#19 2009 нче ел

Без булдырабыз!

* Сәлимгәрәева Ландыш 11а сыйныфы укучысы республикакүләм олимпиадада (татар әдәбияты) III урын яулады.


* Минһаҗева Айнур 8а сыйныфы укучысы Ф.Кәримнең 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән конкурс-викторинада җаваплары жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатын белән бүләкләнде.


* Октябрь-гыйнвар айларыннан, бер төркем укучылар укытучылары җитәкчелегендә, фәнни эш белән шөгыльләнделәр: укучылар В.Н.Лобочевский исемендәге Идел буе фәнни-конференциясендә катнаштылар. Хәйруллина Гөлшат (җитәкчеләре Әхмәтшина А.Т., Хәбирова А.Э.), Минһаҗева Айнур (җитәкчесе Рамазанова Ч.Р.), Надршина Айсылу ( җитәкчеләре Әхмәтшина А.Т., Балтина К.А.) Әбубакирова Раушания (җитәкчесе Хөснетдинова Э.Р.) татар халкының телен, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен, көнчыгыш һәм көнбатыш мәдәниятләрен өйрәнделәр.