#16 2008 нче ел









Нәзифә Кадыйрова.

Тулы исеме: Нәзифә Җәвәт кызы Кадыйрова.

Туган җире: Башкортостанның Учалы районы Ахун авылы.

Туган көне: 1945 ел, 13 апрель.

Гаилә хәле: кызы Гүзәл-дизайнер, ире Габдрахман Кадыйров (мәрхүм).

Яраткан шөгыле: өй җыештыру.

Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфаты: кешелеклелек, битараф булмау.

Өнәмәгәне: ялагайлану.

Тормыш девизы: “Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!”

- “Өченче сыйныфта укыганда мин сәхнәгә мендем. Иң кызыгы шул: русча җырлап дигәндәй ачылды минем телем. Патриотик темалар, космос турындагы җырлар өстенлек иткән заман иде ул. Л. Зыкина, Э. Пьехаларның максатка омтылышлы рухтагы җырлары күңелемне биләде. Алардагы җылылык, хыял очышы, эчтәлекләренең тормышчан булуы, өметле булырга чакырулары белән тәрбияләде ул җырлар безнең буынны. Әле дә хәтеремдә, “Детство”, “Я-земля”,”Огонёк” дигән җырларны авылдашларым сорап-сорап җырлата иде.

Авыл, мәктәп, район күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларның гел үзәгендә була идем. Балалар җырлары булмагандырмы, килеп җитмәгәндәрме безгә, Әлфия Авзалованың “Күл буена килсәң иде” җырын бер ишетүдә отып алдым һәм иң яратып башкарган җырым булды ул. Җырчы буласы килү теләге шулай бөреләнде.

Тик бер очрак хыялымны челпәрәмә итә язды. Бервакыт мәктәп укучыларын Уфага, Пионерлар йортында үткәрелгән бер фестивальгә алып бардылар. Кызлар ансамблендә мин башлап җырлаучы идем. Җ. Фәйзинең “Йөгерә-йөгерә җиләк җыйганда” дигән бик матур эчтәлекле җырын башкардым анда. Салкын, шыксыз көн. Бик өшедем. Уфа да никтер бик ямьсез күренде. Фестивальдәге ыгы-зыгы да, кешеләр күплеге дә күңелемә ошамады. Авылыбыздагы кебек, без җырлагач, шаулатып кул да чапмадылар кебек. Кыскасы, әллә нинди шыксызлык тойдым мин бу мәдәни чарада. Приз алуыбыз гына бераз тынычландырды. Әнә шул бүләк алдатты да бугай инде. Җырчы булырга теләк янә кабынды.

Унынчы сыйныфны бетергәч, Уфага, сәнгать училищесына юлландым. Укырга керергә теләүчеләр бик күп иде. Ул вакытта училищеда эстрада бүлеге юк иде. Шунда миңа филармониягә барырга киңәш иттеләр. Шамил Колбарисов дигән режиссёрны табарга куштылар. Бер төркем яшьләр арасыннан ике генә кешене-мине һәм Галим Латыйповны (бик яшьли мәрхүм булды) сайлап алды ул. Безне Мәскәүгә эстрада төркеменә укырга җибәрергә тиешләр иде. Әмма акча булмау сәбәпле, бу ният барып чыкмады.

Шуннан соң безне гел яшьләрдән генә торган, ул заманда иң популяр булган “Ирәндек” ансамбленә куштылар. Төркемнең бурычы-милли җырларыбызны пропагандалау, шигырь-монологлар уку, республиканың сәләтлә яшьләре белән халыкны таныштыру. Кайларда гына чыгыш ясамадык без! Шулай итеп кереп киттем сәнгать дөньясына. Аннары Мәскәүдә укып кайткан, яңача фикерле режиссёр Фатыйх Ихсанов “Каз өмәсе” исемле театрлаштырылган тамаша уйлап чыгарды. Мине дә алдылар ул тамашага. Бик күп яшь талантларны ачты ул “Каз өмәсе”.

- Халыкның артистлар белән кызыксынуы бер яклап бик әйбәт ул: импульс бирә, эшкә дәртләндерә. Урамга чыксам, танып торалар. Исәнләшәләр. Рәхәт. Үзләренең яратканлыгын белдерәләр. Бик кызык хәлләдә дә калган бар. Артист халкы да кибеткә, базарга йөри. Кирәк кенә әйбер очрата алмый йөргәндә, шулай бер ханым дәшеп алды: “Миндә бар, Нәзифә ханым!”-ди. Башта минем концертларымны мактады, җырлавымны яратуын әйтте. Шуннан мин эзләгән теге әйберне кулыма да тоттырды. Ә күршедәге кибеткә кереп карасам, нәкъ шул ук товар ике тапкырга арзанрак. Ваклашып, сатулашып торып булмый бит инде, килешми.

- Бәхет дигәннән, ул бик зур төшенчә. Бәхетле булуны әллә ниләрдә күрергә була: бу дөньяга сәламәт туу үзе бер бәхет булса, яраткан эшең, гаиләң, балаң икенче яклап бәхетле итә. Эшең, башка гамәлләрең белән кешеләрне шатландыра, ярдәм сораганнарга ярдәм итә алсаң - бу да бәхет. Хезмәтемне бәяләделәр - С. Юлаев премиясе лауреаты булдым, халык артисты исемен бирделәр. Татарстан республикасының да атказанган артисткасы мин.

- Артистлар сылу булырга тиеш, чөнки чибәрлек артистларның визит карточкасы. Симезлек беркемне дә бизәми. Без бит матурлык белән дә тамашачыны рухландырырга, сокландырырга тиешбез. Моның өчен үзеңә карата таләпчән булырга кирәк. Кем тәмле ашарга яратмый инде? Мул табыннардагы сый-хөрмәттән авыз иткәндә чаманы югалтмау хәерле”, - дип искә ала, Нәзифә ханым.

Нургалиева Ләйсән, 8б