#18 2009 нче ел

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы

Белгәнебезчә, 2009 ел Рәсәйдә яшьләр елы итеп игълан ителде, ә безнең республикада тагын спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы Марат Бариев 2009 елны яшьләр елы булуын бик тә уңышлы вакытка куелуын белдерә. Чөнки киләчәк турында уйларга кирәк, ягъни киләчәк – ул хәзерге заман яшьләре. Яшьләр ул шул ук спорт та, мәдәният тә һәм яшьләрне аралап үтүче барлык тирәлекләр. Һәм шуңа күрә дәүләт хәзерге заман яшьләренә барлык мөмкинчелекләр тудырырга тырыша. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы инде шушы айга күп кенә спорт чараларын тәкъдим итә. Мәсәлән, хоккей, теннис, шахмат һ. б. буенча чемпионатлар. Яшьләр елына безнең гимназиябез, әлбәттә, битарафлык белән карамый һәм парталыбызда 2009ел – яшьләр елына багышланган яңа сайтны кертүдә, аңа мәгълүмат туплау юнәлешендә. Безнең гимназия Сәламәтлек девизы астында яши. Гимназиядә спортка багышланган төрле түгәрәкләр эшли. Баскетбол, волейбол түгәрәкләре аеруча күпләрне кызыксынды. Үзеңне чын кеше итеп сизәсең, команда рухы белән яшәп, җиңүләргә ирешеп, спортка карата карашың да үзгәрә.

Шулай ук гимназия сәламәт яшәү рәвешенә багышланган презентацияләргә конкурс игълан ителде. Анда 2-10 нчы сыйныфлар катнаша. Презентация мавыктыргыч, бөтен куелган таләпләр буенча эшләнгән, мәгънәле булырга тиеш. Һәрбер сыйныф әлеге темага презентацияләр хәзерли.

Спорт – ул үзе бер дөнья. Спортсыз яшәп тә, яшәвеңне татып та булмый. Шуңа күрә үзегезне яратыгыз, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз, яшьлегегезне югалтмагыз, чөнки бөтен нигезләр шушы вакытка салына.

Надршина Айсылу,
Минһаҗева Айнур,8а