#19 2009 нче ел

Яхшылык җирдә ятмый

Кешелек дөньясын яхшылык белән начарлыкка, явызлыкка бүлеп карыйсы килә. Һәм моның турында төптән уйласаң, кара уйлар бизмәне басар кебек. Хәзерге вакытта явызлык, кара көнчелек, тупаслык, шәфкатьсезлек беренче урында бара. Кеше үзенең алдагы тормышын, картлык көнендә ниләр күрәсен уйласа, яхшылык эшләргә онытмас иде. Шундый начар уйлар биләгән кешене тиз генә матур тормышка чыгару авыр. Һәм ул эшләгән явызлыклары өчен җәза тотса гына аңларга мөмкин. Моның белән көрәшүе бик авыр.

Авыр тормыш юлларына карамастан, гел яхшылык кына эшлисе килеп торган кешеләр бар. Ләкин алар күп түгел, дип уйлыйм. Олыларның авызларыннан еш әйтелә торган сүзләр: “тәүфыйклы, намуслы, игелекле, мәрхәмәтле булып үс” – дип нәниләргә чын йөрәкләреннән әйтәләр. Тик без бу сүзләрне үсә барган саен гына аңлыйбыз. Безнең дә бу матур сүзләр йөрәкләрдә сакланса иде. Яхшылык кешене матурайта, гүзәллек өсти һәм эчке дөньясын баета. Яхшылык эшләүдән курыкмаска кирәк. Ул яхшылыклар кайчанда булса кешенең үзенә әйләнеп кайтачак. Яхшылык җирдә ятмый. Җиребез дә матур, тыныч, имин булыр иде.

Гыйләҗева Айгөл, 6а