#19 2009 нче ел

Кояш төсендәге җимеш

Гадәттә, цитруслыларның дүрт төрен генә кулланабыз. Әфлисун, лимон, мандарин һәм грейпфрут белән һәркем таныш. Җир шарында аларның 28 төре билгеле.

Әфлисун. Иммунитетны һәм кан тамырларын нигыта. Инфаркттан саклый, кан басымын төшерә һәм ракны кисәтә.

Бергамот. Нерв систамасын тынычландыра, стрессны бетерә, бронхит һәм салкын тигәндә ярдәм итә, үзенчәлекле исе бар.






Грейпфрут. Авырлыкны киметә, аппетитны җайга сала, баш мие эшчәнлеген яхшырта, диабет куркынычын киметә.





Лайм. Бактерияләрне үтерә, вируслы авыруларга каршы көрәшә, гриппны кисәтү өчен кулланыла, баш авыртуын бетерә.





Лимон. Зарарлы микроблар белән көрәшә, температураны төшерә, тамак авыртуын бетерә, кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра.

Клемантин. Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта, картаюдан саклый.



Кумкват. Ашкайнатуны активлаштыра, һәр нәрсәгә битараф булу, нерв киеренкелеген бетерә, гөмбәчекләргә каршы яхшы чара.







Мандарин. Тирене сәламәтләндерә, кан тамырларының сыгылмалылыгын саклый, эч катуны булдырмый, эчәклек эшчәнлеген җайга сала.





Маниола. Депрессиягә бирешкәндә файдалы. Кан басымын җайга сала.

Помело. Гиповитаминоз барлыкка килүне кисәтә, йөткерүне киметә. Майларны эретү үзлегенә ия, шунлыктан диета вакытында файдалы.






Танжерин. Ашкайнату системасы активлыгын арттыра, нерв какшауны, ярсуны киметә, организмны ныгыта.

Цитрон. Антисептик үзлеккә ия. Микробларга каршы көрәшә, токсиннарны чыгара.

Аннан-моннан

* Очкылык тотуга игүтибарлы булыгыз. Әгәр ул еш кабатланса һәм озакка сузылса, табибка мөрәҗәгатҗ итегез. Чөнки очкылык тоту пневмония, корсак куышлыгы ялкынсыну, миокард инфаркты, башка инфекөияләр һәм неврология чирләрен белдерергә мөмкин.

* Тешләрне чистартканнар соң кимендә 15 минут авызга берни дә капмаска кирәк. Югыйсә теш пастасының бер файдасы да булмаячак. Паста һәм эликсирларга тешләрне ныгытучы, зарарлы микробларга каршы көрәшүче матдәләр кушалар. Аларның дәвалау тәэсире 15 минут тирәсе дәвам итә.

* Кышын яктылык җитешмәүдән кеше депрессиягә бирелә башлый. Шунлыктан көндез өйдә караңгы булса, утларны кабызып куегыз. Галимнәр электр утының да сезонлы төшенкелекне кисәтә алуын ачыклаган.

Гәрәфиева Фәридә,
Гыйләҗева Айгөл, 6а

Сәламәтлек һәм спорт.

Сәламәтлек - нәрсә соң ул? Сәламәт кеше - нинди ул?

Бу сорауларга һәр кеше үзенчә җавап бирә ала. Ләкин минем фикерем беркайчан да үзгәрмиячәк!

Сәламәт кеше ул - үзен яхшы хис иткән, эшлисе килгән, тагын да күбрәк яңа нәрсә белергә ашыга торган кеше. Ә сәламәтлек ул - сиңа көч, дәрт бирә. Сәламәт булсаң гына, син теләгән эшләрне башкара алачаксын. Үзең туйганчы уйнарга, җырларга көчеңнән килер. Ләкин авыру кеше үзенә шушыларны рөхсәт итә аламы соң?! Кызганычка каршы, юк. Шулай да, сәламәтлек үзеннән генә килеп, китми. Сәламәтлекне ныгытыр өчен күп кеше спорт белән шөгыльләнә.

Кешенең гомерендә спорт белән сәламәтлек кулга - кул тотынышып яшиләр. Ләкин кайберләре «спорт белән шөгыльләнәм, мин сәламәт» дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, физик йөкләмәләр генә түгел, ә психологик йөкләмәләр дә ала. Спортсменнар үз гомерләрендә бик күп авырлыклар кичерәләр. Ләкин шушы авырлыклар булганга, алар үз эчләрендә рух (ихтияр) көче үстерәләр. Менә шушы рух көче булганына карап, спортчылар эш кыенлыкларын җиңел кичерәләр. Спорт – бәхет һәм сәламәтлек нигезе.

Һәрбер кешенең спорт белән шөгыльләнүдә үз максаты бар: 1) кемдер үзенең артык авырлыгыннан арынып, нәфис булырга тели; 2) кайсыбер кеше үзнең буш вакытын файдалы үткәрер өчен; 3) кайберебез үз яраткан кумирларына охшар өчен; 4) һәм күбесенчә спорт белән шөгыльләнгән кеше - сәламәт булу өчен.

Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дип әйтүе бик җиңел. Бу ел «яшьләр һәм спорт» елы дип, игълан ителде. Шушы елны без нихәтле күбрәк спорт белән шөгыльләнә алабыз, шуның хәтле шөгыльләнергә тиешбез, дип уйласак дөрес була. Ләкин без бу елны гына түгел, ә калган елларны да спорт белән көн саен шөгыльләнергә тиеш!

Равилова Алсу, 7б

Сәламәтлек - матурлыкның нигезе

Сәламәтлек - матурлыкның нигезе. Ул бар нәрсәдән дә өстенрәк тора. Әгәр дә кешенең сәламәтлеге үз кулында һәм бөтен кеше дә аны үзенчә сакларга тырыша. Ә кайберләре киресенчә, алкоголь әчемлекләр кулланалар, тәмәке тарталар һәм әкренләп наркоманнарга әвереләләр.

Һәр ата-ана баланы яшьтән табибларга күрсәтеп-тикшереп торырга тиеш. Тирә-якка әйләнеп карасак, күпме авыру кешеләр бар безнең арада. Аларның сәбәпләре төрле, ләкин аның бер сәбәбе булып дөрес тукланмау тора.

Сәламәтлекнең нигезе булып витаминга бай ризыклар тора. Һәр кеше көненә үзенә тиеш күләмдә витаминнар һәм минераллар алырга тиеш. Витаминнар яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә күп була. Җиләк-җимешләрне кеше өстәмә ризык итеп кабул итә. Кирәгеннән артык күп ашау сәламәтлеккә зыянлы. Йокы алдыннан авыр ризыклар ашасаң, йокы тынычсыз була. Чөнки ашказаны һәм башка органнар йоклаганда ял итә. Туйганчы ашамау да сәламәтлеккә зыян итә. Организм тиешле туклану алмаганда, кешенең авырлыгы нык кими, канда гемоглобин күләме азая.

Кайбер кешеләр әшчәнлекнең хәрәкәтләнү активлыгыннан торганын белмиләр. Шуның өчен хәр иртәдә кеше зарядка ясарга тиеш. Аз хәрәкәтләнү, саф һавада йөрмәү кешенең сәламәтлегенә зур зыян китерә. Шуның өчен,һава шартларының нинди булуына карамастан, урамда йөрергә кирәк. Җәен йөгерү, велосипедта йөрү, кышын чаңгыда шуу сәламәтлеккә нык тәэсир итә.

Сәламәт булу өчен, кеше гигиена таләпләрен үтәргә тиеш. Кешенең яшәү шартларын яхшыртырга кирәк. Пычырак эшләрдән, транспортта йөреп кайтканнан соң, ашар алдыннан кул юуны шулай ук бик кирәкле дип саныйм.

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, - диләр. Бу чынбарлыкка туры килә. Сәламәтлекне кеше күп очракта үзе булдыра. Китаплар укып, күңелеңне баетканда, файдалы киңәшләрне истә тотканда гына кеше сәламәт була.

Сәламәтлек - ул зур байлык.

Галиуллина Айгөл, 7б

Сәламәтлек - зур байлык

"Байлык - бер көнлек, саулык - гомерлек" – дигән мәкаль бар татар халкында.

Әгәр саулык булмаса, кешенең бернинди дә бәхете булмый. Саулыкны бернинди акчаларга да сатып алырга мөмкин түгел. Аның кадерен белергә кирәк. Шуңа күрә яшьтән үк сәламәтлекне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә, җәй көне җиләк-җимешләр ашарга, саф һавада йөрергә, су коенырга, кояш нурларында кызынырга кирәк.

Кешенең күзе күрмәсә ул дөньяның матурлыгын күрә алмый. Саулыгың булмаса, урын өстендә ятсаң, киң далаларда, сахраларда, яшел болыннарда йөри алмыйсың.

Быел 2009 ел спорт һәм яшьләр елы. Шуңа да карамастан, күп кенә яшьләребез үзләренең организмнарын төрле агулар белән агулыйлар. Илебездә, бигрәк тә яшьләр арасында, киң таралган авырулар: наркомания, СПИД һәм башка бик күп йогышлы авырулар. Шул яшьләребездән дөньга авыру балалар килә. Ата-аналарның ваемсызлыгы аркасында, балаларыбыз азап чигә. Алар балаларны дөньяга китергәнче уйламыйлар. Аннары шул авыру балаларны урамнарга, балалар йортларына ташлап китәләр.

Дөньяга шуный аваз саласы килә: "Сәламәтлек өчен көрәшик!"

Тормыш ул - серле бер могҗиза

Бәхетле минутлар

Бәхетсез сәгатьләр

Барысы да мизгелдәй бер уза

Нурыңны коеп кал

Гомереңне тоеп кал

Тормыш ул - серле бер могҗиза...

Кадыйрова Энҗе, 7б