#20 2009 нче ел

Март – язның беренче ае. Тирә-якта әле кар ята, төннәрен суык, ләкин шулай да ямьле. Кояш болытлар арасыннан чыгып елмаю белән, аның нурлары бар җиһанны җылыта, өй түбәләреннән тып-тып итеп, тамчылар тама башлый, дөнья яктырып китә.

Яз кешеләргә шатлык, ышаныч, яшәү дәрте, өмет алып килә. Нәкъ менә безнең көтеп алган шатлыгыбызның берсе 8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. 6 нчы март көнне гимназия үзидарәсе әзерләгән бәйрәм программасы күрсәтелде. Алар оештырган концерт килгән кунакларга бик ошады. Концерт карарга чакырылган кунакларга, укытучыларга һәм укучыларга җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады.

Гимназиядә “Озын тәнәфес” бәйрәме үтте. Конкурс башлануы игълан ителгәч, без укучыларны танымый башладык: биючеләр, җырчылар саны артып китте, барысы да үзен күрсәтергә теләде - “ЙОЛДЫЗ” буласылары килде. Ул бәйрәмне карарга Вахитов районы мәгариф идарәсеннән, Балалар иҗаты үзәгеннән кунаклар килде. “Озын тәнәфес” бәйрәмендә балаларның сәләтле. Мәктәбебездә үсә торган сәләтле укучылар күп икәнен белдек. Бииләр, җырлыйлар, шигырҗләр сөйлиләр, гимнастик күнегүләр күрсәтәләр. Бөтен мәктәпне шак катырып, 10 А укучысы Заһидуллин Руслан “мәктәп турында” рэп сөйләде. Гәрәева Әдилә 11 Б укучысы үзенең искиткеч тавышы һәм матурлыгы белән жюриларны таң калдырды.

17 нче март көнне Пирамида күңел ачу үзәгендә “Татар кызы – 2009” бәйгесенең унынчы юбилей бәйгесе үткәрелде. Бу конкурска Казан шәһәренең җиде районында җиңү яулаган, башкаларга үрнәк итеп куярлык, татар милләтен лаеклы күрсәтә алырлык кызлар катнашты. Вахитов районы данын безнең гимназиядән 11б сыйныфы укучысы Гәрәева Әдилә яклады.

Кичәне Казан шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов ачып җибәрде. Шулай ук Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары Миләүшә Айтуганова һ.б. жюри әгъзалары кызларның тапкырлыгын, уңганлыгын, аш-суга һәм җыр-биюгә осталыгын, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, татар телен камил белүен дә тикшерде.

Кызларның затлы киемнәре, үз-үзләре белән таныштырулары, сәхнәдә чыгыш ясаулары, күңелнең нечкә кылларына үтеп керерлек итеп, бишек җырларын җырлаулары белән таң калдырдылар. Бу конкурста Әдилә дә үзенең чын татар сылуы икәнен дәлилләде. Жюри әгъзалары Гәрәева Әдиләне - “Сылу кыз” дип билгеләде һәм диплом, бәллүр савыт-саба, ювелир эшләнмәгә сертификат тапшырды.

19 март көнне гимназиядә 5-10 сыйныфлар арасында конкурс узды. Ул 27 нче март – Халыкара театр көненә багышланган иде. Жюри әгъзалары театр студиясе җитәкчеләре Сания апа, Нурсия апа, Хәбирова А.Э.

Һәр сыйныф танылган драматургларның спектакльләрен сәхнәләштерде. Мәсәлән, “Театр студиясе” артистлары А.Гыйләҗевнең “Кар астында кайнар чишмә”, 5а Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен, 5б “Акыллы килен” дип исемләнгән татар халык әкиятен, 6а Г.Камалның “Беренче театр” комедиясен, 6б Т.Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” спектаклен, 7а М.Сәлимнең “Игелекле бала” спектаклен , 10а Т.Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектаклен, 10б Г.Камалның “Банкрот” спектаклен.ФОТО

Ир-ат образын “Иң яхшы башкаручы” дип 8а сыйныфыннан Касыймов Д., хатын-кыз образын “Иң яхшы башкаручы” дип 8а сыйныфыннан Надршина А., “Иң яхшы холык тудыручы” дип 5а сыйныфыннан Фасахов Б билгеләнде.

20 нче мартта гимназиябездә башлангыч сыйныфлар арасында театр фестивале узды.

2-4 сыйныфлар спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштерделәр. 2а сыйныфы Г.Гыйльмановның “Кәнфитләр патшаларда” әсәреннән өзек күрсәтте. Бу сыйныф егетләре “Иң театраль малайлар төркеме” дигән исемгә лаек булды. 2б сыйныфы Т.Миңнуллинның “Үзем белән үзем” әсәреннән өзек сәхнәләштерде. Муллагалиева Элеонора үз ролен бик яхшы башкарды. Аңа “Иң оста характерлы образ” исеме бирелде.

3а сыйныфы шул ук әсәрдән өзек күрсәтте. Тамашачыларга Әни ролен башкаручы Юсупова Гүзәлнең уйнавы ошады. Аңа “Иң яхшы әни ролен башкаручы” исеме бирелде.

3б сыйныфы А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Алар “Иң матур киенгән сәхнә образлары” номинациясенә лаек булды.

4б сыйныфы Гөлчәчәк Абдуллинаның “Сәламәтлек аланы” исемле спектаклен күрсәтте. Әлеге сыйныфка “Иң театраль сыйныф” исеме бирелде.

Һәр сыйныф чарага бик тырышып әзерләнгән. Үзләре башлангыч сыйныфларда гына укысалар да, балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен, ышанычлы тоталар. Жюри әгъзалары һәр сыйныфның иң уңай якларын әйтеп үтте.

Киләчәктә театр сәнгатен үстерергә, артистлык сәләтләрен камилләштерергә дигән максат куелды. Балаларның “Дәү әниләре” Нурсия ападан шулай ук бик җылы сүзләр ишетелде.

Һәр катнашучыга бу бәйрәм бик ошады! Афәрин, башлангычлар!

Мондый чаралар үткәрү укучыларда эстетик, әхлакый нормалар тәрбияли.

Гейдарова Әдилә, 8б,
Хөснетдинова Э.Р. татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
Әхмәдуллина Э.Н. башлангыч сыйныф укытучысы