#17 2009 нче ел

Кыш бабай кайда туган?

Атаклы әкиятче Андерсен әйткәнчә, Кыш бабайның туган җире - Лапландия, Европаның төньяк өлкәсе икән. Ә ул-өч ил - Финляндия, Швеция һәм Норвегия чикләре тоташкан җир. Шунысы кызык: һәр ил үзенең Лапландиясен булдырган. Финнар, Кыш бабай Рованиеми шәһәрчегендә яши, дип саныйлар. Алар төзегән Арктик үзәк турислардан елына 7 млн. Доллар алып кала.

Швеция “Кыш бабае” Мора шәһәрчегендә “яши” һәм елына 5млн. Доллар табыш китерергә ярдәм итә.

Ниһаять, өченче туган җире- норвегларның “Раштуа йорты”нда. Андерсен үзе дә әсәренең бу кадәр зур инандыру көченә ия булачагын уйламагандыр.

Даниялеләр исә кыш бабайның туган җирен үзләренчә күрәләр, ул-Даниядән 50 мәртәбә зуррак булган Гренландия булырга тиеш.

Күренекле очучы Винсет Шеремет: Кыш бабайның туган җире-Россия булырга мөмкин.”-дисә дә, Россия бу хакта бәхәскә кушылмаган. Югыйсә, бу бәхәстән хәтта америкалылар да читтә калмаган. Европа әлеге мәсьәләне әкияти-географик планда куйса, Америка яңа әдәби-тарихи яктан чыгып карый. Ягъни, Кыш бабай АКШта 1822елда туа, ди. Бу вакытта Андерсенге 17 яшь була.”Кар королевасы”ның эзе дә булмый әле, диләр алар. Америка профессоры Клемент Кларк Мур гына 1822 елда “Изге Николай килүе” поэмасын иҗат иткән була. Изге Николайның Кыш бабай икәнлегенә шикләнми америкалылар.

Хәер, Кыш бабайның кайда туганын, ничек яшәгәнен төгәл белүгә караганда, балачакның Яңа ел төнендә тәрәзә төбенә бүләк куеп китүен көтү кызыклырак түгелмени?

Гәрәфиева Фәридә,6а


Чыршыга ничә яшь?

Яңа ел бәйрәмен чыршыдан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Беренче мәртәбә кайчан кунак булып килгәнен беләсезме икән? Урман гүзәленең кызыклы биографиясе бар...

Моннан 400 еллар елек борынгы герман кабиләләре чыршыда урман иясе – кошлар, җәнлекләр үсемлекләр сакчысы яши дип ышанганнар. Җәйге эсседә дә, кышкы суыкта да ямь-яшел булганга, чыршы изге агач дип саналган. Кыш урталарында кабилә башлыклары, урманга килеп, урман иясен ачуландырмас өчен, чыршыны бизәгәннәр. Кайтканда, яшел ылыслар да сындырып алганнар. Бу урман иясенең киң күңеллелеге дип кабул ителгән.

Гасырлар узган. Агачларга табыну беткән. Ләкин өйгә ылыслар һәм соңрак чыршылар алып кайту гадәте югалмаган. Россиядә исә бәйрәмдә чыршы кую гадәте 1700 нче барлыкка килә. Бу Петр1 нең яңа календарьга күчәргә дигән указыннан соң була. Указда мондый сүзләр дә бар: “... Бер-береңне Яңа ел белән котларга.Урамнарны чыршы ылыслары белән бизәргә.” Ләкин беренче чыршы халык алдына бары тик 1852 нче елда гына Петербург вокзалының Екатеренбург залына куела.

Мәгъсумова Дилюзә,7Б