#19 2009 нче ел

02.02.2009 ПРЕЗЕНТАЦИЯ « ДЖАЗ-МОДЕРН ЗАНЯТИЕСЕ БЕЛӘН ТАНЫШУ»

Актлар залында Джаз-модерн занятиесе белән танышу булды. Хореограф, Муллагалиева Резедә Тимерҗановна, джаз хореографиясе буенча мастер-класс күрсәтте.

02.02.2009 СТАЛИНГРАД КӨНЕ

2.02.09 совет гаскәрләренең Сталинградны азат итүенә 65 ел тулу уңаеннан төрле сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сталинград сугышы – икенче Бөтендөнья сугышы хәлиткеч роль уйнаган.

04.02.2009 БУКВАРЬ БӘЙРӘМЕ.

Беренче сыйныф укучылары үзеңнең беренче китабыңның соңгы битен актарып, традиция буенча ӘЛИФБА китабы белән саубуллаштылар. Алар зур бәйрәм уздырдылар. Яшь укучыларны котлар өчен гимназия укучылары, әти-әниләр һәм дуслар да җыелган иде. Алар балалар белән бергә җырладылар, биедерләр, төрле конкурслар, уеннар үткәрделәр. Балалар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

09.02.2009 М.Җәлилнең туган көне уңаеннан.

1а һәм 5а сыйныф укучылары М.Җәлилнең музей-квартирасына бардылар. Алар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар.

14.02.2009 ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ КАРАТА КВН.

Изге Вәли көнен инде күптәннән балалар да, өлкәннәр дә бәйрәм итә. Бу көн турында безнең югары сыйныф укучылары да онытмады. Актлар залында 10-11 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде.

15.02.2009 ЛЫЖНЯ РОССИИ - 2009

Безнең гимназиядән 7-11 сыйныф укучылары 1309 м дистанциягә йөгерде. Бу 1309 м дистанциянең үз сере бар. Ул -1.03.09 - депутатлар сайлау турында символлаштыра. Чаңгы ярышында катнашканнары өчен гимназия администрациясе түбәндә әйтеп үткән укучыларга үзенең рәхмәтен белдерә: Ибраһимова, Тукаев, Касыймов, Зыятдинов, Гейдарова, Корбанов, Әхмәтҗанова, Мрасовалар, Абзалов, Минһаҗева.

17.02.2009 15 февраль – Герой-шагыйрь М.Җәлилне искә алу көне.

17 февраль көнне М.Җәлилнең туган көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә 5-10 сыйныф укучылары катнашты. Балалар М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. 8а сыйныфы укучылары Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” спектакленнән өзек күрсәтте, ә 5а сыйныф укучылары М.Җәлилнең “Сәгать”, “Табут”, “Кызыл ромашка” шигырьләренә инсценировка әзерләгән иде.

19.02.2009 “МИН СӘЛАМӘТ БУЛЫРГА ТЕЛИМ, МИН СӘЛАМӘТ БУЛЫРГА ТИЕШ, МИН СӘЛАМӘТ БУЛАМ!” ПРОЕКТ-ПРЕЗЕНТИЦИЯЛӘР КОНКУРСЫ

Бүген гимназиядә “Мин сәламәт булырга телим, мин сәламәт булырга тиеш, мин сәламәт булам!” проект-презентицияләр конкурсы үткәрелде. Проектлар конкурсы Сәламәт яшәү рәвеше елына багышланган иде. Аеруча 2-8 сыйныф укучылары актив катнашты.

Кәримуллин Гадел, Әхмәдуллина Айгөл, Сәлимов Самат, Тухбатуллин Булат, Фәйзрахманов Рөстәм – башлангыч сыйныф укучылары, үзләренең яшь үзенчәлекләренә карамастан, кызык һәм эчтәлекле презинтация әзерләгәннәре өчен бүләкләр белән бүләкләнделәр.

