#17 2009 нче ел

Без булдырабыз!

Беләкле – берне егар, белемле – меңне егар.

(Мәкаль)

Әйе, белем – бу дөньяда, хәзерге заманда иң кирәк әйберләрнең берсе. Белемсез яшәп тә булмый. Ата-ана канаты астыннан киткәч, олы юл – тормыш юлына басарга кирәк булачак. Үзеңне җылы кием, тәмле ризык, сыеныр, яшәр урын белән тәэмин итәргә кирәк. Ә моның өчен иң мөһиме – үзеңнең талантыңны, шәхесеңне инде балачактан ук үстерү һәм белемгә омтылу.

Мин, Минһаҗева Айнур Илдус кызы, Казан шәһәре Идел буе районында тудым. Хәзерге вакытта 1 нче татар гимназиясенең 8 “А” сыйныфында укыйм. Безнең мәктәп – чыннан да белем чишмәсе. Андагы укытучыларның һәрберсе үзенчә ягымлы, сабыр, чибәр һәм һәрвакытта ярдәм кулы суза алалар.

Балалык чагымда мин бик шук, тиктормас булганмын. Өйдә дәү әнием һәм дәү әтием белән көннәрне бик күңелле уздыра идек. Дәү әнием мине язарга, укырга өйрәтте. Һәр көнем гаиләмдә бәхетле мизгелләр белән генә үтте.

Әтием – Минһаҗев Илдус Әсхәт улы, әнием – Минһаҗева Гүзәл Минвәли кызы – казанлылар. Ә Вәли дәү әти Лаеш районындагы Хәерби авылында, ә Суфия дәү әни Лаеш районындагы Сиңгел авылында туганнар.

Безнең гаиләбездә талантлы кешеләр күп. Минемчә, сәләтләрем нәселдән килгән. Дәү әнием шигырьләр язарга яраткан, аның сөйләме күпләрне сокландырырлык һәм тел байлагы бик зур. Ә әтием бик матур рәсемнәр ясый.

Буш вакытымда мин китаплар укырга, музыка тыңларга, рәсем ясарга, шигырьләр язарга, тегәргә яратам. Шигырьләрем, мәкаләләрем гимназиянең виртуаль газетасында бастырыла.

Мәктәптә барлык фәннәрне “5”легә үзләштерәм.

Шигырьләремдә мин күбрәк табигатьне, аның гүзәллеген, кешенең нәфислеге, аның нечкә күңеллеген, күркәм хисләрен чагылдырам. Ә рәсемнәрдә хайваннарны, кешеләрне тасвирларга яратам.

Безнең мәктәптә театр түгәрәге эшли. Тукай абыебыз, болай гына “Театр яктылыкка, нурга илтә, кирегә илтми, уңга илтә” дип, әйтмәгән. Чыннан да, театр дөньясы бөтенләй башка атмосферага ия. Шуңа күрә мин дә шул түгәрәккә яратып йөрим.

Мин төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга һәм җиңеп чыгарга тырышам.

Безнең сыйныфта ягъни 8 “А” классында, бер бик үзенчәлекле укучы бар. Бәлки, башкалар шикелле түгел дигәч, аңлагансыздыр. Ул Минһаҗева Айнур була. Безнең вертуаль газетаның редакторы, президентның уң кулы, искиткеч матур шигырь язучы. Һичшиксез, бу – бик җитди, җаваплы вазыйфа һәм аны теләсә кайсы кешегә тапшырып булмый.

Айнур кыш көне, кырыс суыклар вакытында дөньяга килгән. Нәкъ яңа елдан соң, 2 нче гыйнвар көнне дөньяга беренче авазын салган. 3 сыйныфта ул безгә күчте. Ул шундый уңган, акыллы, җитез, һәр эшне ахырына кадәр эшләмәсә, аның үзенең дә күңеле тыныч булмый. Әле шуңа өстәп, тәмле-телле, кешенең үтенечен кире какмый торган, ярдәмчел. Көн саен бер сумка бишлеләр тутырып та китә. Һәр яктан идеал дисәм дә ялгыш булмас. Мин, Айнурга карап-карап торам да, бик гаҗәпләнәм. Ничек барысын эшләргә вакыты җитә икән? Менә бу сорауга мин сезгә төгәл генә җавап бирә алмыйм. Ул да башкалар кебек мәктәпкә бара, дәресләрен укый, түгәрәкләргә йөри. Мөгаен, аның тәүлек сәгате башкаларныкы шикелле егерме дүрт сәгать түгел, күбрәк, ахрысы. Аның һәрбер минуты санаулы. Әгәр аның начар якларын әйтергә кушсалар, мин берне дә таба алмас идем.

Күргәнегезчә, аның исеме дә башкаларныкыннан аерылып тора. Ләкин ул аны бизи генә, аңа бер сихрилек бирә.

Сыйныфта Айнур булганга, без бик шат. Киләсе яңа еллар белән дуслар!!!

Сәйфетдинова Алсу, 8а