#18 2009 нче ел

16.01.2009 ГИМНАЗИЯ ТОРМЫШЫНДА АКТИВ КАТНАШКАН ӨЧЕН БҮЛӘКЛӘҮ

Гимназия тормышында актив катнашканнары өчен 7а һәм 7б сыйныфы укучыларын бүләкләделәр. Алар бушлай Манхэттен-клубына боулингка һәм “Водник” стадионына шугалакка бардылар.

Укучылар боулинг кебек мавыктыргыч уен гына уйнап калмадылар, алар бу уенның килеп чыгышы һәм уен кагыйдәләре белән дә таныштылар. Шугалакка барып көч һәм дәрт алып кайттылар.

19.01.2009 Гимназиядә спорт һәм яшьләр елы старт алды

Дүшәмбе көнне линейка үткәрелде. Анда үзидарә җитәкчесе тарафыннан, Яшьләр елы, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елына старт алуы турында хәбәр ителде.

Программа, план хакында һәм ел дәвамында үткәреләчәк чаралар турында фикер алыштылар. Фикер банкының ачылуы һәм һәрбер теләгән укучы үз фикерен, теләкләрен үткәреләсе чаралар программасына кертә алулары турында әйтелде.