#17 2009 нче ел

Рәшит Ваһапов
(1908-1962)

Бөек татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты Рәшит Ваһапов иҗаты татар халкының рухи тормышында бер зур аерым дәвер тәшкил итә. Ул үзен җырчы, халык җырларын һәм татар композитор җырларын оста башкаручы буларак таныта... Җырчының татар халкының рухи тарихында урынын һәм ролен бәяләү бик авыр. “Рәшит Ваһапов

- татар дөньясын тетрәндергән бөек, легендар җырчы” – дип әйтә Илһам Шакиров. Чыннан да, ул татар халкын әйдәп баручы һәм татар эстрадасына нигез салучы шәхесләреннән берсе иде.

Рәшит Ваһапов татар эстрадасында күп кенә шәхесләр арасында үз урынын таба: татар эстрадасының башкаручылары арасында зур дәрәҗәгә ирешә һәм халык мәхәббәтенә лаек була. Әлбәттә, Р. Ваһаповка кадәр дә эстрада җырчылары була. Шулардан, Ф.Латыйповны һәм К.Мотыйгины әйтеп була. Ф.Латыйпов татар җырларының озын көйләрен чагыштыргысыз башкаручысы була, ә К.Мотыйги үзен җиңел жанрда таба. Р.Ваһапов исә, үз иҗатында, бу ике юнәлешне берләштерә. Татар әдәбиятының аксакалы Гомәр Бәширов үзенең бер мәкаләсендә болай яза: “Әгәр Рәшитнең җыр иҗатына тулысынча төшенсәң, эстрада җырларының үсешен нәкъ аның иҗатыннан башланганыннан аңлыйсың”.

Татар сәхнәсендә шул елларда күп кенә атаклы башкаручылар булган. Алар арасында Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Мәрьям Рахманкулова, Фәхри Насретдинов, Галия Кайбицкая, Госман Альмиевне атап була.. Бу җырчыларның һәрберсе хөрмәткә лаек, чөнки һәрберсе татар культурасын үстерүгә үз өлешен керткән. Ләкин эстрадада һәм концерт мәйданнарында тамашачыларга еш кына Р.Ваһапов иҗаты белән очрашырга туры килгән. Мәсәлән, опера җырчылары М.Рахманкулова һәм Ф.Насретдинов концерт эшчәнлегендә катнашканнар, ләкин төп бурычларын татар операсын күтәрүдә күргәннәр. Алар татар операсына нигез салучы шәхесләр. Уникаль тавышлы З.Басыйрова, драмтеатр актрисасы буларак, сәхнәгә соңрак чыга. Беренче профессиональ җырчылар арасыннан Г.Сөләйманова, радионың штат хезмәттәше буларак, гастрольләргә бик аз барган. Р.Ваһапов исә, гел юлда булган. Гастроль артыннан гастроль, яңа шәһәр артыннан шәһәр, аның җырчы буларак, тормышын тәшкил иткән. 40-50 нче елларда концертлар саны буенча Р.Ваһапов беренче урыннарны алган. Филармониядә сакланган тарихи документлар буенча, югары профессиональ, популяр һәм халык тарафыннан зур мәхәббәткә ирешкән җырчы Р.Ваһапов булган.

Сугыш вакытында филармония үз эшен чыннап торып активлаштыра. Беренче концерт бригада составына Р.Ваһапов, Җ.Сәләхов, Х.Нуриев керә.

Р.Ваһапов күп кенә татар халык җырларын профессиональ сәхнәдә яшәвен “законлаштыра”. Аның иҗаты җыр башкаручыларның профессионализмын үстерүдә зур этәргеч булып торган. Шулай итеп бөек җырчы Татар дәүләт филармониягә генә түгел , ә тулысынча, татар концерт эшчәнлегенә һәм милли профессионал эстрадасына нигез салучы шәхес буларак таныла. Р.Ваһапов яшь талантларны тәрбияләүгә дә зур игътибар биргән. Ул һәрвакыт татар эстрадасы турында кайгырткан, яшь талантларны үстерүдә күп көчен куйган. Аннан соң килүче яшь буынга җыр сәнгатендә юл ачкан. Р.Ваһапов бик кыска вакыт эчендә халыкның яраткан җырчысына әверелә һәм шулай ук тиз 1962 нче елда 54 яшендә дөньядан китә.

