#16 2008 нче ел

Каникуллар инде үтеп китте, һәм яңа чирек тә башланды.

Ноябрь аенда гимназиядә төрле вакыйгалар булды.


13.11.08 – Татарстанда тәмәкедән баш тарту көне.

Шул уңайдан гимназиядә наркоманиягә каршы айлык та дәвам итә. Тәмәке тартуга каршы төрле рәсемнәр ясалды. 8а сыйныфы укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Ч.Р. белән бергә тирән әһәмияткә ия булган иншалар язылды. 7б сыйныфы укучылары “Тәмәке тарту нәрсәгә китерергә мөмкин” дигән темага сөйләшү үткәрделәр. Бу әңгәмәдә барлыгы 95 укучы катнашты.

17.11.2008 Математика фәненнән ачык дәрес

1б сыйныфында “Әкият урамы буенча сәяхәт” темасына математика фәненнән ачык дәрес үткәрелде. Дәресне 1б сыйныфы укытучысы Сафиуллина А.Ф. үткәрде.

19.11.2008 Наркомания урынына спорт

15 нче октябрьдан алып 15 нче ноябрьга кадәр наркоманиягә каршы айлыгы кысаларында гимназиядә “Наркомания урынына спорт” темасына рәсем конкурсы үткәрелде.

19.11.2008 Юл йөрү кагыйдәләрен үтә.

Юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәү максатыннан октябрь аенда конкурс үткәрелде. Иң яхшы эшләрне сезгә тәкъдим итәбез.


19.11.2008 “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану алымы” темасына республика семинары.

Гимназиядә ТР МҮИ тыңлаучылары өчен “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә интерактив такта куллану алымы” темасына республика семинары үткәрелде. Семинар югары дәрәҗәдә үткәрелде. Ачык дәрес биргән барлык укытучылар да инновацион технологиясен иркен кулланалар.

Администрация



21.11.2008 “Сәламәт булу әйбәт!”

21 ноябрьдә сәгать 12.00 да спорт залда беренче сыйныф укучылары өчен “Сәламәт булу әйбәт!” темасына ярыш үткәрелде. Ярышта каратэ түгәрәгенә йөрүче укучылар чыгышын тыңладык. Алар үзләренең түгәрәктә өйрәнгән төрле алымнарын безгә дә күрсәттеләр, ә аннан соң инде ярыш үткәрелде. Бүләкләр тапшырылды.


24.11.2008 “Тамчы-шоу”да кунакта.

Мәктәпнең 6,7,8 нче сыйныфларының кайбер укучылары “Тамчы-шоу” бәйгесенә бардылар. Кызганычка каршы, җиңү яуламасак та, безнең күңел хисләребез бик тә позитив дулкында булды. Шундый җылы атмосфераны 5 нче сыйныф укучыларыбыз да, җанатарлар булып, тотып тордылар.

24.11.2008 “Без – Тукай оныклары” конкурсы.

“Без – Тукай оныклары” республика күләм конкурсының 2 туры үткәрелде. 1 турда барлыгы 3000 укучы катнашса, ә 2 турда җиңүче 25 укучы катнашты. Бу укучылар арасында гимназиянең 6”А” сыйныфы укучысы Сафина Айгөл дә катнашты. Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

26.11.2008 Баскетбол буенча ярыш.

Вахитов районының 80 нче мәктәбендә баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Бу ярышта гимназиянең 8-11 сыйныф укучылары да катнашты.

28.11.2008 Әниләр бәйрәме

Әниләр көне уңаеннан, гимназиядә бәйрәм кичәсе булып узды. Кызыклы номерлар, талантлы балаларның чыгышлары әниләрнең күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәмгә нур өстәделәр.