5-6 сыйныф укучылары үзләренең проектларын театраль формада яклады, ә 7-8 сыйныфлар проектның эчтәлегенә һәм техник ягына күбрәк игътибар иткәннәр. Жюри иң яхшы проект дип, 6а, 7б, 8б, 6б сыйныфларның эшен билгеләде һәм алар грамота белән бүләкләнде.

19.02.2009 БЕЗНЕҢ УКЫТУЧЫЛАР – ИҢ ЯХШЫЛАРЫ.

19.02 өч дәрестән соң планлаштырылмаган линейка үткәрелде. Безнең укытучыларыбыз, Рамазанова Ч.Р. (татар теле һәм әдәбияты укытычысы) һәм Багаутдинова Р.Р. (ИКТ һәм информатика укытучысы), “Ел укытучысы-2009” конкурсында призлы урыннар яуладылар. Конкурста җиңүләре белән, администрациясе, коллегалар һәм гимназия укучылары котлады. Аларга, алдагы тормышларында, иҗади уңышлар телибез!

20.02.2009 тагын безнең җиңү

9 -11 сыйныфлар арасында, татар әдәбиятыннан республикакүләм олимпиада үткәрелде. Безнең гимназиядән 11 сыйныф укучысы Сәлимгәрәева Ландыш 3 урын яулап, грамота һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде.

20.02.2009 ХАЛЫКАРА ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ

Туган җирен һәрвакыт ихлас яраткан, халкының үткәненә беркайчан да битараф булмаган, гасырлар кичсә дә кыйммәтен – асылын җуймаган, гореф-гадәтләренә, әдәбиятына, диненә ихтирам белән караган кеше генә туган телен чиксез кадерли, аны бөтен күңеле белән яратып өйрәнә, үзенең татар икәнен бар йөрәге белән сизеп яши.

Һәркемгә дә иң газиз тел – ана теле,

Анда гына сабый чакның раушан гөле –

Кышкы кичтә әбиләрнең әкиятләре,

Әниләрнең бәллү җыры, бәллү көе.

Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү өчен, мәктәпләрдә бары тик аерым мохит булдырырга гына кирәк. Безнең гимназия укучылары туган телгә үзләре тартыла, зур канәгатьләнү белән аны өйрәнә, милли традицияләр, гореф-гадәтләр белән бәйләп, төрле бәйрәмнәр, чаралар үткәрелә.

25.02.2009 ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАР СОЮЗЫНА 70 ЕЛ.

С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан композиторлар союзына 70 ел булу уңаеннан, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары һәм Татарстан дәүләт квартетынын концерты үткәрелде. Концертта Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев һәм Н.Җиһаншинның әсәрләре яңгырады. Концерт югары дәрәҗәдә үткәрелгән.

25.02.2009 Татар кызы кем ул?

Чәршәмбе көнне Балалар иҗаты үзәгендә “Татар кызы – 2009” конкурсы үткәрелде. Мәктәп туры конкурсында җиңгән ун өлкән сыйныф укучысы, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Алар бишек җырларын, бию осталыкларын, туган шәһәребезнең тарихын белүләре һәм башка төр ярышларда үзләренең осталыклары белән, жюри әгъзаларын таң калдырды. Барлык финалистлар да татар телен яхшы белүләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә “Татар кызы – 2009” конкурсының җиңүчесе итеп, безнең гимназия укучысы Гәрәева Адилә танылды. Шәһәр конкурсында үзен югары дәрәҗәдә күрсәтер, дип өметләнәбез. Аңа уңышлар телибез!

26.02.2009 «МӘГЪРИФӘТ» ГАЗЕТАСЫННАН ЯҢАЛЫК.

«МӘГЪРИФӘТ» газетасының гыйнвар санында, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, фронтовик-шагыйрь - Ф.Кәримнең 100 ел тулу уңаеннан конкурс-викторина оештырган иде. Ә февраль ае санында (№7, 14 февраль, 2009 ел) конкурс-викторинаның нәтиҗәләре бастырылды. Җиңүчеләр арасында, гимназиянең 8а сыныфы укучысы Минһаҗева Айнур да, жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.