#20 2009 нче ел

***

...Карлар әкрен, салмак кына

Салкын җиргә төшә.

Йөрәк тибә, күңел борчыла,

Ул нидер сизенә.

Бу каршылык каян килгән?

Моңа җавапны кем табар икән?

Билгесезлек моңа сәбәпче,

Уйны чәлпәрәмә итүче.

Күңел сандыгы бикләнгән

Серле, билгесез йозакка.

Бу йозакны кем ачар,

Эләкмичә авыр тозакка.

Ачкычы – көмеш тә, алтын да түгел.

Ләкин сандык өчен ул - бал төсле.

Могҗизаны тудыручы – татлы тел,

Билгесезлекне дә бетерүче.

Һәркем яратыр ягымлы эндәшне,

Суытыр ул иң бозлы йөрәкне.

Җавабы булыр һәркемнең дә -

Эретүче үзеңне дә.

Кыш салкын, усал түгел.

Аныңда бар үз ишеге.

Таба гына белергә кирәк,

Аңа тиң булган ишне.

Кышкы җил суытса да битләрне,

Җылыта ул минем күңелне.

Урамны тузгыта буран,

Ә йөрәк тынычланган.

Минһаҗева Айнур, 8а

Яз

Төннәр кыскарды,

Көннәр озайды.

Түбәдән чылтырап

Тамчылар тамды.

Шулай әкренләп

Яз көне җитте.

Семенов Рөстәм, 4б


***

Башланды кыш. Кар ява, ява.

Ә мин торам кар астында,

Бу кар шундый чиста,

Ә кар ява, ява, ява.

Фәйзуллина Алинә, 4б


Яз җитә.

Кояш нурын сибә

Кар эреп бетә.

Җылы яз җитә

Салкын кыш китә.

Гафурова Лилия, 4б


Тамчылар.

Тамчы тама, кояш ала,

Тамган җирдә эзе кала.

Кеше җирдән китеп бара,

Әйтелмәгән сүзе кала.

Үз илемдә, үз җиремдә

Мин дә гүя бер тамчымын.

Тып-тып итеп тамармын да,

Дәрья булып бер ташырмын.



Балыкта

Беренче тапкыр Инсаф

Кулына кармак алды.

Әтисе белән бергә

Балык тотарга барды.

Суда балык бик күп тә

Күренми бит берсе дә

Тотмаса ничек карар

Әтисенең күзенә.

Менә шатлык, эләкте.

Нәни генә бер балык

Песигә күчтәнәч, - дип

Куйды чиләккә салып.

Юсупов Рәшид, 4б