#20 2009 нче ел

АПРЕЛЬ

1 апрель Көлке көне.

1 апрель Бөтендөнья кошлар көне.

2 апрель Татарстан Республикасының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре фәнни-методик үзәге оештырылуга 70 ел (1939). (1979 елга кадәр Республика Халык иҗаты йорты дип атала)

5 апрель Россия Медицина фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Казан медицина университеты ректоры Наил Хәбибулла улы Әмировка 70 яшь (1939)

7 апрель Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне.

10 апрель Шагыйрә Бикә (Миңлебикә) Рәхмәтулла кызы Рәхимова (Фәйзуллина)га 70 яшь (1939)

10 апрель Икътисадчы, РФнең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы Наил Гыйндулла улы Хәйруллинга 70 яшь (1939)

12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.

12 апрель Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Владимир Васильевич Ивановның тууына 70 ел (1939–2004)

13 апрель Нәкышьче, рәссам-проектлаучы Евгений Георгиевич Голубцовка 60 яшь (1949)

16 апрель Актриса, ТАССРның атказанган артисты Зәйнәп Галиәкбәр кызы Камалованың тууына 110 ел (1899–1977)

17 апрель Журналист, сәясәт эшлеклесе Дулат Али (Мәхмүт Габделвахит улы Алиев)нең тууына 120 ел (1889–1920)

18 апрель Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.

18 апрель Журналист, «Сөембикә» журналының баш редакторы Фирая Равил кызы Бәдретдиновага 50 яшь (1959)

24 апрель Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.

25 апрель Актриса, педагог, ТАССРның халык артисты Асия Әмир кызы Галиевага 80 яшь (1929)

26 апрель Туган тел көне.

26 апрель Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне.

28 апрель Җырчы, Татарстанның халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаил Зариф улы Ильясовка 70 яшь (1939)

29 апрель Халыкара бию көне.

30 апрель Янгыннан саклау хезмәткәрләре көне.

30 апрель Бондюг химия заводы директоры (хәзер Карпов исем. Менделеев химия заводы) Лев Яковлевич Карповның тууына 130 ел (1879–1921)

Хайваннар дөньясында

• Бүре без уйлаганча ерткыч хайван түгел. Ул бөҗәкләр, җиләкләр дә ашый ала. Бик ач вакытында агач бөреләре, мүк һәм лишайниклар белән дә тукланырга мөмкин.

• Артыннан дошманы куганда, жираф сәгатенә 50 км тизлек белән чаба ала.

• Планетадагы иң борынгы бөҗәкләрнең берсе булып гадәти чебен санала. Ташларда калган калдыклары буенча, аның яше миллион еллар белән исәпләнә.

• Африка һәм Америкада юлында очраган теләсә нинди тереклек иясен юк итә торган кырмыскалар яши. Алардан хәтта арыслан да кача.

Әхтәмова Р., 7а