#18 2009 нче ел

Спорт һәм сәламәтлек.

“Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” – дигән сүзләрне һәр кеше үзенчә аңлый. Мин үзем 4 нче сыйныфта гына укысам да, бу сүзләрдә бик күп мәгънә күрәм. Ни өчен дисезме? Чөнки урамда һәм телевизор экраннарыннан гарип балаларны күргәч, ярый әле мин шундый түгел, дип уйлап куям. Алар туганда ук зәгыйфь булып тусалар да, яшәү өчен бик зур көч куялар. Ә безнең арабыздагы сау-сәламәт кешеләр үзләренең сәламәтлекләре турында уйлап та карамыйдыр, мөгаен.

Сәламәтлек – нәрсә соң ул? Төз басып йөрүме? Әллә инде матур киенеп, кыйммәтле машиналарда йөрүме?

Минемчә, сәламәтлек ул һәр эшләгән эшеңнән ямь табып, мәктәптә “4”ле һәм “5”ле билгеләренә укып, әти-әниеңне сөендереп, аларга булышып яшәү! Шулай ук, спорт белән шөгыльләнеп, дусларың белән кызыклы уеннар уйнау.

Ә спорт белән шөгыльләнгән кеше чыннан да сәламәт буламы соң ул? Мин бу сорауны үземнең абыйларыма еш бирәм.

Мин телевизор яки компьютер каршында озаграк утырсам, алар миңа: “Нияз җитәрлек утырдың түгелме инде, бар урамга чыгып, йөреп уйнап кер”, - диләр. Мин аларга бер дә үпкәләмим, чөнки саф һавада уйнап кергәннән соң, өй эшләрен әзерләргә бик җиңел икәнен аңлыйм мин. Сәламәтлегем өчен борчылганнарына бик зур рәхмәтле аларга. Алар шулай дип тормаса, шул компьютер уеннарына алданып утырыр идем бит мин. Ә ул зәңгәр экраннар безнең күзләребезне авырттыралар икән бит.

Минем сәламәтлегем турында әти белән әни дә һәрвакыт кайгыртып торалар. Мәктәптә оештырылган татарча көрәш түгәрәгенә әтием йөрергә киңәш бирде. Спорт белән шөгыльләнгәндә генә, сау-сәламәт буласың, ди ул. Җирдәге һәрбер кеше, безнең әти-әниләр кебек сәламәтлек кайгыртса, бу җирдә ничек әйбәт булыр иде ул.

Сәламәтлек - зур бәхет ул!

Җамалиев Нияз, 4а

Сәламәтлек һәм спорт.

Спорт ул сәламәтлек. Сәламәт кеше үзен бәхетле итеп хис итә. Чөнки сәламәт булмаган кешенең максаты булмый, аның дөньяга карашы үзгәрә.

Спортның төре күп: җиңел атлетика, футбол, волейбол, чаңгыда, тимераякта шуу, хоккей, гимнастика һәм башкалар. Ләкин шул санап киткән спорт төрләре белән бик аз кеше шөгыльләнә.

Спортның бер төре - ул йөрү, чөнки бөтен спорт төрләреннән йөрү безгә иң якыны. Без иртә белән торып бит юарга, өстәл янына, тукталышка кадәр атлап барабыз.

Уйлап карыйк әле. Адәм баласы, тугач, бишектә яткан чакта ук хәрәкәтләнә. Кулларын-аякларын селкетә, әкренләп әйләнә, утыра, йөри башлый. Аннары балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлый. Балалар бакчасында иртә белән килгәч зарядка ясый, мәктәптә физкультура дәресләре керә. Җәй көне урамда футбол, волейбол уйный һәм йөгерә. Кыш көне чаңгыда һәм тимераякта шуа. Әмма үсеп җитеп мәктәпне тәмамлагач, дөнья мәшәкатьләре белән ул шөгыльләр үзеннән-үзе юкка чыга.

Хәзерге заман кешесе күбрәк машинада утырып йөрергә ярата. Әйе килешәм, җайлы, тиз, әмма сәламәтлек өчен файдасы юк. Эштән кайткач күбрәк телевизор каршында, диванда, утыра.

Хәзер бик күп спорт комплекслары эшли. Әмма анда һәр теләгән кеше йөри алмый. Чөнки анда хезмәт хакы югары булмаган кешеләргә бәяләр кыйммәт. Шуңа күрә спорт белән өйдә шөгыльләнергә мөмкин, дисклар алырга була.

Кеше күбрәк хәрәкәтләнгән саен сәламәт була, ә хәрәкәт ул - яшәү. Бөтен нәрсә кешенең кулында. Теләк булса барысын да эшләп була.

Мин спорт министры булсам, спорт комплексларында, һичшиксез, атнага ике тапкыр спорт белән бушлай шөгыльләнергә дигән закон чыгарыр идем.ул шөгыльләнүләр берәр документта теркәлсеннәр иде. Ә ел ахырында иң активларга бүләк тапшырыр идем. Бу өлкәннәр өчен.

Ә балалар бакчасына, мәктәпләргә спорт инвентарьлары алып бүләк итәр идем. Шул вакытта авырулар саны кимер иде.

