#17 2009 нче ел

Кыш килә.

Очып-очып куна ап-ак карлар,
Җир өстенә юрган ябалар.
Кыш җитүне түземсезлек белән
Көтеп ала барча балалар.

Чана-чаңгы бар да хәрәкәттә
Бар балалар тауга чабалар.
Шат авазлар җирне яңгырата,
Ә өлкәннәр кызыгып калалар.

Таһирова Динә, 4 а класс

Чыршы бәйрәме

Кунак булып ак сакаллы
Кыш бабай килгән безгә.
Яшел чыршы астына
Бүләкләр куйган безгә.

Аю, бүре, төлке, куян
Чыршы әйләнәсендә.
Җырларга һәм биергә
Кунакка килгән безгә.
Габделхакова Динә, 4а

Кар малай

И тырыштык, и эшләдек,
Без дә җегәр бар, малай:
Шундый-шундый зур итеп, без
Ясап куйдык Кар малай.

Кыш килде

Килеп җитте кыш та,
Ай-яй салкын тышта.
Өч ай тотып торса,
Аның гомере кыска.

Тәңкә карлар сипкән,
Җирләрне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.

Саф һавага чыгып,
Таудан чана шуып,
Кышның салкыннарын
Җибәрәбез куып.

Ә кыш, көлә-көлә,
Битебездән үбә.
Алсу була безнең
Битләр шуңа күрә.

Халикова Ализә, 4а

Кышны көттек.

Көтә-көтә арып беткәч,
Ниһаять, көз дә китте.
Көтеп, алган безнең
Салкын кышлар җитте.

Дуслар белән шатланышып,
Таулардан шуып төштек.
Чөнки без карлы кышны
Инде бик озак көттек!

Таудан шуа-шуа,
Вакыт бик тиз үтте.
Чалбар, бияләйләр
Карга катып бетте.

Габитов Данил, 5 “Б”

Яңа ел.

Яңа ел, Яңа ел,
Яңа ел килә.
Зур шатлык һәм бәхет
Безгә алып килә.

Күрәсезме, дуслар,
Нинди матур көннәр.
Соры күсе елы,
Безгә бүләк итә.

Бик озак көттек,
Яңа ел җитүен.
Кызыл үгез елының
Кунакка килүен.

Кыш бабай бүләге:
Кәнфит, прәннеге
Нәни дусларга
Иң изге теләге.

Яңа ел, Яңа ел
Яңа ел килә
Зур шатлык һәм бәхет
Безгә алып килә.

Әхмәтҗанов Дастан, 5 “Б”


Кар ява.

Беренче кар урамда.
Басу-кырларга ява.
Без уйнаган җирләргә
Матур ак юрган яба.

Сагындырган, юксындырган
Ап-ак кар бөртекләре.
Иркәләп үбеп алалар,
Алсулатып битләрне.

Хәлиуллина Эльвина, 5 “Б”


Кыш.

Кыш килде,
Ап-ак тун киде.
Кар бөртекләре
Җиргә сибелде.

Яңа ел җиткәч,
Кыш бабай килер.
Кар кызы белән
Буләкләр бирер.

Вәлиуллина Диләрә, 5 “Б”


Кар.

Җем-җем ява вак-вак кар
Җирне ап-акка каплар.
Сокланып туеп булмый,
Бу гүзәллеккә карап.

Гыймранова Гөлүсә, 5 “Б”


Яңа ел.

Кыш бабай килә кунакка, Бар кеше дә шатланыша, Капчыкта бүләкләре. Бар кеше дә сөенә. Чынга ашса ярар иде Кар бөртекләре биешә, Яңа ел теләкләре. Талгын бәйрәм көенә.

Исмәгыйлова Эльвира, 5 “Б”


* * *

Кыш җиткәч урамда
Нинди саф һава!
Ә яңа ел килгәндә,
Һаман кар ява.


* * *

Менә килде кыш,
Озак көттереп.
Ап-ак салкын кыш
Кар-бозга күмеп.

Якупова Ләйсән, 5 “Б”


Кыш.

Дөньяны күмеп,
Энҗе карларга.
Ап-ак кыш килә
Бакча-кырларга.

Әниләрне-әтиләрне,
Бишектәге бәбиләрне,
Яңа ел белән котлыйбыз
Хәтта нәни бәтиләрне.

Кар бөртекләре
Җирне үпкәннәр.
Ак кар астында
Йоклый үләннәр.

Имамова Гөлназ, 5 “Б”


Яңа ел.

Менә кышның беренче ае - декабрь җитте. 2008 нче елның соңгы көннәре. Бер ел бик тиз узып китте. Киләсе 2009 нчы ел - үгез елы. Яңа елга, яңа теләкләр: дөньялар имин-тыныч булсын, яңа елда әйтелгән теләкләр тормышка ашсын. Тик шунсы куңелне “кытыклап” тора: урманда әле ап-ак кар ятмаган.

Зәйнуллина Динара, 4а


Декабрь

Менә декабрь ае да башланды. Ә быелгы кыш нишләптер килергә уйламый: көннәр җылы, яңгырлар ява.

Кыш бабай, нишләп соңга калып киләсең, син безне сагынмыйсыңмы әллә? – дип әйтәсе генә кала. Чыннан да без сине сагынып, зарыгып көтеп торабыз. Синең ак карларың, биек итеп өйгән тауларың сагындыра. Шул тауларда чана, чаңгы шуасы иде. Йомшак карларны тәгәрәтеп, кар бабай ясыйсы килә.

Кыш бабай, атлап түгел, чабып кил безнең арага!

Сәйфуллин Илнар, 4а