#18 2009 нче ел

Галимнәрнең алтын сүзләре:

* ”Сәламәтлек кешегә бер тапкыр һәм гомерлеккә бирелә”

Гиппократ


* Сәламәтлек – үзе бер бәхет.


* Безнең бәхетебезнең уннан тугыз өлеше сәламәтлеккә бәйле.

А.Шопенгауэр


* Гимнастика кешенең яшьлеген озынайта.

Д.Локк


* Физик күнегүләр бик күп даруларны алыштырырга мөмкин, тик дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый.

А.Мюссе


* Мин хәрәкәтләнүне картлык белән көрәшүнең иң яхшы чарасы дип саныйм.

В.В.Гориневский


* Мунча - гыйлем адәмнәр уйлап тапкан иң күркәм ачыш

Каюм Насыйри


* Мунчада су, сабын файдалырак,

Иренмичә юын тик ешрак,

Шакшылыктан вә тузаннан арын,

Ашамасын алар тән аруын.

Әбугалисина



Көннәр салкынайта башласа

Кышкы коры һава күп тәрбия сорый торган тире өчен бик начар. Ләкин бу проблеманы җиңү юллары да бар. Дымландыргыч крем. Аны даими кулланырга кирәк. Урамга чыгар алдыннан бит тиресенә крем сөртергә киңәш ителми. Дымландыргыч компресс. Бер атна дәвамында биткә юкә яки ромашка төнәтмәсендә чылатылган кечкенә сөлге яисә марля куегыз. Компресс биттә 10-15 минут чамасы торырга тиеш. Тире кипкәннән соң крем сөртегез һәм битегезне чәбәкләп алыгыз. Дымлы маска 1-2 аш кашыгы эремчеккә уылган алма яки кишер кушып болгатыгыз да чиста биткә калын итеп сылагыз. 15-20 минуттан соң юып алыгыз. Бу масканы ваннада юынганда эшләсәгез, аның тәэсире тагын да көчле була. Эчемлек Сок та, минераль су да, кайнаган су да эчә аласыз.


Дөрес сулагыз

Сулау кеше организмы өчен бик әһәмиятле. Шуңа күрә һәркем дөрес суларга өйрәнергә тиеш. Дөрес, тигез тын алганда, мускуллар хәрәкәте аркасында күкрәк читлеге киңәя. Бу – тирән итеп суларга мөмкинлек бирә. Ләкин тын алганда күкрәк читлеген тулысынча киңәйтү сының дөрес, күкрәк читлеге мускуллары нык булганда гына мөмкин.

Сулау күнекмәләрен саф һавада яки ачык тәрәзә янында ясарга кирәк. Мөмкин кадәр тирәнрәк итеп сулагыз, сулаганда һаваны мөмкин кадәр күбрәк итеп кире чыгарыгыз. Сулыш чыгарганда күкрәк читлеге тарая һәм һавадан бушый. Ләкин тулысынча чыгарганда да һаваның бер өлеше үпкәдә кала. Менә шуның мөмкин кадәр әзрәк калуына, ә сулыш алганда һаваның күбрәк керүенә ирешү сорала. Моның өчен күкрәк читлегенә киңәергә комачаулый торган сәбәпләрне бетерергә кирәк: күлмәгең һәм өс киемең кысмасын. Эшләгәндә күкрәгегез белән өстәлгә ятып эшләмәгез.

Утырып торганда да дөрес сулавы кыен, чөнки күкрәк читлегенең алгы өлеше кысылу иркен тын алырга комачаулый. Шуңа күрә утырып эшләүчеләргә әледән-әле торып басарга, киерелергә, җиңелчә генә гимнастика ясап алырга тәкъдим ителә.


Тырнак карау - чисталык.

Тырнакны карау, кисү халыкта магик төсмерләү алган. Балаларны шул чисталыкка өйрәтү өчен, төрле әйтемнәр килеп чыккан: ''Тырнагыңны чәйнәмә, эчең авыртыр'', ''туган көнне тырнак кисмиләр'' (ягъни алдан кисеп, чистарынып куярга кирәк); тырнак кисеп ташласаң, аңа кеше басса, ул авырый, ягъни тырнакны төрле җиргә ыргытырга ярамый, "тырнагыңны ыргытсаң, шайтан үзенә йөзек ясар" .Кискән тырнакны төреп, мичкә ыргытырга кирәк - тузып йөрмәсен "шайтан эзләп тапмасын".

Бу әйтемнәр барысы да тырнакны чистартып-карап тормасаң, кешегә чир алып килүенә киная.

Билгеле, тырнак астында күп төрле пычрак, инфекция җыела; шул тырнак белән кайсыбер кеше тәненең кычытып торган җирендә, яисә борын эчендә, тешләре арасында казынса, тәнгә, кайчак канга да шеш микроплары таралуын көт тә тор. Аннан соң кискән тырнак идәндә аунап ятып аякны, баланың тәнен җәрәхәтләве ихтимал, я эченә керсә: тырнак ашказанында эшкәртелми, ул эчне, аппендикс-сукыр эчәккә үтеп, яисә тәрәт белән тышка чыкканда, туры эчәкнең лайлалы җирен җәрәхәтләве ихтимал. Шуңа да тырнакны вакытында кисеп, тырнак төбен юып, сабын-щетка белән чистартып, киселгән тырнакны игәү белән тигезләп җибәрсәң яхшы. Кисеп алынган тырнакны, әйбәтләп төреп, чүплеккә салырга, авыл җирендә яна торган мичкә төргән килеш ыргытып яндырырга кирәк. Шуңа күрә хирурглар тырнак төбен бик-бик чиста югач кына, перчатка киеп, операциягә тотыналар.

Тырнакны карап, чистартып тору - гади һәм һәр кешегә зарури таләп.


Кышкы күчтәнәч

Анарның бар өлеше дә искиткеч файдалы. Ул витаминнар, минераль матдәләр, калий, кальций, магний, марганец, натрий ише микроэлементларга аеруча бай җимеш санала. Моннан тыш, анда 20 процент шикәр, 10 процент лимон, алма, кузгалак һәм башка органик кислоталар, азотлы матдәләр, күптөрле тозлар бар.

Анарның төп дәвалау сыйфаты – организмда матдәләр алмашын җайга салучы тимер һәм марганецка бай булуы. Ул ашказаны эшчәнлеген яхшыртучы, аппетитны ачучы, авыртуны басучы, сидек һәм үт кудырткыч, төрле ялкынсынуларга каршы кулланыла торган чара буларак та яхшы билгеле. Мәсәлән, анар согы югары температураны төшерергә ярдәм итә, нерв какшаудан, депрессиядән саклый, кандагы гемоглобинны күтәрә. Аны кишер, чөгендер согы белән бергә эчү файдалы.

Күптән түгел Израиль галимнәре анарның кыйммәтле сыйфатларына тагын берне өстәде – бактың исә, анарны йөрән-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан профилактик чара сыйфатында кулланып була икән. Алар фикеренчә, анарның йомшагы һәм төшләре күзәнәкләрне зарарланудан саклаучы бик күп файдалы матдәләргә бай. Әмма сихәтләнү өчен аны озаклап, даими рәвештә куллану зарур.

Кытай һәм Һиндстан традицион медицинасында анар инде күптән хатын-кыз чибәрлеген саклаучы буларак мәгълүм. Согы бит тиресен яхшырта, пигмент тапларны чистарта, ә вакланган төшләре кубакландыргыч чара булып тора.

Садриева Алинә,
Гәрәфиева Фәридә, 6а