#16 2008 нче ел

19 нчы ноябрьдә безнең гимназиягә бик күп кунаклар килде. Алар – республикабызның төрле шәһәр-районарыннан килгән укытучылар иде. Алар безнең дәрестә кунак булдылар. Без ул бәрестә “Кеше кайчан матур була?” дигән темага сочинение яздык. Бу сорауга җавапны төрлечә биреп була. Нәрсә соң ул матурлык? Матурлык ул берьяктан кешенең тышкы кыяфәте, ә икенче яктан кешенең эчке дөньясы. Кешенең тышкы кыяфәте матур булып та, эчке дөньясы, үз-үзен тотышы ямьсез булырга мөмкин. Әгәр дә кеше олыларны олы итеп күрми икән, кечкенәне кечкенә итеп, үз-үзен генә ярата икән, бу кешене матур дип әйтеп булмый. Ә менә әдәпле, ярдәмче, көләч, гадел, игътибарлы һәм шәфкатьле кеше матур була.

Фасахов Булат, 5а

Кеше кайчан матур була?

Кеше йөзе матур булса, аның үзен дә әйбәт кеше диләр. Ә дөрестән дә кеше үзенең эчке дөньясы белән дә матур була ала. Ул ярдәмчел, акыллы, чиста кеше булса, дөрестән дә матур булачак. Әгәр дә кеше ярдәмчел булса аның үзенә дә ярдәм итерләр иде. Кешенең йөзеннән нинди икәнен белеп булмый – диләр ич. Дөрес әйтәләр.

Гыйльметдинова Лилия, 5а


Кеше гадел, ярдәмчел һәм гаиләсендә бөтен әйбер тәртиптә, кунакчыл булса, аны хөрмәтлиләр. Шул вакытта кеше матур булачак.

Илалов Булат, 5а


Кеше үзен дуслары, туганнары янында матур тотарга тиеш. Әгәр дә начар эшләрне әйбәт эшкә караганда күбрәк эшли икән, ул начар гадәтләрне бетерсә, тәртипле, акыллы булыр иде. Ә начар гадәтләрне тагын да күбрәк эшләсә, ул начар юлга кереп киткән була. Моны аны начар гадәтләреннән белеп була. Чөнки ул кешегә начарлык кына эшләячәк. Әлбәттә, әйбәт гадәтләрне эшләү бик авыр. Тик тырышсаң, әйбәт гадәтләрне дә эшләп була. Кеше шул вакытта гына матур була.

Купирова Ландыш, 5а