#

2009 ел абитуриентына дүрт имтихан бирергә

Яңа елга санаулы сәгатьләр кала 2009 елдагы чыгарылыш сыйныф укучыларына күптән көтелгән бүләк әзерләде. Фән һәм мәгариф министрлыгы быелгы елны беренче курс студенты булырга җыенганнар өчен берничә мөһим документ кабул итте:

- төрле юнәлештә бирергә теләгәннәр өчен имтиханнар исемлеге;

- БДИ өстәп махсус үзләренең керү сынауларын үткәрү хокукы алган югары уку йортларының исемлеге;

- югары уку йортына керүче укучыларга, олимпиада да җиңгәннәре өчен ташлама.

Беренче курска – БДИны дүрт фәннән

2009 елда беренче тапкыр абитуриентларның югары уку йортына керер өчен нинди, имтихан бирергә икәнлеген министерлык хәл итә. Төрле университет һәм институтка керер өчен билгеләнгән белгечлек буенча бер үк БДИ бирү турындагы таныклыкны күрсәтергә кирәк була.

24 югары уку йорты искәрмә булып тора, хөкүмәт карары нигезендә алар БДИ тыш үз сынауларын үткәрәләр. Алар арасында 17 мәскәү югары уку йорты бар.

Май ахырында һәм июньдә бер югары уку йортына керергә җыенган балалар өчен, БДИ формасындагы чыгарылыш сынау имтиханнары бирәләр. Икесе мәҗбүри – рус теле һәм математика – шуңа өстәп үзләре сайлаган уку йортының белгечлеге буенча башка имтиханнар.

1 нче мартка кадәр балалар нинди имтихан сайлаулары турында мәктәпкә гариза язарга тиеш.

20 апрельдән алып 29 апрельгә кадәр укучылар өчен, чыгарылыш имтиханнарын алдан бирү мөмкинлеге бар. Мондый исемлеккә халыкара ярышларга һәм олимпиадаларга яки дәвалану курслары үтүче укучылар бирә. Моның өчен БДИнын алдан бирергә теләве турында язылган гариза кирәк. Гаризаны 1 мартка кадәр мәктәпкә тапшырырга кирәк.

26 майдан 19 июньгә кадәр имтихан тапшыру башка укучыларны көтә.

20нән алып 30 июньгә хәтле мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат һәм БДИ нәтиҗәләре турындагы таныклык тапшырырга тиеш. Аттестат бары тик бердәм рус теленнән һәм математикадан уңай билгеләр булган очракта гына кулга бирелә. Моннан тыш, БДИ нәтиҗәсе биш баллы шкала буенча гына үткәрелә.

Әгәр укучы мәҗбүри бирелгән ике фәннән югары балл булса, ә үзе сайлаган предметтан – результат аз булса да, аттестат бирелә.

БДИнан ике булса аны яңадан 7-17 июль көннәрендә бирергә мөмкин.

20 июньнән 25 июльгә кадәр югары уку йортлары документлар тапшырырга һәм (кая рөхсәт ителгән) шунда үзеңне өстәмә сынап карарга мөмкин.

20 августка кадәр сынауны уңышлы гына үткән барлык абитуриентлар да югары уку йортына кергән дип санала.

Уку-укыту эшләре буенча
директор урынбасары И.А.Кузьмина