#19 2009 нче ел

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.


... Караңгы төн. Җәйге болынга сибелгән чәчәкләр төсле, күккә дә энҗе кебек йолдызлар коелган. Күк ялтырый. Аның кебек үк, мәгърүр каланың үзәгендәге ак ташлы Кремль дә кичке шәһәр утларына күмелгән. Кремль олы тарихка бай, һәм аның һәрбер җире үзендә сихерлек саклый. Шәһәр утларыннан тыш, дөньяны әкрен генә эреп килүче кар да яктырта. Шул яктылык нурлары ярдәмендә, караңгылыкны җиңеп, һәйкәл сыны күренә. Бу – данлыклы патриот шагыйрь Муса Җәлилнең һәйкәле, еракка карап, караңгы төнне дә үтеп, халкына көч биреп тора.

1906 елның 15 февралендә туган Муса Җәлилне, ил күгендә сүнмәс, якты йолдыз булыр дип берәү дә уйламагандыр. Инде 30 елларда ук танылып өлгергән шагыйрь халык күңелендә әле дә яши!

1941 елның 22 нче июнендә дәһшәтле сугыш безнең якларга да аяк баса. Ул елларда шагыйрьләргә сугышка бармау өчен бронь бирелсә дә, Җәлилнең йорәге түзми һәм ул үз теләге белән сугышка китә. Ә бит күпме рус шагыйрьләре бронь алып, өйләрендә кала. Яу кырында күпме батырлыклар эшләп, ничәмә-ничә тапкыр гомерен куркыныч астына куеп, үлем белән кара-каршы очрашканда да, югалып калмый баһадир шагыйрь. Ачы сугыш еллары булуга карамастан, ул иҗат итүен дәвам итә. Илһам чыганагы булып, аның сөекле хатынына, нәни кызчыгына, якыннарына һәм ватанына карата көчле, ялкынлы ярату хисе була.

Вакытлар үтә. 1942 елның җәендә Волхов фронтында барган каты сугышлар вакытында Муса Җәлил яралана. Шул чакта дошманнар аны кулга алалар. Төрмәгә утыртылганнан соң да, авыр шартларда яшәгәндә дә, ул ышанычын югалтмый, хәтта баш өстендә үлем балтасы торганда да оптимистик рухтагы шигырьләр иҗат итә. Сугыш елларына кадәрге тормышында булган матур, йөрәккә уелып калган мизгелләр артта калган. Ләкин шигырьнең күңелендәге якты хатирәләр яшәргә көч бирә һәм шаян шигырьләр иҗат итәргә дә этәргеч булып тора. Юк кына әйбернең матурлыгын күрә белә. Дөнья киң, иркен булуын, яшәү шуның кадәр рәхәт булуын әйтә. Гражданнар сугышы вакытында да Муса, кечкенә булуына карамастан, кулга корал тотып көрәшергә чакыра. Бөек Ватан сугышында ул үзенең җырлары белән тоткыннарга авырлыкларга бирешмәскә, туган илне сөяргә, Ватан өчен соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә өнди. Шагыйрьнең җырлап башланган гомер юлы палач балтасы астында язылган соңгы җыры белән тәмамлана...

Муса Җәлил үзенең батырлыгы, үлеме дә җыр булып яңгыравын, ягъни үзенә үлемсезлек китерүен, халык күңелендә мәңгелеккә зур эз калдыруын исбатлый!

Муса Җәлил шат күңелле, күтәренке рухлы, искиткеч мөлаем кеше булган.

Шагыйрьне һәркем үзенчә ача, үзенчә аңлый: “Без шуңа горурланабыз: аның ялкынлы шигырьләре, үзен үтерүчеләргә һәм дөньяны яңадан канга батырырга теләүчеләргә гаепләү акты булып, озак еллар буена яңгырап торачак” – ди башкорт шагыйре Мостай Кәрим.

М.Җәлил белән татар халкы гына түгел, бөтен дөньядагы төрле милләт кешеләре дә горурлана, аның иҗаты алдында баш ия. Немец язучысы Леон Небенцаль М.Җәлил турында болай ди: “Муса Җәлилнең Моабит шигырьләрендә без аның ялкынлы йөрәге тибешен ишетәбез, безгә шагыйрьнең тирән хисләре һәм уйлары, аның яшерен өметләре һәм дәртле омтылышлары ачыла”.

Минем уйлавымча, М.Җәлилгә Казан Кремле янына һәйкәл 1966 нчы елда куелган. Һәйкәлдә Җәлил горур, нык ихтиярлы, башын югары күтәреп, кулларын артка богаулап куелган килеш сурәтләнгән. Әгәр дә җан иңдерсәң, тимер богауларын бер талпынуда өзеп ташлар шикелле. Ә 1994 нче елның 25 августында сәгать 12 дә һәйкәл янәшәсендә 11 каһарманның һәркайсы барельефтагы сурәтләр рәвешендә торып баса.

М.Җәлил һәйкәленең скульпторы В.Цигаль, архитекторы Л.Голубовский.

М.Җәлил һәйкәле урынында кайчагындыр патша сыны торган. Хәзер бу урында Советлар Союзы Герое, каһарман шагыйрьнең һәйкәле тора. Бу урын һәйкәл өчен иң яхшы һәм дөрес дип саныйм мин. Чөнки ул – герой!

Минһаҗева Айнур, Сәйфетдинова Алсу,
Пашаева Фирүзә, 8а, Хәсәнова Гүзәл, 7а