#19 2009 нче ел

Яшьлек

Яшьлек! Бөтен тирә-юньгә

Килә хәбәр бирәсем.

Әйтәм бөтен дөньяга:

Бу чорым – иң серлесе.

“Яшьлек!” – диеп, мин салам аваз,

Очып барган көзге кошларга.

Моңсу вакыт булса да,

Минем күңел елмая.

Яшьлек! Килә көләсе Кояшка, Айга.

Җирнең үз кояшы булып,

Килә яктыртасы тирә-якны,

Дусларны, туганнарны.

Яшьлек! Аның турында, мөгаен,

Сайрыйдыр бакчадагы сандугач;

Ботакларын аска иеп,

Килешәдер аның белән алмагач.

Якындагы инде карт имән

Искә төшерә матур чакларын.

Ул да яшьлеккә баш игән,

Онытмаган гүзәл минутларын.

Яшьлек тә бит – табигать тә, сердәшләр дә,

Алар бит һәркемнең хатирәсе.

Кеше күңелендә сакланган

Яшьлекнең изге күренеше.

“Син бит әле яшь, берни күрмәгән”, -

Дип үртәсәләр дә йөрәкне.

Мин беләм инде хәзердән

Һәр вакытның үз хасияте.

Мин куанам да, шатланам да,

Ул бит әле минем дәрьям.

Ерак юллар көтсә дә алда,

Мин курыкмыйм алардан,

Чөнки булыр яшьлегем – иң җылы мизгелем.

Шуңа күрә дә, әйдәгез әле, дуслар!

Уздырмыйк яшьлекне бушка.

Олы юлга чыкканчы ук,

Куек олы, төпле максатлар!

Әйдәгез һәр яңа таң белән,

Килсен яңа дәрманнар.

Һәр яңа туган бала белән,

Килсен яңа яхшылыклар!

Язгы бөре шикелле,

Тусын бөек шәхесләр.

Шул шәхесләр төсле,

Булсын иде барлык кешеләр!

Инде ярты гасыр узганнан соң,

Искә төшерик, татлы яшьлекне.

Тиккә генә үтмәгән дип,

Шатланыйк күреп гүзәллекне!

Минһаҗева Айнур,8а


Спорт һәм сәламәтлек

Сәламәтлек - зур байлык! Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр бит. Шуңа күрә безгә сәламәтлегебезне саклау һәм ныгыту өчен, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Һәр кеше сәламәт булырга, тырышырга тиеш. Кыш һәм җәй айларында саф һавада йөрү, иртән физик күнегүләр ясау да, кеше өчен бик файдалы.

Мин дә үз сәламәтлегемне ныгыту өчен, спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Мөмкинлек булганда чаңгыда , чанада шуам. Дусларым белән төрле уеннар уйныйбыз, ә ял көннәрендә елга портына тимераякта шуарга барабыз. Миңа бу спорт төре бик ошый.

Нуруллина Ләйсән,4а