#17 2009 нче ел

Чыршы, чыршы...

Статистикага күз салсак, русиялеләрнең 48%ы Яңа елны чын чыршы белән каршылауны хуп күрә. Халыкның 37%ы ясалмасына да риза, 15%ы урман куагыннан башка да бәйрәмне бер дигән итеп үткәреп була дип саный. Әгәр сез соңгы 15%ка кермисез икән, чыршыны алдан ук хәстәрләп куярга тырышыгыз. Ниндие яхшырак: чынымы, ясалмасымы?

Ясалма чыршы

1. Уңай яклары:

- ел саен сатып алырга кирәкми;

- җиңел корыла һәм сүтелә;

- ылысы коелмый.

2. Тискәре яклары:

- хус исе юк;

- чын чыршы алып кайту үзе бер традиция;

- саклаган вакытта ылыслары һәм ботаклары ямьсез формага керергә мөмкин.

3. Сатып алу серләре

Әгәр ясалма чыршыны сайлагансыз икән, түбәндәгеләрне онытмагыз:

- ылысы нык һәм каты булырга, кирегә сыпырганда бик тиз үз урынына кайтырга тиеш;

- ылысларын тартып карагыз, алар ботакка нык беркетелгән булсын;

- ботагын бөгеп карагыз, ул кире үз хәленә кайтамы;

- җылы яшел төстәгесен сайлагыз, ул чын чыршыны хәтерләтә.

Чын чыршы

1.Уңай яклары:

- чын чыршының бөтен кимчелекләрен дә җиңәрдәй бер уңай ягы бар – хуш исе;

- гаилә традицияләре символы, балачакны искә төшерә.

2. Тискәре яклары:

- келәмгә ябышып, ярыкка кереп калган энәләрен ел буе җыештырырга туры килә;

- кечкенә балалар энәсенә кадалырга мөмкин;

- берничә көннән энәсе коелып, чыршы коры ботакка кала;

- экологиягә зыян салабыз.

3. Чыршы нечкәлекләре

Уңай һәм тискәре якларын үлчәп караганнан соң, чын чыршы куярга булсагыз, түбәндәгеләрне истә тотыгыз:

- чыршыны алып кайтканда ботакларын бәйләп, очы артта калырлык итеп урнаштырыгыз;

- чыршы озаграк саклансын дисәгез, 1 чиләк суга 1 аш кашыгы шикәр комы яки аспирин (икесен дә ярый) һәм аз гына тоз салып утыртыгыз. Чыршыны аспиринлы су сеңдерелгән комга бастырырга да мөмкин.

Кадыйрова Энҗе, 7б

Гүзәллек тудыру нияте белән борынгы һөнәр ияләре диңгез һәм океан төпләрен актарганнар



Энҗе




Гүзәллек тудыру нияте белән борынгы һөнәр ияләре диңгез һәм океан төпләрен актарганнар һәм ,,океанидлар күз яшенә” юлыкканнар. Катып калган күпме күз яшьләре! Юк, күз яшьләре түгел, диңгез энҗеләре алар, моллюскылар эчендә туган затлы асылташлар. Энҗеләр! Чем ак, алсу, күксел, яшькелт төстәге энҗеләр! Әйе, беришләре, чыннан да, күз яшенә ошый, ә икенчеләре иртәнге чык тамчысын хәтерләтә.

Башка ташлар кебек үк, энҗе дә кыйммәтле асылташлардан санала. Аның да әллә ничаклы сере, үзенчәлеге бар икән. “Энҗе күзне ялтырата аңа нур өсти, ялган мәхәббәттән саклый” - дигәннәр. Эллада чибәрләре. Шулайдыр шул. Юкка гына Борынгы Римда ярышта җиңүчеләрне энҗе муенса белән бүләкләмәгәндер.

Кайберәүләр исә бәтенләй башка фикердә торганнар. Әллә күз яшенә охшаганмы, энҗе иясенә бәхетсезлек ,күз яшьләре китерә . дип уйлаганнар . Энҗе тир исен яратмый , сиздеме – тутыга , төсен үзгәртә. Әмма шушы үзенчәлеге кешегә файдага гына икән –тутыккан энҗе сәламәтлекне кайтара, күңелне күтәрә, имеш.



Рубин




Рубин, ал шпинель, сердолик- июль талисманнары. Рубин-кыйммәтле таш . Шәрык илләрендә аны алмаздан да өстен күрәләр. Рубинны шпинель, карнеол кебек кызыл төстәге асылташлар гына алмаштыра ала.

Рубинның бик кызыклы үзенчәлеге – иясен (июльдә туган булса гына) бөеклеккә әйди. Намуслы кеше кулына да эләксә, аны җиңүдән – җиңүгә илтәчәк. Әгәр берәр төрле куркыныч яный икән, рубин, төсен үзгәртеп хуҗасына кисәтү ясый. Рубин йөрәкне тынычландыра, күңелсезлекне, эч пошуны юкка чыгара. Ләкин тискәре йогынтысы да юк түгел. Рубин иясе явыз ниятле кеше белән аралаша башласа , үзенең дә куркыныч җанга әверелүе бар.

Сердолик турында да төрле фикерләр йөри . “Сердолик так, югыйсә гаилә бәхете күрмәссең Сердолик тагып йөрсәң, өең җәннәткә әйләнер, - дигәннәр. Сердолик кашлы йөзек яисә муенса (кулон) кисәң асылташ һичнинди ызгыш –талашка юл куймас”. Бәхәсләшеп китсәң дә, бик тиз суындыра ди . Сердолик яраларны дәвалый, һәм тагын “мең дә бер авыруга” киртә булып тора .



Хризолит




“Августта тусаң ,үзең белән хризолит (хризос-алтын, литос-таш) йөртергә кирәк, ул синең таш, - ди астрологлар. -Арыслан билгесендә туганнар бу асылташ гел уңышлар китереп торыр . ”Хризолит тыныч йокы, тәмле төшләр юрый. Хризолитның иң күркәм үзенчәлекләреннән берсе – киләчәгеңне белергә ярдәм итә. Алай гына да түгел, затлы асылташ үзенең иясе дә күрәзәче сыйфатлары өсти, ди. Хризолитка ия була калсаң, сине һәркайда ихтирам белән каршыларлар, ә башлаган эшең җиңел һәм уңышлы тәмамланыр, имеш.



Сапфир




Сентябрь аенда туганнарга сапфир яисә лазурит тагарга киңәш ителә . Икесе дә зәңгәр –су төстәге бик матур асылташ. Гүя аларга күк йөзенең ботен зәңгәрлеге иңгән. Ә үзләрен дә никадәр сер, никадәр тылсым ... Әйтик, хатын –кызны юк –бар сүзләрдән, төрле ырымнардан саклыйлар.

Сапфир – батырлык, кыюлык символы. Бик борынгы заманнардан ук тугрылык, әхлаклылык, тыйнаклык билгесе булып саналган . Сапфир тәнгә һәм җанга дәва бирә дип уйлаганнар. Ләкин аның куркынычлы үзенчәлекләре дә бар икән бит: асылташ чатнаса яисә аңарда ниндидер таплар барлыкка килсә, бәхетсезлекне көт тә тор.

Сафина Айгөл, Гыйләҗева Айгөл, 6а