Зиатдинова Эльвина, 4а

Кыш.

Кышкы көннең салкынлыгын тоеп,
Талгын гына кояш елмая.
Ак бәхетләр күктән һаман ява
Пакьлек теләп җиргә, дөньяга.


Кыш үзенең салкын көннәре, бураннары, ачы җилләре белән һәркемгә дә ошыйдыр, мөгаен.

Быел кыш бик сагындырып кына килде. Хәзер инде кары да ява, бураннары да уйный. Бөтен җир гүзәл яктылыкка коенгандай булды. Бигрәк тә урманнар танымаслык булып үзгәрде. Җәй буена дөньяга ямь биреп утырган агачлар ак шәлләрен ябынды. Агачларга аз гына кагылып үтсәң, өскә тәңкә карлар сибелә. Чыршы һәм наратлар аеруча матур күренәләр. Зифа каеннар, матур булыйм дигәндәй, чук-чук алкалар такты. Сирәк булса да, балан куаклары, миләш агачлары очрый. Агачларның кып-кызыл җимешләре өстәмә бизәк кенә түгел, ә кышларга калган кошларга азык булып та тора.

Көне-төне ап-ак йомшак кар ява. Әйтерсең лә, кар түгел, ә шадра күктән йомшак мамык, энҗе-мәрҗән ява.

Ай яктысында җемелдәшкән кар бөртекләренә карап, кем генә сокланмаган икән дә, кемнең генә күңелендә шигъри юллар тумаган икән?!


Яшел күлмәген салган да,
Ябынган мамык юрган.
Кардан үрелгән бишектә
Йокыга киткән урман.

Ягымлы җил тибрәткәндер
Җырлап бишек җырларын,
Ап-ак буяуга манган кыш.
Урман, басу, кырларын.

Изрәп йоклый кышкы урман
Матур-матур төш күреп,
Теләп аңа тыныч йокы
Кояш калган сүрелеп.

Татлы йокысына чумып,
Йоклый сабый баладай.
Өстенә юрган яба кыш,
Кайгыртучан анадай.

Урманның матурлыгына
Сокланмый мөмкин түгел,
Шуңа күрә, кышлар җитсә,
Урманга тарта күңел.

Беркайчан да аны күреп,
Анда йөреп туймамын
Серле, сихри кышкы урман
Оҗмахыдыр дөньяның.

Кышны бернинди ел фасылы белән дә чагыштырып булмый, чөнки кышның ак карлары кеше күңеленә аклык, сафлык өсти.

Хәсәнова Гүзәл, 7а

Спорт һәм сәламәтлек

Һәр кешенең яраткан спорт төре бар. Минем дә иң яраткан спорт төре ул – тимераякта шуу һәм гимнастика. Иң беренче мәртәбә тимераякка баскач ук ошады ул.

Җәйләрен мин велосипедта йөрергә һәм су коенырга яратам. Узган ел җәендә мине әни белән әти тозлы күлгә ял итәргә алдылар. Анда миңа бигрәк ошады. Суга керәсең дә, күккә карап кулларынңы як-якка җәеп ятасың, ә су сине күтәреп тора. Син көймә кебек су өстендә тирбәләсең.

Велосипедта инде без авылда дус кызларым белән бергә болыннарга, кырларга кадәр барабыз. Җиләк җыярга йөрибез.

Ләкин алардан башка әле бик күп спорт төрләре бар: чаңгыда шуу, теннис, футбол, баскетбол уйнау һәм башкалар. Спорт белән шөгыльләнгән кешеләр таза, сау була. сәламәт булыр өчен иртән торгач зарядка ясарга, күбрәк спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Кышкы каникуллар

Менә без сагынып көтеп алган кышкы каникуллар да килеп җитте. Матур бизәлгән чыршылары, карлары, суыклары, Кыш бабае белән безгә яңа ел да килде. Кышкы каникулларның берничә көнен мин авылда кунак булдым. Анда шулай ук апам Гөлназ һәм бәләкәй энем Раил дә кайткан иде. Без бергәләшеп чана, чаңгы шудык. Өйгә җылыга кергәч, телевизор карадык, матур чыршыбызны бизәп куйдык. Аны безгә урманнан Кыш бабай китергән иде. Ул безнең кечкенә Раилгә бик ошады. Кичләрен без аңа апамбелән матур әкиятләр укыдык. Дәресләребезне дә әзерләдек.

Беркөнне иртән йокыдан торсак – урамда кар явып киткән. Без тиз генә торып урыннарыбызны, өйне җыештырып, иртәнге ашны ашап урамга чыктык. Дәү әти безгә карны кая чыгарырга кирәген күрсәтте һәм без шул карны бер өемгә җыеп тау ясадык, ләкин ул тауда шуарга өлгермәдек, Казанга киттек. Казанда без филармания концертлар залында чыршы бәйрәмендә булдык. Анда безгә бик күңелле булды. Шулай итеп, безнең каникуллар узып та китте. Хәзер инде алда тырышып укырга да вакыт җитте.

Таһирова Динә, 4а