![]() |
![]() |
|
---|---|---|
#19 2009 нче ел |
![]() |
|
![]() Нәҗип Җиһанов Нәҗип Җиһанов һәм Муса Җәлил татар халкының күренекле шәхесләре. Композитор Җиһанов һәм шагыйрь Җәлил бер чорда яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. Музыка һәм сүз ике талантлы кешене иҗат дуслыгына китергән. Нәҗип Гаязович Җиһанов 15 нче гыйнварның 1911 елында Уральск шәһәрендә эшчеләр гаиләсендә дөньяга килгән. 5 яшендә ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән. 1928 нче елда Җиһанов Казанга килә. 1929 нчы елда ул музыка техникумына укырга керә. 1931 нче елдан алып Нәҗип Җиһанов Мәскәү музыка училищесында укый. Мәскәү консерваториясендә укыган чорда Мәскәүдә татар опера студиясе ачыла. Монда Н.Җиһанов, С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи һәм башка татар композиторлар белән таныша. Шагыйрь Муса Җәлил белән очрашу мөмкинлеге дә Мәскәүдә туа. Җыр һәм Муса Җәлил. Җыр М.Җәлил биографиясендә гаять күңелле, дулкынландыргыч бер күренеш. Җыр аның бөтен иҗат юлына сибелеп бара. Халык җырларын, халык әкиятләрен һәм бәетләрен ул кечкенәдән аерым-арым дәфтәрләргә язып барган. Яшьлек елларында язылган “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” пьесалары нигезендә татар халык җырлары ята. 1928 нчы елда шагыйрьнең яшь композитор Латыйф Хәмиди белән иҗади дуслыгы башлана. Бу дуслыкның нәтиҗәсе уңышлы була. “Октябрь баласы”, “Ударниклар” журналларында М.Җәлил җырлары Л. Хәмиди музыкасы белән басылалар. Беренче маршлар, романс, сонаталар, күмәк җырларны совет яшьләренә алар тәкъдим итәләр. 30 нчы елларда М.Җәлил шигырьләренә музыка язмаган татар композиторлары юк дияргә була. С.Сәйдәш, Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, М.Мозаффаров, А.Ключарев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин һ.б. композиторлар М.Җәлил белән иҗади багланышта булалар. Җыр М.Җәлилне опера сәнгатенә алып килә. М.Җәлилнең исеме татар опера театры тарихына тыгыз бәйләнгән. Татарстан партия оешмасы һәм хөкүмәте 1935 нче елда Мәскәүдәге Чайковский исемендәге консерватория каршында татар студиясе ачу турында кайгырталар һәм совет хөкүмәте Татарстанның бу үтенечен кабул итә. Казанда ачылачак опера һәм балет театрының көчләре консерваториядә әзерләнә башлый. М.Җәлилне татар студиясенең әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь язучылар белән композиторларның иҗади дуслыгын булдырып, татарча опера әсәрләре тудыруга искиткеч көч сала. Үзе исә “Алтынчәч” драматик поэмасын иҗат итә. Муса архивында бу поэманың унбер варианты саклануы да игътибарга лаеклы. Чын мәгънәсендә халык драмасы булып әверелгән “Алтынчәч” әсәре нигезендә опера өчен либретто языла. СССР халык артисты композитор Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсы – татар совет әдәбиятендә һәм татар совет музыкаль культурасында аерым урын тоткан әсәр әнә шулай барлыкка килә. Шагыйрь һәм драматург буларак, М.Җәлил өстенә яңа “Илдар” операсының либреттосын язу бурычы төшә, ә композитор Җиһанов музыканы яза. Үзендә искиткеч ялкынлы табигый талант белән югары музыка культурасын берләштергән һәм күп кенә музыка әсәрләре, квартеты, беренче симфониясе һәм “Качкын”, “Ирек” кебек көчле опералар белән татар музыкасы үсеше тарихында яңа этап тудырган Н.Җиһанов үзенең операларында көчле характерлар, тирән психологик кичерешләр һәм төпле фикер бирергә омтыла. Композитор Җиһанов һәм шагыйрь Җәлил эшне һәрвакыт тыгыз бәйләнештә, бер-берсенең иҗат табигатен аңларга тырышып эшләгәннәр һәм бергә эшләү аларга күп нәрсәдә ярдәм иткән.
Фәхретдинова Фәридә Шамилевна, |
||
Почта адресы: 420108, ТР, Казан шәһәре, Вахитов районы, М.Гафури ур., 34а
Баш мөхәррир – Шәмсиева Г.Г., гимназия директоры; Техник мөхәррир һәм дизайнер - Багаутдинова Р.Р., информатика укытучысы, Ибрагимов М. (11А); Координаторлар - Әхмәдуллина Э.Н., башлангыч сыйныф укытучысы, Гыйләҗева Г.Ф., татар теле һәм әдәбият укытучысы; Информацион үзәк - Ахметшина А.Т., тарих укытучысы, , Гайсина (11А), Надршина һәм Минхаҗева (7А), Мадиярова Ф. (10Б), Гатиатуллина (10Б) |
||