#17 2009 нче ел

Могҗизалы төндә теләгән барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын!


...Күрә белгән, сөя белгән
Барча зирәк затларга
Тиешле бәйрәм шатлыгы
Оча кушылып ак карга.

Җилпенә ак күбәләкләр,
Җилпенә җир өстендә.
Сүзгә күчмәс барча серләр
Күренә алар төсендә.

Әхсән Баянов


Инде декабрь аена кердек. Урамда кар бик булмаса да, шәһәр җем-җем утларга күмелеп беткән. Аларның һәрберсе Яңа елны күңелгә якынайталар шикелле. Гимназиянең тышы да матур-матур бизәкләргә күмелгән. Төрле төстәге утлар, гирляндалар мәктәпкә кышкы ямь бирәләр. Эчке күренеше дә гимназиянең бик тә гүзәл. Һәр сыйныф плакатлар, стендлар ясаган, үз классларын яңа ел стилендә бизәгән. Барыбыз да, зарыгып, бәйрәм кичен көтәбез. Тиздән мәктәптә дә Яңа ел бәйрәме үткәреләчәк.

Шушы киләсе бәйрәмнәр белән бар кешене дә котлыйсы килә. Һәрбереребез дә киләчәк елны шатланып, бәхет диңгезенә күмелеп, яңа максатлар, планнар куеп, рәхәтләнеп, якыннары һәм дуслары янында каршыласын иде. Могҗизалы төндә теләгән барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын иде!



Минһаҗева Айнур, 8а