#17 2009 нче ел

Гимназия тормышыннан

Декабрь аенда безнең гимназиядә инвалидлар декадасы булып узды. Һәр сыйныф төрле уку-язу әсбаплары җыйды һәм сәламәтлекләре чикле булган балаларга тапшырды.

16 нчы декабрь көнне 3а сыйныфы укучылары К.Насыйри музеенда булып кайттылар. Музейда К.Насыйри эзләре буенча атлап, аның тормышы, иҗаты белән таныштылар, аның шәхси әйберләрен үз күзләре белән күрделәр. Экскурсия ахырында К.Насыйриның балалар өчен язган нәсихәтләрен тыңлап үттеләр. Ә аннан соң “Хәтер бакчасы” дип аталган фотокүргәзмәне карадылар. Монда музей бакчасында үскән чәчәк фотолары урнаштырылган иде. Балалар күңелендә бу экскурсия онытылмаслык кичереш-тойгылар калдырды.

19.12.08 – Гимназиядә “Шәҗәрә - тәрбиянең асыл ташы” республикакүләм конкурсының йомгаклау бәйрәме үтте. Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән килгән укучылар кыйммәтле призлар һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде. Бәйрәмгә күп кенә күренекле шәхесләр һәм кунаклар да килде. Шулай ук гимназиянең “Туган якны өйрәнү” музеена да экскурсия ясалды. 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары кунакларны музей белән таныштырдылар.

22 нче декабрьдә 3а сыйныфы укучылары “Әкият” курчак театрында булып кайттылар. Укучылар башта балалар өчен махсус әзерләнгән “Яңа ел тамашасы” дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Кыш бабай, Кар кызы, Шүрәле, Тычкан, Сыер катнаштында үткән бу тамаша балалар күңеленә хуш килде. Алар бергәләп чыршы тирәли җырлап әйләнеп, төрле уеннарда катнашып күңел ачтылар.

Тамаша ахырында А.Алиш әкияте буенча куелган “Сертотмас үрдәк” әкиятен карап уздылар. Анда катнашучы геройлар белән шатланып, алар өчен көенеп утырдылар.

26 нчы декабрь көнне башлангыч һәм 5-8 сыйныф укучылары өчен Яңа ел тамашасы үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучыларының “Кыш бабай һәм кар кызында кунакта” дип исемләнгән тамаша уздырылды. Кыш бабай һәм кар кызыннан кала бәйрәмдә чит илләрдән килгән Хозр Ильяс, Бифана һәм башка кунаклар да катнашты. Бу геройлар үз илләрендә Яңа ел кичәсенең ничек уздырылуы белән таныштырдылар. Балалар да үз осталыкларын, үз сәләтләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр һәм матур итеп шигырь сөйләделәр. Ә 5-8 сыйныфларда Яңа ел тамашасында һәр класстан 1 кыш бабай һәм 1 кар кызы катнашты. Алар нинди могҗизалар эшләргә сәләтле икәнлекләрен төрле конкурсларда күрсәттеләр. Моннан тыш һәр сыйныф бер уен һәм бер яңа ел сюрпризы да әзерләгән иде.

Сыйныфлар арасында 5 а сыйныфы 1 урынга лаек булды, ә 7 б сыйныфы 2 урын алды. Яңа ел тамашасы күңелле үтте һәм укучыларга бүләкләр тапшырылды.

Башлангыч сыйныф укытучысы
Нуриева Гөлнара Нурисламовна һәм
Минһаҗева Айнур, 8а