#20 2009 нче ел

Яз...

Күңелләргә назлы хисләр бөркеп,
Җиһан буйлап ямьле яз атлый..


Ниһаять, безнең тормыш ишегебезгә март ае да килеп какты. Март ае! Яз! Әйе, без әкренләп кышкы салкыннардан арына башладык һәм ялкынлы яз учагына керәбез. Карлар әле тулысынча эреп бетмәсә дә, күңелдәге “карлар” инде эреп, үткәннәрдә калгандыр. Яз ае күңелле дә, кызыктыргыч та. Әлбәттә, табигать тә уяна, урамнарны иртәнге яктылык биләп ала, кешеләр яңа тормыш дулкынына аяк басалар. Тик шулай да тагын бер гүзәл ягы бар язның. Ул да булса, табигатьнең уянуы, үзгәрүе белән, минемчә, һәрбер кешедә киләчәк турында тагын бер яңа, язгы өмет нуры туадыр.


Әмирхан Еникинең тууына 100 ел

Әмирхан Еники
(1909 – 2000)

Һәр иҗат кешесе – үзенчәлекле шәхес. Шулай да меңнәрчә укучылар ихлас күңелдән үз иткән әдип бар. Ул Әмирхан Еники. Аның тууына 2 нче мартта 100 ел булды.


1909 ел, 2 март. Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа.

1911 ел. Дәүләкән авылына күченә.

1925 ел. Казанга килә һәм китап кибетендә курьер булып эшли.

1926 ел. Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә.

1927-1931 еллар. Донбасста наданлыкны бетерү курсларында укый. Казан мех фабрикасында эшли.

1931-1933 еллар. Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый.

1934-1941 еллар. Казандагы җирле промышленность өлкәсендә техник укыту буенча методист булып, кинофикация трестында инструктор, Бакудагы “Азеркино” студиясенең райондагы махсус вәкиле, Казанның икенче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә һәм Үзбәкстанның Маргелан шәһәрендә мәктәпләрнең берсендә укытучы булып берәр-икешәр ел эшли.

1941-1945 еллар. Ватан сугышында катнаша. Армиядән кайткач, Ә.Еники берникадәр вакыт “Совет әдәбияты” (хәзерге “Казан утлары”) журналында - әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли. Сугыш чорында «Бала» (1941), «Ана һәм кыз» (1942), «Бер генә сәгатькә» (1944), «Ялгыз каз» (1944), «Кунакчыл дошман» (1945) кебек хикәяләрен яза.

1950-1952 еллар. Казан авиация техникумында татар теле укыта.

1953 ел. Ул тулысы белән язучылык хезмәтенә күчә. «Рәхмәт, иптәшләр!»(1951-1952), «Саз чәчәге»(1955), «Йөрәк сере»(1957), «Рәшә»(1962), «Вөҗдан»(1968), «Гөләндәм туташ хатирәсе»(1975) повестьлары, «Ялгызлык»(1957), «Туган туфрак» (1959), «Матурлык» (1964), «Төнге тамчылар»(1964), «Әйтелмәгән васыять»(1965), «Курай» (1970), «Тынычлану»(1978) кебек хикәяләре кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең реалистик рухта яктыртылулары, заманны борчыган әхлак проблемаларын кыю күтәрүләре белән аерылып тора. Әдипнең яңа әсәре –автобиографик материалларга нигезләп язылган «Соңгы китап» исемле документаль повесте – дөнья күрә. Ә.Еники – әдәби тәрҗемә остасы. Ул О.Гончарның «Знаменосцы» («Байрак йөртүчеләр» 1951) романын, А.Островскийның «Без вины виноватые» («Гаепсездән гаеплеләр»,1953) драмасын, М.Бубенновның «Белая береза» («Ак каен», 2 кисәк, 1954) романын, Ч. Айтматовның «Беренче мөгаллим» (1965) повестен татар теленә тәрҗемә итә. Аның үзенең дә әсәрләре рус телендә һәм башка милли телләргә тәрҗемә ителгән.

1984 ел. «Юлчы» исемле хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» китабы өчен Ә.Еникигә Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.

1989 ел. Ул – Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исемгә лаек була.

1993 ел. Г. Исхакый премиясе бирелә.

2000ел, 16 февраль. Казан шәһәрендә вафат була.

Минһаҗева Айнур,8а
Кадыйрова Энҗе,7б