#20 2009 нче ел

Без булдырабыз!

Язгы кояшлы көннәр белән безгә каникуллар да килде. Каникуллар дигәч, һәрбер укучының йөзендә елмаю килеп чыгадыр. Рәхәтләнеп ял итәргә дә, яңа уку дулкыны өчен көчләр дә җыярга кирәк. Шундый җылы көннәр вакытында безнең гимназиянең 8,10,11 нче сыйныфның кайбер укучылары Н.И.Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясендә катнаштылар. Конференция КСК КГУ (МСК КДУ) “Уникс” та узды. Дүрт көн буе барган фәнни бәйгедә Россиянең төрле шәһәр, авылларыннан килгән укучылар үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар.

27.03.09 сәг. 15.00 да Н.И. Лобачевский исемендәге укучыларның Идел буе фәнни конференциясенең тантаналы ачылышы.

Сәг. 16.00-17.30 Казан дәүләт университетының факультетлары презентациясе.

28-29.03.09 сәг. 10.00-16.00 – Секцияләр эше.

30.03.09 сәг. 10.00-13.00 – Н.И.Лобачевский исемендәге X Идел буе фәнни конференциясенең тантаналы ябылуы, җиңүчеләрне бүләкләү.

Секцияләр эше вакытында укучылар үзләренең фәнни эшләрен тәкъдим иттеләр, кемнәрдер презентацияләр хәзерләделәр. Жюри тарафыннан кызыклы, шул ук вакытта уйландыра торган сораулар да бирелде. Ә инде иң мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч мизгелләр җиңүчеләрне бүләкләү көнендә булды. Укучыларның бер өлешенә кызыксындыру дипломнары һәм 3 призлы урын өчен грамоталар бирелде. Призлы урыннарны яулаган укучыларга флешка бүләк ителде.

Безнең гимназиядән “Философия” секциясе буенча кызыксындыру дипломы белән 8 “А” сыйныфы укучысы Надршина Айсылу бүләкләнде, “Гомум һәм гамәли татар теле гыйлеменең актуаль проблемалары” секциясендә 8 “А” сыйныфы укучысы Минһаҗева Айнур III урын яулады. Конференциядә 11 нче сыйныф укучысы Хәйруллина Гөлшат, 10 нчы сыйныф укучылары Әхмәтҗанова Диләнур һәм Әбубакирова Раушания актив катнаштылар.

Конференция үзеңне төрле яктан ачарга булышты, яңа кешеләр белән таныштык, күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдык.

Гомуми һәм гамәли татар теле гыйлеменең актуаль проблемалары

Минһаҗева Айнур. Әдәби әсәрнең эмоциональлеген үстерүдә инверсион кисәкләр, өстәлмәләр, керешмәләр һәм кабатлауларның роле. 8 сыйныф, фәнни җитәкчесе – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамазанова Ч.Р. - III урын.

Философия һәм политология

Надршина Айсылу. Дөреслек кайдадыр якында. (Гомәр Хайям робагыйларында тормыш мәгънәсе). 8 сыйныф, фәнни җитәкчесе - I категорияле тарих укытучысы Әхмәтшина А.Т., I I категорияле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбирова А.Э.

Әбубакирова Раушания. Халык җырларында (дүртьюллыкларда) диалекталь лексика. 10 сыйныф, фәнни җитәкчесе – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хөснетдинова Э.Р.

Үсемлекнең биохимиясе һәм физиологиясе

Әхмәтҗанова Диләнур. Кыргый үсемлекләр. Венерина мухоловка. 10 сыйныф, фәнни җитәкчесе - I категорияле биология укытучысы Әхмәдиева З. А.

Социология

Хәйруллина Гөлшат. Стрейт Эдж – как позитивная контркультура внутри молодежных субкультур. 11 сыйныф, - I категорияле тарих укытучысы Әхмәтшина А.Т., өстәмә белем бирү укытучысы Балтина К. А.

Минһаҗева Айнур, 8а



Исемем минем Әдилә...

Әдилә - гарәп теленнән ирекле дигәнне аңлата. Шуңа күрәдер минем күңелем иҗатка омтыла. Җыр, бию, театр студиясенә йөрү мине рухи яктан баета...

Әйткәнемчә, моннан өч ел элек мин “Фикердәш” халык театрына йөри башладым... Бу театр студиясендә мине рухи, иҗади яктан нык үстерделәр... Хәзерге уңышларым өчен мин зур рәхмәтемне театрыбыз җитәкчеләренә - Нурсия апа белән Сания апага әйтәсем килә.

Иң беренче ролем “Беренче театр”дан Гафифә образы булды. Мин бу образны бик яратып башкардым. Чөнки урта сыйныфларда укыган вакытта да, мин нәкъ шушы образны уйнарга теләгән идем. Ниһаять, хыялларым чынга ашты! Көннәрдән бер көнне гимназиябездә “Татар кызы - 2009” конкурсы турында сөйли башладылар. Минем күңелемдә бу бәйге ниндидер кызыксыну уятты. Һәм “Татар кызы – 2009” конкурсында катнашырга булдым.

Бәйге 27 нче февраль көнне узды. Бу көн минем өчен беркайчанда онытылмас сыман. Гимназиябезнең директоры Гөлфия Гаязовна, укытучыларыбыз, укучыларыбыз, укучылар конкурс беткәнче, минем өчен “җан атып” утырдылар. Аларның минем җиңүемә ышанулары миңа бик зур көч бирде һәм мин аларга зур рәхмәтемне белдерәм...

Ә соңыннан инде минем өчен җаваплылык тагы да артты... 17 нче март көнне Пирамида күңел ачу үзәгендә мин 1нче татар гимназиябез белән Вахитов районы данын лаеклы күрсәтергә тиеш идем.

Бәйгенең финалы минем өчен иң дулкынландыргыч мизгел булды. Ни өчен? – дигәндә, Пирамиданың зур сәхнәсенә тәүге мәртәбә аяк басу, минем иҗат юнәлешемдә зур ачыш булды.

Шулай итеп, “Татар кызы – 2009” шәһәр конкурсының “Сылу кыз” номинациясендә җиңүче булдым.