#18 2009 нче ел

Хәмзин Алмаз Наил улы

Туган урыны: Түбән Кама районы, Ташлык авылы

Туган көне: 1947 ел 18 сентябрь

Белеме: Казан авыл хуҗалыгы һәм төзелеш институты (тәмамланмаган), КДПИның музыка факультеты

Гаилә хәле: өйләнгән, өч баласы бар

Яраткан җырчылары: Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова

Девизы: “Ялганлама – тотылмассың”

“Мин авыл хуҗалыгы һәм төзелеш институтларына укырга кергән идем. Ләкин анда укуым тәмамланмыйча калды.

Тормышымны музыка белән башладым һәм музыка белән бетерергә дип уйлыйм. 26 яшемдә тормышымның башына кире әйләнеп кайттым: КДПИның музыка факультетына укырга кердем һәм тормышымны яңадан башладым. Төзелеш институтын бетермәсәм дә, төзүче булып та эшли алам. Хәзерге вакытта балта тотып үзем йорт сала алам. Эшләмәгән эшем юк минем, барысын да булдырам. Әтием рәсем ясарга оста иде. Аңа карап торып, аны күзәтеп рәсем ясарга өйрәндем. Рәсем ясый алам. Спорт белән шөгыльләнә идем. Көрәш буенча алган дәрәҗәләрем бар. Берничә тапкыр сабантуй батыры булып калдым.

Режиссерлык эшен яратып башкарам. Газетада мәкаләләр язам – үзе бер сәнгать. “Идел”дә, “Татарстан яшьләрендә” язмаларым чыга башлагач, “Синең язмаларың бик үзенчәлекле”, – диделәр. Бу эш тә мине бик кызыксындыра башлады. Шулай ук бакчада эшләргә яратам. Яратам гына түгел, белеп эшлим. Хыялым – алмагач утыртып, үзем үстереп, шул алмагачның алмасын балаларым белән бергә “шытырдатып” ашау. Үзең утырткан, үзең үстергән алмагачтан алма ашау – минем өчен зур бәхет. Хыялым тормышка ашты дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ләкин ул алманың җире уңышлы булмады. Шуңа күрә хәзер икенче алмагач утырттым.

Ә сәхнәдәге беренче адымнарыма килгәндә, бик яхшы хәтерлим. Күрше авылда балл-маскарад иде. Шунда җырчыларга баян уйнарга һәм җырларга тиеш идем. Тональностьны үзгәртә-үзгәртә көчкә җырладым, барыбер дөрес булмады. Ләкин тамашачыларга бик ошады, дәррәү кул чаптылар. Берсе дә аңламаган, юри җырлаган дип уйлаганнар. Соңыннан, кайдан шулай итеп җырларга башыңа килде дип аптыратып бетерделәр.

Тормышта һәр кешенең яраткан шөгыле була. Синең эшләгән эшең кешеләргә куаныч тудыра икән, яшәү рәхәте шунда инде ул. Шөгылең кемгә дә булса шатлык китерсә бу иң кирәкле гамәл дип уйлыйм. Иң зур шатлык – дусларың белән эшләү. Мин 13 ел буе атаклы “Саз” ансамблендә чыгыш ясадым. Хәзерге вакытта күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнәм. Укытучы һөнәрен үзләштерсәм дә, мәктәптә минем кебек кеше кирәкмәгәнлеген аңлагач, сәхнәгә күчтем. Хәзерге көндә сәхнә тамагымны туйдыра.

Минем эчке төзелешемдә дә, сәхнәдә чыгыш ясавымда да остазлык һөнәре бар. Шаян җырларымның нигезендә дә нәрсәгә булса да өйрәтү ята. Җәмгыятькә кеше халәтен тәрбияләү – минем сәхнәдәге һөнәрем.

Балачакта гармунчы, музыкант булу – зур, тормышка ашмаслык хыял булып тоела иде. Кичке уеннарда концертлар куя идек. Элек бит, шәп гармунчысы булган булган авыл халкы колхоз рәисен түгел – гармунчы сүзен тыңлый иде. Без шул гармунчы урынында булырга хыяллана идек. Күпләребез шуңа омтылдык.

Мин үземне артист дип йөрмәдем. 30-35 яшьләрдә тамак туйдырып бер сәхнәдән икенче сәхнәгә йөрдем. 50 яшемдә үземнең кем икәнлегемә төшенә башладым. Укып чыгарга өлгердем Тормыш син уйлаганча гына түгел икән ул. Төзелеш һәм авыл хуҗалыгы институтларына керсәм дә, күңелем белән музыкага тартылдым. Шушы вакытта мин шуны аңладым: кем генә булсаң да, син дәүләткә барыбер кирәк.

Соңгы вакытта җырлар да язам . Танылган җырчылар Г. Сафин (“Зәйтүнәм”), Ә. Кыямов (“Үзең кил”), З. Минһаҗева (“Миләшкәем”) минем җырларым белән калкыдылар. Кешегә шатлык тудыру – минем өчен иң зур бәхет. Әгәр дә минем җырларым кешегә ошаса – мин бәхетле. Минем шәп җыр языйм әле дип утырганым юк. Кызым Алия җыр язып бирүемне сорагач, аңа “Сөекле әниемә” дигән җыр язып бирдем, ә көен “үзең язырсың”, – дидем. Булдырмыйм дип торган иде, булдырды. Бик матур килеп чыкты.

Мин балаларыма бары тик шуны гына әйттем: “Кем булсагыз килсә дә булырсыз, каршы килмәм, әмма яшь вакытта музыкаль белем алыгыз”, – дидем. Башка белемне соңрак та алып була. Өч бала белән тулай торакта яшәгән вакытта Алиягә музыка белән шөгельләнергә мөмкинлекләр юк иде. Аның тавышы барлыгын сизгәч, башта музыка укытучыларына күрсәтеп карадым һәм училищега тәкъдим иттем. Хәзер Алия училищены бетерде инде. Адель: “педагогика университетының музыка факультетында укыйм, аннан соң башка вузны бетерәм”, – диде. Алсуны да сәхнәдә җырлатып карыйсым килә, анысын әлегә әйтмичә генә йөрим. Нигез салдым инде – музыкаль белем бирдем. Таланты да бар аның, пародияләргә бик оста, акрынлап сәхнәгә этәрәм инде мин аны. Әниләре Тәнзиләнең дә тавышы бик матур. Заманында ул “Саз” ансамблендә җырлый иде.

Миңа кадәр нәселебездә җырчылар юк-югын, миннән башланып кына килә. Әнием укытучы иде, әтием дә сәхнәдә йөргән кеше түгел. Хәзерге вакытта минем өчен иң якын публика – студенталар. Алар мине аңлыйлар, яраталар. Яшьләр бит кыюрак хәзер, аралашалар, үзләренең уйларын әйтмичә калдырмыйлар. Минем төрле югары уку йорты студентлары белән очрашырга дигән уем да бар әле” – дип искә ала Алмаз абый.

Нургалиева Ләйсән, 8б