#18 2009 нче ел

Кайсы уку йортын сайларга?

Сәлам, сердәш! Миңа бер ки¬ңәш бир әле, зинһар. Тиздән һөнәр сайлар вакыт җитәчәк. Мин әллә никадәр уку йортлары турындагы язмаларны укып чыктым. Ләкин үземә ниндиерәк һәнәр ошавын төгәл генә ачыклый алмыйм. Бүгенге заманга туры килердәйне сайламаган әлегә. Һөнәр сайлаганда ничек ялгышмаска икән, дигән сорауга җавап табарга ярдәм итсәң иде.

Ләйсән


Нәрсә ул сәламәтлек?

Сәлам, сердәш! 2009 нчы ел – Яшьләр елы, Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак игълан ителде. Безнең сәламәтлекне саклар өчен, хөкүмәтебез нинди эшләр алып бара соң? Спорт сарайларында һәм спорт комплексларында бу уңайдан ташламалар булыр микән?

Айгөл