#17 2009 нче ел

01.12.08 “Тамчы-шоу”

1 нче декабрь көнне 5а сыйныфында “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Уенның темасы: әдәбият, тарих, культура. Тамашачылар итеп 4а, 1а, 8а сыйныфы укучылары чакырылды. Жюри әгъзалары итеп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Ч.Р., башлангыч сыйныф укытучысы Галиева Ф.Ф. һәм гимназиянең үзидарә әгъзалары билгеләнде. Әти-әниләр комитеты укучыларга бүләкләр әзерләргә ярдәм итте.

02.12.08 С.Сәйдәшевкә багышланган концерт.

Башлангыч сыйныф укучылары Салих Сәйдәшевкә багышланган Зур концертлар залына үткәрелгән концертка барды. Концерт искиткеч матур үтте.

10.12.08 Кеше хокуклары көне.

Кеше хокуклары көнен бәйрәм итү турындагы карар БМО Генераль Ассамблеясенең 1950 елның 4 ноябрендә булган 5 сессиясендә кабул ителә.

Бу көнне гимназия укучылары дәресләрдә төрле темага әңгәмәләр үткәрде: “Мин үз хокукларымны беләмме?”, “Кеше хокукы нәрсә ул?”, “Бала хокукы декларациясе” һ.б.

11.12.08 ТР милли музеенда “Гаилә фотосурәтләрдә “ күргәзмәсе.

11 нче декабрь көнне 1в һәм 3б сыйныфы укучылары “Гаилә сурәтләрдә” күргәзмәсенә барды. Анда балаларның төрле яшьтәге һәм төрле вакыттагы төшерелгән фотосурәтләре, әби-бабайларның оныклары белән төшкән фотолары. Бишек, уенчык, курчак – барысы да бала атрибутын тулыландыра. Күргәзмәдә танылган галимнәр Р.Фәхретдинов, Ш.Мәрҗани, язучылар Г.Исхакый, А.Алиш; танылган Родионовлар, Адоратский һәм башка танылган гаиләләренең шәҗәрәләре дә урнаштырылган иде.

12.12.08 “Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, кылган яхшылыклар белән үлчәнә”(Г.Гыйльман)

1 нче декабрьдан алып 10 нчы декабрьга хәтле гимназиядә инвалидлар декадасы уздырылды. Декада кысаларында төрле сыйныф сәгатьләре үткәрелде: 1-4 сыйныфларда, “Яхшылыкка тик яхшылык тиеш!”, 5-11 сыйныфларда – “Кайгыртырга һәм кызганырга өйрән”. “Яхшылык эшлә” акциясе кысаларында 7 һәм 11 нче сыйныф укучылары 76 нчы номерлы коррекцион мәктәптәге сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм кулы суздылар. Алар үзләре әзерләгән бүләкләрен тапшырды.

76 нчы номерлы коррекцион мәктәптәбе администрациясе укучыларга һәм сыйныф җитәкчеләренә (Л.Н.Зергирова, З.Ф.Зәйнуллина, З.Ә.Әхмәдуллина) хат аша үзләренең рәхмәтен белдерде.

1-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Сөенеч бүләк ит” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Шулай ук гимназия укучылары хәйрия лотореясында да актив катнашты.

Психолог Э.Н.Әхмәдуллина инвалид-укучылар белән индивидуаль дәресләр , психологик тренинглар үткәрде.

12.12.08 Конституция көне.

Илнең төп кануны һәм кеше хокукы турында гимназия укучылары белән бу көнне төрле дискуссияләр үткәрелде.

Дискуссия кысаларында гимназиянең үзидарә әгъзалары укучыларны бәйрәм белән котлады. Netschool форумында “Россия – хокукый дәүләт”, “Төп хокук һәм укучыларның вазыйфалары” һәм башка темаларга фикер алышты.

19.12.08 “Шәҗәрә - тәрбиянең асыл ташы” республикакүләм конкурсы.

19 декабрь көнне гимназиядә “Шәҗәрә - тәрбиянең асыл ташы” республикакүләм конкурсының йомгаклау бәйрәме үтте. Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән укучылар катнашты. Конкурста гимназиянең 8а сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур да аерым номинациядә җиңүче иде һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

22.12.08 Юбиляр шагыйрь Р. Миңнуллин белән очрашу кичәсе.

4 нче сыйныф укучылары юбиляр шагыйрь Р.Миңнуллин белән Г.Тукай музеенда очрашуда булдылар. Кызыклы әңгәмәдән соң укучылар шагыйрь турында күп кенә яңалыклар белделәр. Алар Р.Миңнуллинның тормыш юлын чагылдырган һәм аны бизәп торган картиналар күргәзмәсе белән таныштылар. Әңгәмә ахырында укучылар шагыйрьдән автограф алдылар.

26.12.08. “Яңа ел тамашасы”

Гимназиядә Яңа ел тамашасы үткәрелде. Тамашада 1-8 сыйныф укучылары катнашты. Һәр сыйныф яңа ел бәйрәменә әкияттәгечә киенгән, кызык һәм эчтәлекле тамаша әзерләгән.