#20 2009 нче ел

Сезгә 11а сыйныфы укучылары төзегән тестлар тәкъдим итәбез.

Ул Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында.

1. Әмирхан Еники кайсы елда туган?

А) 1909         в) 1840
б) 1899         г) 1920 

2. Ә.Еники кайсы елда вафат булган?

А) 2008         в) 1990 
б) 2000         г) 1945

3. Кайсы авылда туган?

А) Яңа Каргалы 
б) Кәләш
в) Югары Тәкермән

4. Кайсы елда Г.Тукай премиясе бирелә?

А) 1984         в) 1941
б) 1950         г) 1999

5. ”Бала”хикәясе кайсы елда языла?

А) 1942         в) 1944
б) 1941         г) 1955

6. Ә.Еники “Тауларга карап”әсәрен кайсы елда язган?

А) 1951         в) 1941
б) 1918         г) 1948

7. 1955 елда кайсы әсәр язылган?

А) ”Бала”       в) ”Саз чәчәге”
б) ”Матурлык”   г) ”Ялгызлык”

8. Кайсы әсәр кешеләрнең үз тамырларыннан аерылу темасына багышланган?

А) ”Әйтелмәгән васыять”   
б) ”Бала”       
в) ”Матурлык”

9. Ә. Еникинең кайсы әсәре юл образын тасвирлаудан башлана?

А) ”Ана һәм кыз”
б) ”Бала”
в) ”Ялгыз каз”

10. ”Матурлык” әсәренең төп герое Бәдретдин:

а) Үз әнисеннән ояла.
Б) Кызгана.
В) Әнисен бик матур дип саный.

11. Кайсы герой “Бала” әсәрендә баланы коткара?

А) Зөфәр.                  б) Бәдретдин                          в) Зариф

12. ”Юл ат, арба, машина эзләре белән тулы...Бу юл – бүгенге мәхшәрнең бердәнбер телсез шахиты. Ике туганның бер үк эзгә басканын бары ул гына белә. Ә шулай да ул бу сәгатьтә нинди мәкерле тыныч һәм нинди буш”. Бу өзек кайсы әсәрдән?

А) Курай.                 В) Бала.
Б) Мандарин сатучы.       Г) Бер сүз.

13. ”Поезд китте, ялгыз кабер торып калды”. Бу өзек кайсы әсәрдән?

А) ”Бөке”              в) ”Шаяру”
б) ”Кем җырлады?”      г) ”Бер генә сәгатькә”.

Кәримова Г., Мансурова,
Гыйльманов, Зәйнуллин


***

1. Язучы кайсы елда һәм кайда туган?

а) 1902 ел, Келәш авылында.
ә) 1909 ел, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында.
б) 1908 ел, Сыркады авылында.

2. Беренче булып, аны кем хәреф танырга өйрәтә?

а) әтисе Нигъмәтҗан.
ә) әнисе.
б) дуслары белән мәдрәсәдә.

3. Ничәнче елда ул рабфакка укырга керә?

а) алтмышынчы еллар башында.
ә) 1929 елда.
б) утызынчы еллар башында.

4. Кайсы газетада эшли?

а) ”Кызыл Татарстан”
ә) ”Ялкын”
б) ”Чулпан”

5. Ә.Еникинең 40- 50нче елларда язылган әсәрләре.

а) ”Матурлык”, ”Ана белән кыз”
ә) ”Бер генә сәгатькә”, ”Бала”
б) ”Әйтелмәгән васыять”, ”Бер генә сәгатькә”

6. ”Мәк чәчәге”, ”Бала”, ”Бер генә сәгатькә” дигән хикәяләре кайсы чорда язылган?

а) яшь чагында
ә) фронтта
б) соңгы елларында

7. Кайсы елда һәм кайсы хикәя җыентыгы өчен язучыга Г.Тукай исемендәге дәүләт

бүләге бирелә?
а) 1982 ел “Юлдаш”
ә) 1984 ел “Юлчы”
б) 1987 ел “Дусларга”
8. Ә.Еники иҗатында төп урын алып торган иҗат агымы?
а) романтизм
ә) реализм
б) модернизм

9. ”Бала” хикәясендә сугыш тудырган законнарга буйсынмыйча, кечкенә кызын коткарган геройның исеме.

а) Бәдретдин
ә) Зариф
б) Хәсән

10. Ә. Еникиның кайсы әсәрендә немецлардан азат ителгән авылда солдатларның бер

каз күреп гаҗәпләнүләре сурәтләнә.
а) ”Ялгыз каз”
ә) ”Ана каз”
б) ”Кем җырлады”

11. Ә.Еникинең кайсы повестендә ак яулык характерологик, яки кешенең характер сыйфатларын күрсәтә торган әйбер булып тора?

а) ”Рәисә”
ә) ”Саз чәчәге”
 б) ”Әйтелмәгән васыять”

12. ”Матурлык”әсәре кайсы ел фасылында бара?

а) яз
ә) көз
б) кыш

13. “Кемгәдер йодрык селкеп, кычкырасым килә: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!” Кайсы әсәрдән өзек?

а) ”Матурлык”
ә) ”Яшьлек хатасы”
б) ”Ялгызлык”

14. ..Бераздан, бала елаган тавышы белән “Әни”- дип куйды” өзеге кайсы әсәрдән?

а) ”Бала”
ә) ”Бер сүз”
б) ”Ана һәм кыз”

15. Кайсы өзек “Кем җырлады” хикәясеннән алынган?

а) Һәм аның йөрәге төбеннән әйтеп биреп булмый торган сөенечле бер ярату хисе җылы дулкын булып күтәрелә бара иде.

ә) Искиткеч таныш, якын тавышын ишетеп, беренче тирән тетрәүдән соң егетнең рухи хәлендә гаҗәеп бер үзгәреш туды: ул җырлаучының кем булуы белән кызыксынмас булды.

б) Юк, хәзер хәтерли алмый инде ул, җыр онытылган, әмма гомерендә бары бер мәртәбә татыган бәхет - Тимерҗанны өйләндереп килен төшерү бәхете - бик ерактагы ялгыз йолдыздай аның күңеле түрендә тын гына нур сирпеп һаман да балкый әле.

Сәлимгәрәева Л., Мәрдәншина Р.,
Мөбәрәкшина Г., Мифтахова Э.