#18 2009 нче ел

Дөнья яктыра көн белән,
Адәм яктыра белем белән.


Төнлә күккә карасаң, әллә ничә матур җемелдәүче йолдызларны күреп була. Алар бөтенесе дә көмеш, кыйммәтле ташларга охшасалар да, араларында кечеләре дә, зурлары да, яктыравыклылары да була. Кешеләр дөньясында да шулай. Һәммәбезгә генә хас сыйфатлар, характер, уй-фикерләү сәләте, талант бирелгән. Иң мөһиме – аларны кулдан ычкындырмау һәм үз өстеңнән яхшы эшләү. Шундый кешеләр арасыннан минем классташым һәм якын дустым Алсуны беләмен.

8 “А” сыйныфындагы Сәйфетдинова Алсу минем күзаллау буенча, бик тә тырыш, үз-үзенә ышанычлы, вакыт-вакыт кызып китүчән, ләкин ачык йөзле һәм уңган укучы булып тора. Хәзерге заман өчен дә, аның характеры, уй-фикерләү сәләте җитлеккән, формалашкан шәхеснекенә барып тоташа. Алсу – үткен, шул ук вакытта ягымлы, максатына ирешүчән кеше.

Алсу гимназиядә “5”ле билгеләренә укудан тыш, 3 нче музыка мәктәбенә дә йөри. Ике мәктәптә уку, төрле бәйгеләрдә катнашу, шул ук вакытта җиңеп чыгу да – җиңел эш түгел. Аларның һәрберсенә дә өлгерергә дә кирәк бит!

Һәр кешедә тумыштан килгән ниндидер матур сәләт була. Алсу да ул – моңлы, аһәңле, уйландыручан, күңелнең нечкә кылларын да кузгатучы тавыш.

Ләкин тормыш безне төрле яктан сынап карый. Акыллы, белемле булу – һәркемнең бурычы. Тик шулай да, кешелек сыйфатларын вакытында күрсәтү һәм саклап калу – изге бурычларның берсе. Алсуда мин бу якларны да күрәм. Минемчә, аның иң яхшы сыйфаты – вакытында ярдәм кулы суза һәм дөреслекне аера белү.

Вакытлар үтәр, гомер елгасы безне төрле ярларга ташлар. Ләкин зур теләкләремнең берсе – Алсу кебек дусны югалтмау.

...Кайвакыт иртә белән мәктәпкә килгәч, минем күзләр гимназия ишегалдыннан Алсу килгәнен күрә. Менә ул караңгы, кышкы урамнан кергәндә, битләренә алсу, кызгылт төс төшкән була. Ул аны шуның кадәр бизәп, матурайтып тора. Мөгаен, шуңа күрәдер дә аның исеме дә җисеменә туры килә торган, ул тирә-якка алсу нурлар тарата.

Минһаҗева Айнур, 8а