#20 2009 нче ел

Арпаны сарымсак җиңә

Күзгә арпа, кеше йончып яки хәлсезләнеп, инфекцияләргә каршы көрәшә алмый башлагач чыга. Андый вакытта керфек капчыгына инфекция эләгә. анда җыелган үлек үзеннән-үзе бетә яки тишелеп ага. Арпа, гадәттә, 7-10 тәүлектә бетә. Ул тизрәк төзәлсен һәм эзе калмасын өчен, аны дәвалау зарур. Ләкин арпаны сытып, үлеген чыгарырга ярамый. Чөнки ул карбыз кебек ярылып китә. Нәтиҗәдә, җәрәхәт зурая. Тире астында ялкынсыну башланып, кан тамырларына зыян килергә мөмкин. Әгәр арпаның башы күренә икән, аны җылытырга ярамый. Бу үлек җыю процессын көчәйтәчәк. тишелеп акканын көтәргә яки, окулистка барып, чистарттырырга кирәк.


Авыздагы җәрәхәтне дәвалыйбыз

Авызда, телдә барлыкка килгән кечкенә җәрәхәтләр афтоз дип атала. Ул тиешенчә тукланмаганда, инфекция ияргәндә, көчле стресс кичергәндә, организмга витамин җитмәгәндә, ашкайнату процессы бозылганда яки берәр төрле ризыктан аллергия килеп чыкканда хасил була. авыздагы җәрәхәт туберкулез, анемия яки лейкоз авыруларының беренче билгесе булырга да мөмкин.

Афтозга профилактика ясау максатында дөрес туклану зарур. Күбрәк сарымсак, суган, С ватаминына бай ризыклар, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, тамыразыклар, диңгез азыклары ашарга кирәк.

Җәрәхәт булганда, авызны көнгә берничә тапкыр салкын чәй яки шалфей төнәтмәсе белән чайкаталар. Аның өчен тозлы эремә кулланырга да ярый.


Эт тырнагы..

“Эт тырнагы” – кутикула, ягъни тире өсте ярысы чамадан тыш коры, тәрбиягә мохтаҗ бармакларда еш чыга. Даруханәләрдә кутикула өчен сатыла торган махсус майлар бу проблемадан чыгу юлын хәл итәргә булышыр. Иң элек кулларны җылымса суга тыгып торырга кирәк. Бераз вакыт үткәч, маникюр таякчыгы белән кутикуланы эчкә этеп, бармакларга шул майны сөртергә. Шушы процедураны көн саен кабатларга иренмәсәгез, “эт тырнагы” чыгып җәфаламас.


Чөгендер серләре

Чөгендер – витаминнар чыганагы. Ул үзенең файдалы үзлекләрен кыш буе югалтмый саклый. Чөгендергә кызыл төс бирүче бетанин матдәсе авыруларга каршы тору сәләтен арттыра. Ул бавыр өчен дә файдалы.

Чөгендер азык кыйммәте буенча кәбестә һәм кишердән соң өченче урында тора. Аңарда аксым һәм майлар, клетчатка һәм шикәр, органик кислоталар һәм витаминнар, калий, кальций тозлары, йод, магний күп. Кызыл чөгендер марганецка бай. Яфраклары һәм тамыразык үзе авитаминоздан коткара, азканлылык һәм гипертония борчыганда файдалы. Чөгендердәге клетчатка организмнан холестеринны чыгарырга ярдәм итә. Йод микъдары югары булганлыктан, аны атеросклерозны дәвалау һәм кисәтү өчен кулланырга мөмкин.

1 чөгендердә 26%ка кадәр шикәр булырга мөмкин.

Чөгендер согын көн саен 0,5 л дан күбрәк эчәргә ярамый. Аны рационга акрынлап кертергә кирәк. Яңа сыгылган сокны 2-3 сәгать тоталар.

Камальтдинова Д.,
Гәрәфиева Ф.,6а