#18 2009 нче ел

Шәфкатьлелек

Шәфкатьлелек дигән сүздә тирән мәгънә ята. Ул кешеләрнең бер-берләренә карата мәрхәмәтле, итәгатьле, мөлаем булуы, яхшылык эшләве...

Халыкта: “Яхшылык эшләсәң, ул синең үзеңә кире кайтыр” – диләр. Минем фикеремчә, кешедә шәфкатьлелек сыйфатлары булмаса, бу дөньяда яшәве дә читен булыр иде. Бүгенге көндә безнең арабызда андый кешеләр бик күп. Мәсәлән, караучысыз калган әби-бабайлар, балалар йортында тәрбияләнүчеләр, сәламәтлекләре чикле булган балалар һ.б. Бу кешеләр барысы да безнең ярдәмебезгә мөхтаҗ.

Әйдәгез, барыбыз да шәфкатьлелек эшләргә ашыгыйк! Аларга хәлебездән килгәнчә булышыйк!

Әхтәмова Ранилә, 7а


Мәрхәмәтле булыйк!

Мәрхәмәтлелек – ул кешеләрнең бер-берсенә шәфкатьле һәм ярдәмчел булу. Кешеләр бер-берләренә булышып, ярдәмләшеп, кайгыларын уртаклашып, мәрхәмәт һәм шәфкать күрсәтеп, араларындагы хөрмәтне арттырып яшәргә тиешләр.

Өлкән яшьтәге кешеләр балаларга, яшьләргә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек күрсәтеп, аларга үрнәк булсыннар иде. Балалар да бу үрнәктә үсеп, тирә-яктагы кешеләргә карата игътибарлы булып, мәктәптә укыган чакта ук, башкалар турында кайгыртып, мәрхәмәтле булып үсәрләр һәм яшәрләр.

Хәерле эшләр кешеләрнең бер-берләренә булган шәфкатьлелеге һәрвакыт дәвам итеп торсын иде.

Мазитова Илсөя, 7б