Рәшит Ваһапов сүнмәс йолдыз булып татар эстрадасында мәңге балкып торыр. Аның җыр сәнгате бүгенге көндә классиклар рәтенә керә.

2008 нче елның 7 нче маенда Р.Ваһаповка 100 ел тулды. Бу олы юбилейны дөньяның күп кенә почмакларында билгеләп үттеләр. Юбилейга багышланган фестиваль 30 регионнан артып, Финляндиядә, Швециядә, Эстониядә, Украинада, Урта Азиядә, Санкт-Петербургта, Уфада, Мәскәүдә уздырылды. 28 нче июнь көнне Р.Ваһаповның туган Актуково авылында һәйкәл куелды.

Фәхретдинова Фәридә Шамилевна,
җыр укытучысы


Илсаф

Тулы исеме: Сафин Илсур Җәмил улы.

Дәрәҗәле исеме: Татарстанның атказанган артисты.

Туган көне: 1966 елның 9 мае.

Йолдызлыгы: үгезбозау.

Гаиләсе: хатыны-Миләүшә, укытучы. Кызлары-Энҗе 16 нчы гимназиядә укый, Айгөлгә-8 яшь.

Яраткан ризыгы: “тун астындагы балык” салаты.

Кешеләрдә яраткан сыйфатлары: эшеңә бирелгәнлек, якыннарыңа тугрыклык.

Яратмаганнары: ялган, әйткән сүздә тора белмәү.

Девизы: “Халык күңеленә кереп калырлык кеше булу”.

“ Безнең Чүпрәле районы әкияти матурлыгы белән түгел, чөгендер үстерүе белән данлыклы. Әти колхозда бригадир булып эшләгәч, чөгендерне дә гомер буе үзе бүлде. Өйгә кайткач, әнигә: “Раушания, ике-өч гектар чамасы бар микән, җир бүлеп калдырдым, чүбе әллә ни юк-югын, малайлар белән йөреп чыгарсын инде”, - дия торган иде. Ә барып карагач, безнең күзләр маңгайга менә. Май ахырында китәбез чөгендер кырына, җәйне дә рәтләп күрмибез, әле көннәр суытып, ноябрь башлангач та кайта алмый интегә идек без. Чөнки алмый калганнарның җирләрен дә әти безгә эшкәрттерә иде.

Әти-әни корган ояда 6 бала үстек без. Иң олыбыз-кыз туган, үзеннән соң дөньяга килгән без биш ир бертуганга (араларында мин-икенчесе) апа кеше. Кызганычка каршы, Ринат исемле энебез ике ел элек юл һәлакәтенә очрап, 2 баласын ятим калдырып, арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бүгенге көнгә кадәр аның үлеме белән беребез дә килешә алмый әле. Йөрәкләрне әрнеткән, сыкраткан көннәр артта калыр да еракка киткән җиреннән энебез яңадан яныбызгы әйләнеп кайтыр кебек тоела кайчакларда. Ләкин язмышлардан узмыш юк икән шул. Ни кызганыч, әтиебез дә якты дөнья белән бик яшьли -56 яшендә хушлашты. Рәхимсез авыру сулыйсы сулышларын өзмәсә, җир җимертеп эшләрлек, яшәрлек көче, егәре бар иде әле. Безне балачактан ук, бертуганнар үзара дус-тату булыгыз, дип үстерде дә, һәрберебез гаиләле булгач кына, арабыздан китеп барды. Оныкларының уңышлары белән дә сөендерәсебез килгән иде үзен. Әтиебез балалар ярата иде, безгә дә холкын никадәр генә кырыс итеп күрсәтергә тырышса да, күңеленең йомшак икәнлеген барыбер яшерә алмады. Әле дә хәтерлим, гармун алып бирегез миңа дип, кечкенәдән үк аптырата идем өйдәгеләрне. Мин сорый дип кенә, гармун сатып алырга ашыкмадылар, билгеле, нәселебездә дә гармунчылар булмагач, теләгемнең ихлас икәненә ышанмаганнардыр инде, күрәсең. Бәлки акчасын да җиткерә алмаганнардыр, ишле гаиләдә һәр баланың теләген ничек үтәп бетерәсең? Әтинең йөрәге түзмәде: җиденче сыйныфта укыганда, гармун алып кайтып бирде. И аңа сөенүләр, миннән дә бигрәк әти үзе шатланды.

