#18 2009 нче ел

Гыйнвар! Урамны ап-ак кар каплаган. Иртә белән кар бөртекләре урам фонарьләре яктысында җемелди, йолдызлар күкне тутырган. Яңа еллар инде үтеп китте, көннәр озыная, яктыра бара. Гимназия дә III чиреккә яңа көчләр белән кереште.

2009 ел Татарстан Республикасында Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, безнең мәктәптә бу елга багышланган сайт тудыру буенча иҗади төркем җыелды. Һәр теләгән кеше үз идеяләрен, тәкъдимнәрен директор урынбасарлары бүлмәсендәге банкка бирә ала.

Гимназиянең олимпиадаларда катнашуы дәвам итә. 11 сыйныф укучылары күп кенә олимпиадаларга бардылар һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Татарстан Дәүләт педагогика университеты тарафыннан иҗади эшләр конкурсы игълан ителде. Конкурска үзең язган шигырь, драматургия әсәре, хикәя, мәкалә җибәреп була. Бу бәйгедә 8 “А” сыйныфындагы Надршина Айсылу, Сәйфетдинова Алсу, Минһаҗева Айнур катнашты.

                       Хезмәт даны белән барабыз без,
                       Байракларны кага искән җил;
                       Бөтен кайгы, бөтен җырларыбыз
                       Синең өчен генә, туган ил!

9 гыйнварда татар халкының бөек патриот-шагыйре Фатих Кәримнең тууына 100 ел була. Шуңа күрә “Мәгърифәт” газетасында бу мөһим датага багышланган конкурс-викторина оештырылды. Викторинада 8 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур катнашты.

16 нчы гыйнвар көнне 7а , 7б сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре, гимназия тормышында актив катнашканнары өчен, бушлай Манхэттен-клубына һәм “Водник” стадионына шугалакка барып, ял итеп кайттылар. “Анда барып кергәч, боулинг залына уздык. Бу уенның кагыйдәләре белән танышкач кына уйнарга керештек. Кызып китеп уйнаган чакта инде кайтыр вакыт та җитте. Истәлеккә фотога төшеп, юлыбызны дәвам итеп, күтәренке кәеф белән икенче бер спорт комплексына юл алдык. “Водник” стадионында без тимераякта шудык. Кемдер куышлы уйнады, кайберләре узышты, берсе дә еламыйча, шатланмыйча калмады. Боулингта һәм шугалакта барыбызга да бик ошады.

Бу зур бүләк өчен гимназия директоры Шәмсиева Гөлфия Гаязовнага бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Күңелле һәм истәлекле мизгелләр, безнең хәтеребездә мәңге сакланыр”, - дип искә ала 7 нче сыйныф укучылары.

Минһаҗева Айнур, 8а