#20 2009 нче ел

Яз... Кемнәр генә аны көтми икән? Бөреләре бүрткән агачлар, туган ягын сагынган кошлар...

Тиздән карлар эрер, гөрләвекләр агар, елгалар, шаулап, ярларыннан ташып чыгар. Сагынып көткән кошларыбыз килер, сыерчыкларыбыз да үзләренең матур сайраулары белән безгә яз җиткәнен хәбәр итәрләр. Алар кайтырлар да чыркылдашырга тотынырлар, сызгырырлар, без ясаган матур-матур ояларны сайларга керешерләр, оялары каршысына чыгып, үзләренең матур җырларын, әле бер, әле икенче якка сузарлар, ә аннары ояларда кечкенә кошчыклар чыгарырлар.

Әйе, кошлар - безнең дусларыбыз. Алар игеннәрне, үсемлекләрне төрле корткычлардан саклыйлар. Безгә зур ярдәм иткәннәре өчен, аларны яклыйк, кайткан төшләренә күбрәк итеп оялар ясыйк.

Без дә канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне яклыйк.

Гобәйдуллина З.,