Мин бик иртә җырлый башладым. Беренче сыйныфка укырга кергәч, клуб сәхнәсендә җырлата башлаганнар иде, үзем уйнап чыгыш ясагач, районда үткәрелгән конкурсларда катнашырга да гел мине җибәрә торган булдылар. Әти алып биргән гармунда үзем теләгән көйләрне өйрәнеп бетергәч, күрше егетнең баяны минем кулга күчте.

Авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Сәләтем булгач, әллә җырчылыкка китим микән, дип тә уйлаган идем. Кая инде, авыл кешесенең аңы җырчылыкны һөнәр диеп саныймыни? Җырларга өлгерерсең, юньлерәк һөнәр ал башта, дигәч, әти-әни сүзен тыңлап, киләчәгемне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә булдым. Бер ел укыгач, хәрби хезмәткә алдылар, Тын океан флотында 3 ел диңгезче булып хезмәт иттем. Безнең корабльда бер баян бар иде, тик “салага” саналганда, ягъни яшь диңгезче чакта, аңа кагылырга да рөхсәт итмәделәр. Ә инде азрак “картая” төшкәч, сирәк кенә булса да ул баянда уйнау бәхете тия башлады. Үзем уйныйм, ә күңелем белән авыл урамнарын кат-кат әйләнәм. Менә шунда туган җирне, якыннарымны сагынуның нәрсә икәнлеген аңладым. Ә кайткач, укуымны дәвам иттем.

Укуымны тәмамлап, институтта 1 ел техник куркынычсызлыкны тәэмин итүче инженер вазыйфасын башкаргач, районга авыл хуҗалыгы идарәсенә кайтып, 3 ел эшләдем. Кем белә, бәлки 1-2 елдан колхоз рәисе итеп тә куярлар һәм мин дә, бер көн килеп, авылдашым Ландышны очратмасам, сикәлтәле юлларда дөнья урап гомер кичермәс идем. Ландыш миңа үзе яши торган Нефтекамск шәһәрендә үткәрелүче “Дуслык җыры” исемле конкурста катнашырга тәкъдим итте. Тавышың матур бит, әрәм булып ятма, дип, үгет-нәсыйхәт бирде. Тәвәкәлләп өч җыр яздырдым да конкурска юл алдым. Аннан лауреат исеменә лаек булып кайткач, төпле карарга килдем: гаиләмне алам да Казанга китәм, Ходай бер җаен бирер әле, җырчы булам! Җае табылды, институттагы җитәкче дусларымның ярдәме белән студент чакта яшәгән тулай торакка килеп урнаштык. Ә өч-дүрт айдан мине Зөһрә Шәрифуллина үз группасына эшкә алды. Аның белән ике ел эшләгәч, үз төркемемне тупладым. Шуннан башланды инде...

Безнең эстрадада Сафин фамилияле җырчылар бик күп. Аның Илсур Сафин дигәне генә дә икәү. Бары үзем булып кына танылыр, башкалар белән бутамасыннар өчен үзенчәлекле яңгыраштагы исем табарга кирәк иде. Әллә нинди исемнәр уйлап бетердек, биюче Эльба Закирова авызыннан чыкканын иң уңышлысы дип таптык. Илсаф-гади дә. Матур да яңгырый.

Мин - затлы дини нәсел баласы. Әтиемнең әнисе бик гыйлемле саналган данлыклы Шиһаб хәзрәтнең кызы, бүген дә исән. Совет заманы дип тормады, намазын да, уразасын да калдырмады. Әле безгә дә кечкенә чакта догалар өйрәтте. Хәзер инде без ялга, бәйрәмнәргә кайткач, оныкчыкларын янына җыеп утыра. Ә мин, аларга карап сөенеп туя алмыйм. Дәү әниләр өйрәткән догалар күңелгә гомер буена сеңеп кала, онытылмый бит ул. Мин дә рульгә утырыр, ерак юлга чыгып китәр алдыннан һәрвакыт аның догаларын укыйм. Шуңа да юлым уңа минем.” – дип искә ала Илсаф.

Нургалиева Ләйсән, 8б