балаларның чыгышлары әниләрнең күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәмгә нур өстәделәр. Шулай ук 13 ноябрь – тәмәке тартуга каршы көрәш көне булганга күрә, безнең мәктәптә дә наркоманиягә каршы айлык дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда тәмәкегә каршы төрле рәсемнәр конкурсы уздырылды. 13 нче көнендә һәр дәрестә, тәмәке һәм аның заралыгы турында укытучылар мәгълүмат бирделәр. 7 “Б” сыйныфы һәр класска кереп, кечкенә генә сораштырулар эшләп чыкты. ... Телевидение. Ул нинди дөнья соң?! Авырмы, кызыклымы анда эшләү, гомумән, телевидение урнашкан бинаның стеналары нинди хисләргә бай соң?! Мондый сораулар һәркемдә бар ... Ә бит тиздән Яңа ел да җитә. Күңел ниндидер яңалык, могҗиза, мәяхәт көтә шикелле. Шул уңайдан безнең гимназиягә көтелмәгән хәбәр килде: мәктәбебез “Тамчы-шоу” программасына, Мәскәү районының 2 нче гимназиясе белән көч сынашырга чакырылды. Шуннан соң без татар теле укытучылары ярдәмендә, тырышып әзерләнә башладык. Инде 24 нче ноябрь көнендә гимназиянең 6,7,8 нче сыйныфның кайбер укучылары “Тамчы-шоу” интеллектуаль программасына бардылар.

Күпмедер вакыт көттек тә, безне төшерү чираты да җитте. Катнашучылар һәм җанатарлар төшерү бүлмәсенә бик дулкынланып керделәр. Яңа елга багышланган шоуда кызыклы визиткалар булды, һәм һәр турның биремнәре дә мавыктыргыч узды. Кызганычка каршы, безнең гимназия җиңеп чыкмады, ләкин без күп позитив хисләргә бай булып кайттык. Һәр катнашучыга да мактаулы грамоталар һәм яхшы бүләкләр бирелде.