#17 2009 нче ел

Изгелек кыл!

Безнең гимназиядә 1 декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр инвалидалар декадасы билгеләп үтелде. Нигә бу турыда язарга булдым соң әле? Чөнки бу авыр заманда кешеләр тупасланды, каты күңеллегә әйләнде. Нәфрәт, яла ягу, саксызлык, каты бәрелүләр артканнан-арта барса, изгелек, ярдәм итү кебек төшенчәләр юкка чыга бара.

Бигрәк тә инвалидларга, олыларга караш начар. Инвалид балалар болай да күп нәрсәдән мәхрүм, шуның өстенә үзләренең сау-сәламәт яшьтәшләреннән рәнҗетеләләр. Безнең гимназия укучыларын рәнҗетүчеләр итеп уйлыйсым килми минем. Чөнки бу ун көн эчендә гимназиянең һәрбер укучысы инвалид балаларга ярдәмгә ашыкты. Гимназиядә инвалид балалар өчен дәфтәр, карандаш, ручка, альбомнар җыелды. Шушы балаларга булышып, алар үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр һәм җәмгыятькә файда да китерделәр.

Татар халкында “Кеше күңеле – пыяла, нык орынсаң, уала”, - дигән әйтем бар. Бик тә дөрес сүзләр бу! Кешеләрне шатландыру – үзе бер бәхет бит ул! Безнең гимназия укучылары да, инвалид балаларга ярдәм итеп, үзләрен бәхетле хис иткәннәрдер дип уйлыйм мин.

Пашаева Фирүзә, 8 “А”