#19 2009 нче ел

17 февраль көнне М.Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Балалар М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 8а сыйныфы укучылары Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакленнән өзек күрсәтте, ә 5а сыйныф укучылары М.Җәлилнең “Сәгать”, “Табут”, “Кызыл ромашка” шигырьләренә инсценировка әзерләгән иде.

19.02.09. көнне безнең гимназиядә “Сәламәт булыйк” темасына багышланган презентацияләр конкурсы узды. Анда башлангыч сыйныфлар һәм урта звено катнашты. Башлангыч сыйныфлар 7 презентация тәкъдим иттеләр, ләкин кызганычка каршы безгә аларны күрергә насыйп булмады.

Күзләрендә бәхетле балачак хисе очкыннары атылып торган 5-6 сыйныф укучылары эшнең яклавын бик иҗади башкардылар. Алар аерым бәяләнделәр. 5 “А” җиңүче булды.

7-8 сыйныфлар презентациянең күбрәк эчтәлегенә басым ясадылар һәм проектны яклаганда буш вакытны ничек итеп файдалы үткәрергә, дөрес тукланырга, продуктларда нинди туклыклы матдәләр барлыгын бик тулы итеп сөйләделәр. 7 “Б” һәм 8 “Б” җиңделәр. Җиңүче исеменә алар чынан да лаек иделәр. Аларны тыңлавы бик кызык һәм үзе бер рәхәт иде. Гимназиянең шундый зур бердәм коллектив булуын күрә торып, минем күңелдә горурлык хисе артканнан арта барды бу кичәдә.

19 нчы февральдә 1нче татар гимназиясендә 1в сыйныф укучыларының Әлифба һәм Азбука бәйрәме булып узды. “Бу бәйрәмгә без бик тырышып әзерләндек. Сыйныфта төрле милләт балалары булганга, ике телдә алып барылды.

Кичә Г.Тукай сүзләренә язылган “Бәйрәм бүген” җыры белән башланып китте. Аннары балалар әлифба турында татарча шигырьләр сөйләделәр, бик матур итеп “Әлифба” җырын башкардылар. Кичәнең кунагы Әлифба балаларны бәйрәм белән котлады, үзенең матур теләкләрен әйтте.

Татарча да яхшы бел

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кадерле, затлы тел.

Ш.Маннурның әлеге шигыре белән балалар Әлифбадан Азбукага күчтеләр. Кичә Азбука турында шигырьләр һәм җыр белән дәвам итте. Бәйрәмнең кунагы “Азбука” балаларга матур теләкләрен җиткерде.

Монтаж ахырында укучылар бик матур итеп Туган тел җырын башкардылар.

Әлифба һәм Азбука белән саубуллашканнан соң 1в сыйныф укучылары үз көчләре белән әзерләнгән концерт куйдылар. Концерт тәмамланганнан соң, балаларны гимназия директоры Г.Г.Шәмсиева котлады. “Әлифба һәм Азбука бәйрәме барлык кешеләргә дә бик ошады дип уйлыйм, шулай уңышлы килеп чыгуына үзем дә бик шат идем”, - ди 1в сыйныфы җитәкчесе Ләйлә Назыймовна.

20 нче февраль көнне гимназиядә Туган тел көненә карата кичә үткәрелде. Бәйрәмгә КДГПУның галиме һәм психологы килгән иде. Университетның доценты Асылгәрәева Р.Ә. татар теленең бүгенге торышы, дәүләт теленең гамәлдә үтәлеше турында сүзләр әйтте. Бәйрәмне оештыручы 5а, 10б сыйныф укучылары. Шулай ук 5б сыйныфы укучылары да катнашты.

Бәйрәмдә укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Туган телгә битарафлыкка карата инсценировка күрсәттеләр. Аеруча туган тел булып чыгыш ясаган Әхмәтҗанова Диләнурның сүзләре хәтергә кереп калды. Кичәнең алып баручылары 10б сыйныф укучылары Зиннәтуллин М, Шәфиева Гөлназның үз-үзләрен ышанычлы, горур тотулары бәйрәмнең әһәмиятлелеген азсызыклады.

Оныкларына ана телен өйрәтмәүче Мәликә әби ролен 10б сыйныфы укучысы Сәлимгәрәева Лилия бик оста башкарды. Укучылар дөньяда туган телен белмәгән, аның турында мәгълүматы булмаган кешеләрне Убырлы карчык образы аша сурәтләделәр. Бу рольне 10а сыйныфы укучысы Әхмәтҗанова Рамина көлкеле дә, шул ук вакытта җитди итеп тә башкарды.

5а сыйныфы укучылары Фасахов Булат, Илалов Булат беренче тапкыр алып баручы ролендә сынап карадылар. Аларның бу эшләре уңышлы килеп чыкты. Афәрин егетләр!

25 февральдә Балалар иҗаты үзәгендә “Татар кызы – 2009” конкурсы үткәрелде.

Анда, мәктәп туры конкурсында җиңгән ун өлкән сыйныф укучысы, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Алар бишек җырларын, бию осталыкларын, туган шәһәребезнең тарихын белүләре һәм башка төр ярышларда үзләренең осталыклары белән, жюри әгъзаларын таң калдырды. Барлык финалистлар да татар телен яхшы белүләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә “Татар кызы – 2009” конкурсының җиңүчесе итеп, безнең гимназия укучысы Гәрәева Адилә (11сыйныфы) танылды. Шәһәр конкурсында үзен югары дәрәҗәдә күрсәтер, дип өметләнәбез. Аңа уңышлар телибез!

Надршина Айсылу 8а,
Хөснетдинова Э. Р.

татар теле һәм әдәбияты укытучысы