#20 2009 нче ел

04.03.2009 ГИМНАЗИЯ КАБАТ ҖИҢҮ ЯУЛАДЫ!

Чираттагы “Йолдызлык” гала-концертында 2б сыныфы укучысы Миңнуллина Эльвина, "Кечкенәләр биюе” номинациясендә 3 урын алды. Без аның белән горурланабыз! Алга таба да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

05.03.2009 ОЗЫН ТӘНӘФЕС

5 нче март көнне гимназиядә “Озын тәнәфес” фестивале үткәрелде. Программа үзенчәлекле килеп чыкты. Балалар җырлап кына калмадылар, шигырь сөйләделәр һәм биеделәр. Шулай ук цирк номеры, рэп, брейк-данс, курчак театры һәм башкалар да тәкъдим ителде. Укучыларның чыгышлары, залның бизәлеше, номерларның төрлелеге – барысы да тамашачыларның һәм чыгыш ясаучыларның кәефләрен күтәрде.

06.03.2009 БӘЙРӘМ КОНЦЕРТЫ

Иң ягымлы язгы бәйрәм - 8 мартка карата гимназиядә бәйрәм концерты оештырылды. Гимназия үзидарәсе әзерләгән бәйрәм программасы килгән кунакларга бик ошады. Концерт карарга чакырылган кунакларга, укытучыларга һәм укучыларга җылы сүзләр, матур теләкләр яңгырады.

11.03.2009 I УРЫН БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ

Вахитов районының урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында, Ватанны саклаучылар көненә багышланган футбол буенча, кышкы турнирда 1 урын яулаган 1 нче татар гимназия командасын котлыйбыз!

Уңышлар телибез!

17.03.2009 "ТАТАР КЫЗЫ - 2009" ФИНАЛ БӘЙГЕСЕ

17 нче мартта Пирамида күңел ачу комплексында “Татар кызы – 2009” конкурсының унынчы юбилей бәйгесе үткәрелде. Бу конкурста Казан шәһәренең җиде районында җиңү яулаган, башкаларга үрнәк итеп куярлык, татар милләтен лаеклы күрсәтә алырлык кызлар катнашты. Вахитов районы данын яклап 1 нче татар гимназиянең 11б сыйныфы укучысы Гәрәева Әдилә катнашты. Сөйкемле, гүзәл Әдилә “Сылу кыз” титулы алды.

Гәрәева Әдиләне котлыйбыз, алдагы тормышында иҗади уңышлар телибез.

19.03.2009 ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ

19, 20 нче март көннәрендә гимназиядә театр фестивале үткәрелде. Ул 27 нче март – Халыкара театр көненә багышланган иде. Бу дата 1961 нче елда Халыкара театр институтының IX конгрессында кабул ителә һәм шул көннән Халыкара театр көне итеп билгеләп үткәрелә. Безнең гимназия укучылары үзләрен чын артистлар итеп күрсәтте.