#18 2009 нче ел

Фатих Кәрим

Күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 9 гыйнварда 100 ел тулды.

Ул Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында туа. Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек группасын тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, җир төзү техникумына укырга керә. Шунда укыган елларда әдәби иҗат белән шөгылҗләнә башлый.

1928-1937 елларда шагыйрь төрле газета-журнал редакцияләрендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. Шул елларда “Яшен яктысы”, “Тавышлы таң”, “Илле егет”, “Аучылар”, “Җитенче мич” дигән поэмаларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка килә. Фронт шартларында Ф.Кәрим, күпсанлы шигырьләрдән тыш, “Гөлсем”, “Партизан хатыны”, “Кыңгыраулы яшел гармун”, “Өмет йолдызы”, “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Тирән күл”, “Тимер һәи тимерче” поэмаларын, “Шакир Шигаев” драмасын, “Разведчик язмалары” һәм “Язгы төндә” повестьларын иҗат итә.

Камалова Алисә, 6б


Кем гомерлерәк?

• Төрле балыклар турында бик күп легендалар бар. Карп иң озак яшәүче булып исәпләнә. Ләкин иң карт карпның бары тик 25 ел гына яшәве мәгълүм. Дөрес, күрсәткечләр буенча, Англиянең бер күлендә Европа зубаткасы 60 елдан артыграк яши. Ә менә Америка угоры (елан-балык) 50 яшькә җитә.

• Һәм, ниһаять, озак яшәү буенча ташбака чемпион булып чыга. “Мавритан ташбакасы” 152 яшькә чаклы яши. Кайбер биологлар аның 200 яшькә хәтле яшәве ихтимал, диләр. Һәм бәхәссез тагын бер дәлил: Кушма Штатлардагы “король ташбакасы” 123 яшькә чаклы яши алган.


Гиннес китабыннан

• Индиядә яшәүче Шакунтала Деви акылында 7 686 369 774 870не 2 465 099 745 779га тапкырлый. Дөрес җавапны (18 947 668 177 995 426 462 773 730) ул 28 секунд эчендә бирә алган.

• Кривой Рог шәһәрендә яшәүче Валя Вкулова Җиребезнең иҗ көчле баласы санала. Ул, туры мәгүнәсендә, әти-әнисен кулында күтәреп йөри, 16 килограммлы герләрне чөеп кенә уйный.


Бизәнү тарихы каян башлана?

Рим храмы хәрабәләрендә казыну эшләре алып барганда археологлар сенсацион табышка тап булган: ташлар астыннан түгәрәк кургаш савыт килеп чыккан. Ачып карасалар, эчендә майсыман аксыл матдә күргәннәр. Галимнәр моның борынгы бизәнү кремы икәнлеген ачыклаган. Ул 2000 ел элек эшләнгән, әмма төсен дә, исен дә, сыйфатын да югалтмаган, хуҗабикә аны кичә генә битенә сөрткән диярсең. Өске өлешендә хәтта бармак эзләре дә сакланган. Бу шундый борынгы һәм әйбәт сакланган косметика әйберен табуның беренче очрагы.


Үгез елында туучы танылган шәхесләр:

Хәмдүнә Тимергалиева, Гадилә Нургали, Фәрит Таишев, Мәликә, Айрат Ильясов, Сөмбел Билалова, Мадлен Олбрайт, Һанс Кристиан Андерсен, Иоганн Себастьян Бах, Наполен Бонапарт, Чарли Чаплин, принцесса Диана, Уолт Дисней, Дастин Хоффман, Энтони Хопкинс, Сәддам Хөсәен, Адольф Гитлер, Маргарет Тэтчер.

Гыйләҗева Айгөл, 6а